Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Минский Габдрахман

Габдрахман Мөхәммәт улы Минский 1906 елның 29 сентябрендә Әстерхан шәһәрендә эшче-һөнәрче гаиләсендә туа. Бер яше тулар-тулмас ул әтисез кала һәм үги әтисе Мөхәммәт Аллабирдиев гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. Башлангыч белемне Әстерханның Тияк бистәсендәге җәдит мәдрәсәдә алып, соңыннан, Октябрь революциясе булгач, икенче баскыч татар совет мәктәбендә укый. 1924 елда мәктәпне тәмамлагач, ике ел Әстерханның Нәриман районында башта уку йорты, аннан соң «Кызыл Шәрекъ» исемле татар яшьләре клубы мөдире булып эшли. Шунда эшләгәндә үзешчән сәнгать-әдәбият түгәрәкләрендә актив катнашып, балалар сәхнәсе өчен үзенең беренче өйрәнчек пьесаларын яза.
1926 елда Г. Минский Казанга килә һәм театр техникумына укырга керә. 1927 елдан аның Казанда чыга торган «Кызыл яшьләр» газетасы һәм «Авыл яшьләре» журналы битләрендә «Г. Минский» имзасы белән беренче хикәяләре басыла башлый. Озакламый, 1928 елда, егерме ике яшьлек авторның берьюлы кечкенә-кечкенә өч китабы — «Заманасы шундый», «Миңсылу» исемле көлке хикәяләр җыентыгы һәм «Яңа яшьләр» дигән ике пәрдәле комедиясе дөнья күрә, ә «Мансуровлар гаиләсе» исемле күләмле драмасы Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала. 1928—1930 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт иткәндә язылган һәм кызылармеецларның тыныч тормыш сагындагы эш-гамәлләрен, авылда колхоз төзү эшенә техника белән ярдәм итүләрен сурәтләгән «Шлем» исемле драма әсәре дә, Татар дәүләт академия сәхнәсендә куелып, тамашачылар тарафыннан җылы каршы алына.
1932—1935 елларда Г, Минский Чиләбе шәһәрендә яши һәм «Төзү ударнигы» исемле татар газетасы редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли. Шул газета битләрендә аның трактор заводы төзүчеләрнең хезмәте, илне индустрияләштерү өчен барган көрәштәге батырлыклары турында бик күп очерк һәм публицистик мәкаләләре басыла.
1936—1938 елларда Мәскәүдәге Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтының сценарий факультетын тәмамлагач, Г. Минский, Баку шәһәренә китеп, Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр шундагы киностудиянең сценарий бүлегендә әдәби консультант булып эшли, бер үк вакытта үзе дә сценарийлар язу белән шөгыльләнә. Аның сценарийлары буенча шул елларда «Артем атавы», «Яңа тормыш үзәне» дигән документаль һәм «Ватан улы» исемле нәфис фильмнар эшләнә.
1941 елның июлендә Г. Минский фронтка китә, Керчь ярымутравында барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, контузия ала, госпитальдә дәваланып чыккач, 1946 елның маена кадәр чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән Демобилизацияләнгәч, янәдән Бакуга кайтып, бер елга якын Баку киностудиясендә сценарий бүлеге начальнигы, ә 1947—1951 елларда Советлар Союзы телеграф агентлыгының (ТАССның) Әзәрбайҗан республика бүлегендә редактор һәм корреспондент вазифаларын башкара. Шунда эшләгәндә, 1949 елның июлендә, КПСС сафларына член итеп алына.
1952 елда Г. Минский Казанга кайта һәм 1957 елга кадәр юмор-сатира экурналы «Чаян» редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли, 1957—1959 елларда Татарстан китап нәшриятында баш редактор урынбасары хезмәтендә була. 1960 елдан башлап ул — профессиональ язучы, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Г. Минский әдәбиятның төрле жанрларында иҗат иткән әдип. Ләкин беренче чиратта ул үзенең проза әсәрләре, бигрәк тә кыска хикәяләре, новеллалары белән мәгълүм. Аның тормыштагы мещанлык, карьеристлык күренешләренә каршы юнәлтелгән үткен сюжетлы юмористик, сатирик һәм гади хезмәт кешеләренең рухи матурлыгын, олы җанлылыгын, кешелеклелеген тасвирлаган психологик рухтагы хикәяләре укучылар арасында хаклы рәвештә популярлык белән файдалана. Алтмышынчы еллардан башлап әдип проза жанрының зуррак формаларында да уңышлы гына эшләде. Ул «Язның беренче көне» (1963) һәм «Яшенле яңгыр» (1966) исемле күләмле повестьлар авторы. Драматург буларак, Г. Минскийның сугыштан соңгы иҗат эшчәнлегендә төп урынны нигездә үзешчән халык театры сәхнәләрендә кую өчен язылгаң һәм этика, әхлак темаларына багышланган пьесалар били. «Дуслык чишмәсе» (1956), «Бөдрә тал» (1957), «Синең җырың» (1962), «Иртәгә соң булыр» (1964), «Лачыннар» (1965), «Аналар» (1967), «Җинаять» (1957) кебек комедия һәм драмалар әнә шундыйлардан. «Синең җырың» пьесасы һәм Г. Кутуйның мәгълүм повесте буенча язылган «Тапшырылмаган хатлар» (1960) инсценировкасы үз вакытында Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела, ә «Бөдрә тал» Башкорт дәүләт театры репертуарында урын ала. Драматургның сайланма драма әсәрләре «Бөдрә тал», «Хәерле кич», «Синең җырың» исемле җыентыкларына тупланган. Г. Минский публицистика, тәнкыйть, әдәби тәрҗемә жанрларында да актив эшләде. Аның тәрҗемәләреннән, мәсәлән, «Чуваш хикәяләре»н (1954), әзәрбайҗан совет язучысы Мәһди Хөсәеннең «Апшерон» романын (1956) һәм әзәрбайҗан әдәбияты классигы Җәбар Җәбарлының «Айдын» драмасын (1972) күрсәтергә мөмкин. Соңгысы, Г. Камал исемендәге татар дәүләт ака« демия театры сәхнәсендә куелып, озак еллар уңыш белән барды. Г. Минский атаклы замандашлары — Г. Ибраһимов, һ. Такташ, Г. Кутуй турындагы истәлек язмалары авторы буларак та билгеле («Онытылмас очрашулар» җыентыгы, 1973).
Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Г. Минский «Почет Билгесе» (1976) ордены, «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» (1957) медале белән бүләкләнә. Габдрахман Минский 1983 елның 26 мартында Казанда вафат булды.
Ул 1955 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Заманасы шундый: [Көлке хикәяләр җыентыгы].— Казан: Татар, дәүл, нәшр., 1928.—52 б. 3000.
Миңсылу: [Хикәя төркеме. X. Вәлинең «Сүз башы» белән].— Казан: Татар, дәүл. нәшр., 1928.—28 б. 5000.
Яңа яшьләр: (Комедия ике пәрдәдә).— Казан: Татар дәүл. нәшр., 1928.— 20 б. 3000.
Хикәяләр.—Казан: Таткнигоиздат, 1954.—116 б. 7000.
Батырлар сукмагы: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1958.—52 б. 12 000.
Мәхәббәт хикәяләре.—Казан: Таткитнәшр., 1958.—207 б. 7000. Рец.: Туктаров И.—Сов. әдәбияты, 1960, № 1, 117—119 б.
Бөдрә тал: Пьесалар.— Казан: Таткитнәшр., 1960.—155 б. 4000. Рец.: Иделле Г.—Сов. Татарстаны, 1960, 25 май.
Язның беренче көне: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1963.—235 б. 15 000. Рец.: Ибраһимов Ф. Хәерле юл сиңа, доктор! — Соц. Татарстан, 1964, 17 апр.
Замандашларым: Хикәяләр, истәлекләр, мәкаләләр.—Казан: Таткитнәшр., 1964.—90 б. 12 000. Рец.: Әгъзәмов Ф.—Соц. Татарстан, 1964, 16 сент.
