Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Миңнуллин Роберт

           Татарстан Республикасының халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе шул ук районның Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда берникадәр вакыт эшләгәннән соң, үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Робертның балачагы, үсмер еллары Сөн елгасы буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп торган шул гүзәл табигатьле авылда уза. Шунда башлангыч мәктәпне, күрше Аккүз авылына йөреп сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. Аннары Уфага барып, сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кире кайтып, китапханәдә, аннары колхозда эшли. 1966 елда Карабаш урта мәктәбен тәмамлап, ике ел «Маяк» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Аның әдәби иҗат белән җитди шөгыльләнә башлавы да шул елларга туры килә. Беренче шигырьләре, мәкалә-хәбәрләре район газетасында һәм «Ленинчы», «Кызыл таң» кебек республика матбугатында басыла.

           Әдәбиятка мәхәббәт Р.Миңнуллинны 1968 елда Казанга алып килә. Ул Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Студент елларында матбугатта актив языша, аның «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында, «Идел» альманахында, «Казан утлары» журналында даими басыла килгән шигырьләре, күмәк җыентыкларда («Беренче карлыгачлар», 1970; «Безнең бәйрәмнәр», 1975) чыккан шигырь цикллары укучылар даирәсендә дә, әдәби тәнкыйть тарафыннан да яратып кабул ителә. Яшь авторның иҗаты 1972 елда яшь шагыйрьләрнең V Бөтенсоюз фестивалендә уңай бәя ала.

           Университетны тәмамлаганнан соң, Р.Миңнуллин «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында эшли башлый. Балалар дөньясы белән якыннан танышкач, ул, лирик шигырьләр белән беррәттән, махсус балалар өчен дә шигырьләр язып карый. Балалар матбугатында басылган ул шигырьләрне күреп, Ш.Галиев, Х.Туфан, С.Хәким, Ф.Хөсни кебек абруйлы каләм ияләре яшь шагыйрьнең балалар өчен язуын бик хуплап каршы алалар. Шул вакыттан алып яшь шагыйрьнең балалар поэзиясендәге иҗат эшчәнлеге башланып китә.

           Роберт Миңнуллин – эзлекле һәм даими эзләнүләр нәтиҗәсендә татар балалар әдәбиятын өр-яңа образлар, шигъри табышлар, ачышлар, өр-яңа шигъри алымнар белән баеткан талант иясе. Балалар шигъриятендә ул беренчеләрдән булып өлкәннәр һәм балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, сабыйлар дөньясындагы четерекле проблемаларны калку итеп чагылдыруга ирешә. Моңарчы балаларныкы саналмаган темаларны да кыю рәвештә нәниләр поэзиясенә кертә. Аның педагогик һәм психологик яктан төгәл уйланылган, поэтик яктан оста эшләнгән шигырьләре мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, сәхнәләрдә, радио-телевидение тапшыруларында еш яңгырый. Аның балалар поэзиясендә үз шигъри балалар дөньясы бар, үзенә генә хас интонацияле, язу-сөйләү манерасы, үз поэтик алымнары булган үз шигъри мәктәбе бар.

           Р.Миңнуллин балалар шигъриятен популярлаштыру юнәлешендә зур эшләр башкара. Ул балалар әдәбиятына, балалар язучылары иҗатына багышланган мәкаләләр яза, мәктәпләрдә очрашулар уздыра. Ун ел дәвамында Р.Миңнуллин Татарстан телевидениесендә «Шигъри тәлгәшләр» исемле махсус тапшырулар циклы алып бара. Телевидениедән әдәбиятны актив пропагандалаганы һәм «Акбай цирк карый» (1978), «Җиде абый тай җигә» (1980), «Айга очтык» (1982) исемле балалар китаплары өчен Р.Миңнуллин 1982 елда Татарстан яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге бүләгенә лаек була. 1983 елда исә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләргә уздырылган Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыга.

           Р.Миңнуллин өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә актив яза, ул – алтмыштан артык китап авторы. Алар арасында лирик шигырь тупланмалары да байтак («Бәхетле булыгыз», 1976; «Мәңгелек сәфәр», 1983; «Әнкәйнең ак чәчләре», 1986; «Сандугачның туган көне», 1990; «Талбишек», 1995; «Айның татлы яктысы», 2001). Шагыйрьнең лирик шигырьләренә композиторлар тарафыннан бик күп популяр көйләр языла.

           Аның балаларга атап язган бер генә китабы да җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмый, матбугатта билгеләп үтелә яки, конкурсларда катнашып, бүләкләргә лаек дип табыла. Аның «Безнең авыл зоопаркы» (1988), «Энекәш кирәк миңа» (1990) исемле китаплары республика конкурсларында беренче урынны яулый. «Дөньядагы иң зур алма» (1992) исемле китабы исә 1994 елда халыкара әдәби бүләккә – Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек була. Шагыйрьнең исеме мәшһүр әкиятченең Почетлы дипломчылар исемлегенә кертелә. 1997 елда Р.Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясе бирелә. 1998 елда исә шагыйрь «Мәгариф» нәшрияты чыгарган «Күчтәнәч» (1995) дигән китабы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

           Роберт Миңнуллин – тәҗрибәле журналист, публицист, нечкә зәвыклы әдәби тәнкыйтьче, эссеист. Ул озак еллар «Казан утлары» журналында – бүлек редакторы, журналның җаваплы секретаре (1977–1983), Татарстан телевидениесендә – баш редактор (1983–1986), «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында корреспондент (1973–1977) һәм баш редактор (1986–1995) булып эшли. 1995 елдан ул – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000–2004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, 2004 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Татарстан Республикасы законнары текстларын тәңгәлләштерү комиссиясе рәисе, 1988–1994 елларда Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 1979–1999 елларда һәм 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, 1995 елдан «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», «Татар иле», «Сабыйга», «Сәхнә» кебек көндәлек матбугат басмаларының редколлегияләре әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы.

