Акъегет – әдәби тәхәллүс. Шагыйрьнең рәсми документлардагы исеме – Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улы. Ул 1951 елның 5 мартында Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Берничә елдан аларның гаиләсе хәзер шул районга кергән Котлы Бөкәш авылына (1935–1959 елларда Кызыл Йолдыз районы үзәге) күчә. Рөстәм беренче сыйныфны инде бүген тәмам юкка чыккан, заманында урман-сулар, болын-тугайлар белән әйләндереп алынган гаҗәеп матур табигатьле Түләк дигән татарча исемле рус авылында тәмамлый. Аннары, Балык Бистәсенең рус мәктәбендә тагын берничә ел укыганнан соң, гаиләләре Казанга күчү сәбәпле, урта белемне шәһәрнең Әмәт тавы тирәсендә урнашкан 81 нче мәктәбендә алып чыга. Елга якын Казанның агач эшкәртү комбинатында эшләгәннән соң, 1969 елда ул Казан дәүләт университетының филология факультетына – рус-татар бүлегенә укырга керә. 1974 елда укуын тәмамлап чыкканнан бирле Рөстәм Фәйзуллин Татарстан радио-телевидение системасында эшли. Бүгенге көндә ул – Татарстан радиосының әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясенең баш мөхәррире.
Акъегет, заманында Сибгат Хәким бер мәкаләсендә әйткәнчә, дан-шөһрәт, әсәрләр саны артыннан кумыйча, күбрәк үз-үзенә бикләнебрәк иҗат итәргә яратучы шагыйрьләр җөмләсеннән. Аның матбугатка чыккан шигъри җыентыклары күп түгел – нибары дүрт тупланма: «Ак болыт шәүләсе» (1987), «Төнге сулар» (1991), «Янды бер шәм таңнарда…» (2001) һәм рус теленә тәрҗемәдә «Карусели осени» (2006) җыентыклары. Шулай булса да, шигырь сөючеләрнең киң даирәсендә ул бүгенге татар шигъриятенә яңа сулыш алып килгән, тирән фәлсәфи үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе буларак билгеле.
Шагыйрь төсмерләр белән эш итәргә ярата. Укучыга нинди генә җитди фикер әйтергә теләмәсен, аның башына нинди генә саллы уй салырга уйламасын, шагыйрь иң беренче нәүбәттә аның күңелен кузгатырга, әйтәсе сүзен кеше йөрәгендә уянган хис-тойгылары аша җиткерергә омтыла.
Каләмдәше Рөстәм Кутуй «Янды бер шәм таңнарда… » җыентыгына язган кереш мәкаләсендә, Акъегетнең иҗатына бәя биреп, мондый хак сүзләрне әйтә: «Чын шигърияткә күпсүзлелек килешми, аңа аз сөйләп күп әйтү хас. Монда иң мөһиме – ишарә… Аның каләме җыйнак, сүзе кыска, мәгънәсе-хисе тирән, ләкин анда, әйтик, Гомәр Хәйямдагы кебек, акыл өйрәтү дә, әхлакка күндерү дә, ачы каһкаһә дә юк. Ул маңгайга-маңгай чәкәләшүне түгел, сүздән сын-сурәт ясауны өстенрәк күрә. Бу, мөгаен, акварельдер. Ел фасылларының очрашкан мәле, хис-тойгыларның тәрәккыяте, үч һәм сөю, ут һәм су, тынлык һәм хәрәкәт – сүз рәссамының төс-буяулары бихисап. Яр буенда бер үк төстәге, бер үк зурлыктагы ике чуерташ табып булмый. Хәер, учтан учка коеп тараткан чакта ул ташларның бөтен яме, хак-бәһасе әнә шул бер-беренә охшамауда, тәңгәл килмәүдә, кабатланмауда чагыла түгелме?.. »
Акъегетнең әдәби тәнкыйтькә караган хезмәтләре дә бар. Каләмдәшләре Зиннур Насыйбуллин, Рафикъ Юнысов иҗатына багышланган язмалары шундыйлардан.
Акъегет озак еллар буе Татарстан радиосындагы «Тел күрке – сүз» һәм телевидениедәге «Туган тел дәресләре» тапшыруларының мөхәррире булып тора. Ул шулай ук үткәндәге рухи-әдәби мирасны халыкка кире кайтару, күренекле шәхесләрнең иҗатына, иҗтимагый эшчәнлегенә кагылышлы документларны, төрле газета-журналларда чәчелеп яткан яки совет заманында идеологик сәбәпләр аркасында матбугатка чыкмый калган истәлек-хатирәләрне, радио-телевидение фондларында сакланган чыгыш-язмаларны эзләп табу, бергә туплау һәм матбугатка, укучыларга тәкъдим итү юнәлешендә дә күп еллардан бирле максатчыл эш алып бара. Ул төзегән һәм 2006 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Тукай… » исемле җыентык шундый басмаларның берседер. 2007 елда Акъегет тырышлыгы белән шундый ук характердагы хезмәт Г.Ибраһимов турында да нәшер ителә. Соңгысы ике томнан тора. Беренче томның эчтәлеген истәлекләр, документлар, соңгы елларда галимнәр тарафыннан әдип турында объектив күзлектән чыгып язылган мәкаләләр тәшкил итсә, икенче томда укучыларга киң билгеле «Алмачуар», «Кызыл чәчәкләр», «Казакъ кызы» әсәрләре белән беррәттән моңарчы (совет чорында) тугыз томлык әсәрләре җыелмасыннан да төшереп калдырылган «Адәмнәр» исемле атаклы повесте да урын алган. Г.Тукай, Г.Ибраһимов турындагы бу басмалар эчтәлекләренең байлыгы, яңалыгы һәм фикер хөрлеге белән җәлеп итәләр.
Милли-мәдәни мирас казанышларын пропагандалаудагы тырышлыклары өчен Акъегеткә 1987 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 2007 елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Акъегет – 1991 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
2020 елның 19 июлендә Казанда вафат булды. 20 июльдә туган авылында җирләнде.