Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Емельянов Яков

Емельянов Яков – керәшен-татар шагыйре. Татарстанның хәзерге Балык Бистәсе районы Алан авылында крәстиян гаиләсендә туа. Әүвәл Мамадыш өязенең Җүкәче авылындагы писарьләр хәзерләү училищесында, аннан 1864-1869 елларда Казандагы «Үзәк керәшен татар мәктәбе»ндә укый. Аны тәмамлагач, туган төбәгендәге Үри авылында балалар укыта.

1874-1880 елларда Я.Емельянов Казан Духовная академиясендә белем ала, аннан ул Вятка, Мамадыш якларындагы төрле төбәкләрдә поп булып тора. Әмма, күрәсең, үз вазифасын үтәүдән рухи канәгатьләнү тапмый. «Дьякон Я.Емельянов стихлары» исемле 38 битлек шигырь китабы 1879 елда Казанда басыла. Емельяновның шигырьләре халыкчан, үткен телле, афористик яңгырашлы булулары белән ХIХ йөз татар поэзиясендә үзенчәлекле урын тоталар.

Ул 1893 елның 3 февралендә вафат була.


Язучылар