           Роберт Миңнуллин 1993 елдан – «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе», 1998 елдан «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр йөртә. 2005 елда Р.Миңнуллинга татар әдәбиятын үстерүгә керткән иҗат казанышлары өчен Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә.

           Р.Миңнуллин – 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бәхетле булыгыз: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 103 б. – 3000 д.

Акбай цирк карый: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 32 б. – 10000 д.

Сөенсеннәр әле каеннар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 111 б. – 4000 д.

Җиде абый тай җигә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 48 б. – 9000 д.

Әнкәйнең ак чәчләре: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 110 б. – 5500 д.

Җәйнең яшел аты: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 64 б. – 10400 д.

Безнең авыл зоопаркы: балалар өчен шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 80 б. – 10000 д.

Сандугачның туган көне: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 191 б. – 5000 д.

Дөньядагы иң зур алма: балалар өчен шигырьләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 143 б. – 20000 д.

Талбишек: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 478 б. – 5000 д.

Күчтәнәч: балалар өчен шигырьләр, әкиятләр. – Казан: Мәгариф, 1995. – 159 б. – 5000 д.

Әнкәмнең догалары: җырлар. – Казан: Матбугат йорты, 1995. – 160 б. – 9000 д.

Алма бабай: балалар өчен шигырьләр, әкиятләр. – Казан: Мәгариф, 1997. – 176 б. – 5000 д.

Хәрефләр бәйрәме: шигъри әлифба. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 40 б. – 10000 д.

Уфа-Казан юллары: шигырьләр, эпиграммалар, тәрҗемәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 41 б. – 3000 д.

Шагыйрь генә булып калалмадым…: публицистика, әдәби тәнкыйть, әдәби портретлар, эсселар. – Казан: Матбугат йорты, 1998. – 416 б. – 1500 д.

Тәмлетамаклар: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Матбугат йорты, 1998. – 21 б. – 5000 д.

Мин – нечкә күңелле сәясәтче: чыгышлар, мәкаләләр, интервьюлар, әңгәмәләр. – Казан: Мастер-Лайн, 1999. – 278 б. – 1000 д.

Айның татлы яктысы: лирик шигырьләр. – Казан: Рухият, 2001. – 383 б. – 2000 д.

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан: шигырьләр, җырлар, истәлекләр, мәкаләләр. – Казан: Мәгариф, 2002. – 223 б. – 1000 д.

Сөенсеннәр әле сабыйлар: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2002. – 335 б. – 1000 д.

Балачакка ешрак кайтыгыз: шигырьләр, әкиятләр. – Казан: Мәгариф, 2002. – 303 б. – 1000 д.

Күңелләр нечкәргәндә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 175 б. – 2000 д.

Сайланма әсәрләр: 4 китапта. – Казан: Мәгариф, 2004. – 5000 д.

1 китап: балалар өчен шигырьләр, әдәби тәнкыйть, иҗат портретлары, рецензияләр. – 447 б.

2 китап: балалар өчен шигырьләр, әдәби тәнкыйть, иҗат портретлары, рецензияләр. – 399 б.

3 китап: лирик шигырьләр, иҗат портретлары, мәкаләләр. – 479 б.

4 китап: лирик шигырьләр, тәрҗемәләр, иҗат портретлары, мәкаләләр. – 511 б.

Дусларым, дус-ишләрем: шигъри котлаулар, шаян тостлар, багышлаулар, шигъри автографлар, эпиграммалар. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 320 б. – 500 д.

Әсәрләр: 7 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007.

1 т.: шигырьләр, тәрҗемәләр / кереш сүз авт. Р.Рахмани. – 575 б. – 2500 д.

2 т.: шигырьләр, җырлар, эпиграммалар. – 591 б. – 2500 д.

3 т.: шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр, мәкаләләр / кереш сүз авт. С.Хәким. – 527 б. – 2000 д.

4 т.: балалар өчен шигырьләр, кечкенә әкиятләр, ирекле тәрҗемәләр, төрле язмалар / кереш сүз авт. Ш.Галиев. – 527 б. – 2000 д.

5 т.: иҗат портретлары, нотыклар, мәкаләләр. – 431 б. – 2000 д.

6 т.: публицистика, истәлекләр, нотыклар. – 527 б. – 2000 д.

7 т.: мәкаләләр, юлъязмалар, рецензияләр, әңгәмәләр. – 527 б. – 2000 д.

Кунакка килегез: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 72 б. – 5000 д.

Әни, мин көчек күрдем: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 64 б. – 5000 д.

* * *

Мин яратам әле: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1994. – 272 б. – 3000 д. (Башкорт телендә.)


Язучылар