Хәерле кич: (Комедия, эстрада).— Казан: Таткитнәшр., 1965.—120 б. 10 000. Рец.: Әгъзәмов Ф. Кызыклы кичә оештырасыгыз килсә.— Соц. Татарстан, 1965, 28 ноябрь.
Яшенле яңгыр: Повестьлар, хикәяләр./Г. Иделле кереш сүзе.— Казан: Таткитнәшр., 1966.—350 б., портр. 2 200.
Шул yк- [X. Хәйри кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 368 б. 15 000, Рец.: Галләмова М. Матур бүләк.—Соц. Татарстан, 1967, 14 июнь; Камалов Б. Яшенле елларда.— Соц. Татарстан, 1967, 11 май.
Ике пьеса: [Гөлчәчәк; Аналар].— Казан: Таткитнәшр., 1967.— 120 б. 10 000.
Күңелле хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1970.—119 б. 9000. Рец.: Гайнанов Р. Күңелле дә, гыйбрәтле дә…— Соц. Татарстан, 1971, 4 апр.
Чын дуслар: [Хикәя].— Казан: Таткитнәшр., 1971.—13 б., рәс-ле. 20 000.
Онытылмас очрашулар: Чорыбыз һәм үзебез турында.— Казан: Таткитнәшр., 1973.—110 б. 6000.
Фәридә: Балалар һәм бабалар турында хикәяләр. [Худож. С. Насыйрова]— Казан: Таткитнәшр., 1977.—92 б. 13 000.
Синең җырың: Пьесалар.— Казан: Таткитнәшр., 1981.— 178 б. 8000.
Свет и тени: Рассказы.— Казань: Таткнигоиздат, 1957.— 172 с, портр, 30 000. Рец.: Юдкевич Л.— Сов. Татария, 1958, 7 марта.
Незабываемый рассвет: Рассказы. Пер. с татар.— М.: Сов. Россия, 1967.— 62 с, ил. 30 000. Рец.: Смирнов В. Хороший подарок.— Сов, Татария, 1967, 24 сент.
Верные друзья: (Рассказ/Пер. М. Рафикова).— Казань: Таткнигоиздат,, 1974.— 15 с. 200000.
Грозовой дождь: Повесть/Пер. Ян Винецкого.— Казань: Таткнигоиздат, 1974.—192 с. 50 000.
Первая симфония: Рассказы разных лет.— М.: Сов. Россия, 1974.— 142 с. 50000.
Трудное счастье: Повести. Рассказы. Пер. с татар.— М.: Сов. писатель, 1982.— 352 с, портр. 30 000.
Большая любовь: (Рассказы, новеллы, очерки, статьи, воспоминания), (Ил. Р. Гумаров.—Уфа: Башкнигоиздат, 1961.—167 с, ил. 5000.—На башк, яз. Верные друзья: (Рассказ)/Пер. Ж. Абдыкалыкова.— Фрунзе: Мектеп, 1974.— 16 с, ил. 7000.— На кирг. яз.

Аның турында

Хәйри X. Язучы һәм журналист.—Кит.: Хәйри X. Язучы һәм тормыш, Казан, 1979, 262—266 б. Агиш С. Безнең дустыбыз: Г. Минскийга 60 яшь.—Кызыл таң, 1966, 30 сент. Хәйри X. Язучы һәм журналист.— Соц. Татарстан, 1966, 29 сент. Заман сулышын тоеп.—Сов. мәктәбе, 1976, № 9, 20 б. Мәхмудов Ә. Замандаш белән бер сафта.—Татарстан яшьләре, 1976, 30 сент. Сәләхетдинов А. Заманасы шундый: Г. Минскийга 70 яшь.— Казан Утлары, 1976 № 9, 187—188 б. Иделле Г. Писатель-патриот: К 60-летию Г. Минского.—Сов. Татария» 1966, 29 сент. Махмутов А. Мастер задушевного рассказа.—Сов. Татария, 1975. 2 марта.


Язучылар