Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Галиев Фәнәвил

Драматург, Татарстанның атказанган артисты Фәнәвил Әхми улы Галиев 1960 елның 4 гыйнварында Арча районының Әзәк авылында туа. 1977 елда Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1978-1982 елларда Казан дәүләт мәдәният институтының театр режиссерлары бүлегендә һөнәри югары белем ала. 1982-1984 елларда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, сигез ел Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында артист һәм режиссер булып эшли. 1992 елдан ул Казан Татар яшь тамашачылар театры артисты хезмәтендә.

Драматург буларак, Фәнәвил Галиевнең беренче сәхнә әсәре – «Элмәктәге язмыш» пьесасы 1987 елда языла һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә куела. Театр коллективы 1988 елда яшь авторның «Хыялый гашыйк» исемле комедиясен дә тамашачыга күрсәтә. Озакламый башка театрлар да Ф.Галиев иҗаты белән кызыксына башлыйлар.

1989-2003 еллар арасында Чаллы драма театрында драматургның өч әсәре («Су буенда учак яна», «Мияубәк һәм Чичиетта», «Корт»), Казан Татар яшь тамашачылар театрында янә өч («Хыялдагы дөнья», «Мисс Убырлы», «Узма, яшьлек, заяга») һәм Туймазы Татар театрында «Мәхәббәт өчпочмагы» дигән бер пьесасы сәхнәләштерелә. 2004 елда «Яңа татар пьесасы» конкурсында авторның «Тутык кыңгырау» исемле пьесасы Салават Фәтхетдиновның махсус бүләгенә лаек була.

Ф.Галиев тәрҗемә пьесалар, шаян хикәяләр һәм инсценировкалар авторы буларак та билгеле. Аерым алганда Ибраһим Салаховның «Тайгак кичү» исемле мәгълүм документаль повесте буенча эшләгән инсценировкасы 1998 елда Казан Татар яшь тамашачылар театры сәхнәсендә уңыш казана.

2012 елда вафат булды. Туган авылы зиратында җирләнгән.

Ф.Галиев – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар