Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кәрим Хөсни

    Язучы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Хөсни Кәрим (Хөснетдин Минһаҗетдин улы Кәримев) 1887 елның 15 декабрендә Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы) Тайморза дигән татар авылында крәстиян гаиләсендә дөньяга килә. Ундүрт яшеннән үз көнен үзе күрә башлый: җәйләрен төрле яллы эшләрдә матди якны кайгырта, кышларын әүвәл авыл мәдрәсәсендә, соңрак Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә белем алуын дәвам иттерә. «Галия» мәдрәсәсендә ул Галимҗан Ибраһимов, Шәһит Әхмәдиев, Шәехзадә Бабич кебек соңыннан исемнәре танылган күренекле шәхесләр белән бер чорда укый, алар белән якыннан аралашып-дуслашып яши, мәдрәсәдә оештырылган төрле әдәбият түгәрәкләрендә, сәнгать кичәләрендә катнаша, матур әдәбият бабында беренче тәҗрибәләрен ясый. Шундый әдәби тәҗрибәләреннән берсе – «Шакир хәлфә дәресе» дигән ике пәрдәле пьесасы.

     1907 елда Эстәрлетамак шәһәрендәге «Нур» басмаханәсендә басыла (1910 елда әсәр «Атна кич, яки Шакир хәлфә» исеме белән кабат нәшер ителә). Инкыйлабка кадәр аның «Ак песи» дигән хикәясе дә (1911) аерым китап булып чыга. Ул шулай ук «Идел» (Әстерхан) газетасы, «Аң» (Казан) журналы идарәләре белән хезмәттәшлек итә, бу газета-журнал битләрендә әдәби-публицистик мәкаләләрен, фельетоннарын, хикәяләрен бастыра.

     1912 елда «Галия» мәдрәсәсен тәмамлагач, Х.Кәрим, гимназия программасы буенча әзерләнеп, татар мәктәпләрендә рус теле мөгаллимлегенә имтихан тота һәм 1914 елның җәенә кадәр Әстерхан шәһәренең җирле хакимият карамагындагы рус-татар мәктәбендә балалар укыта. Әстерханда чыга торган «Идел» газетасында басылган бер фельетоны өчен полиция эзәрлекли башлагач, ул янәдән туган якларына әйләнеп кайта һәм Бөре өязенең Байкыбаш авылы (хәзер Башкортстан Республикасының Караидел районына керә) мәктәбенең мөдире һәм мөгаллиме булып эшли, ә 1915 елдан шул ук өяздәге Богдан авылында яңа ачылган төбәк китапханәсе мөдире вазифаларын башкара. 1917 елгы Февраль һәм Октябрь вакыйгаларын ул шунда каршылый. Төбәктә совет хакимияте урнашуга ук аны, тәҗрибәле педагог буларак, Бөре өязенең мәгариф эшләре җитәкчесе итеп билгелиләр.

     Ул өяз авылларында яңа мәктәпләр, мөгаллимнәр әзерләү курслары ачу, мәгариф эшчеләренең беренче өяз корылтаен җыю эшләренә җитәкчелек итә. Корылтайда аны яңа төзелгән Укытучылар берлегенең рәисе итеп сайлыйлар. Ул шулай ук авылларда яңа җирле хакимият оешмаларын аякка бастыру буенча да гамәли эшләр башкара. Яңа хакимияткә тырыш хезмәтен күреп, 1919 елда аны Коммунистлар партиясенә кабул итәләр.

     1919–1924 елларда Х.Кәрим Уфаның шәһәр мәгариф комиссариатында мөселман әдәбияты һәм матбугаты секторы мөдире, татар-башкорт гаскәриләре өчен Идел буе хәрби округы каршында ачылган курсларда лектор һәм сәяси комиссар, аннары РКП(б)ның губерна комитетында нәшрият бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 1922 елда аны Уфа шәһәр советына депутат итеп сайлыйлар.

     1924 елның көзендә Х.Кәрим Казанга юридик мәктәпкә укырга килә, аны тәмамлагач, Казанда төпләнеп кала һәм 1926–1936 еллар арасында Главлит җитәкчесе, Татарстан Үзәк башкарма комитетында читтән торып уку бүлеге мөдире, республика радиокомитетының әдәби-музыкаль тапшырулар секторы мөдире кебек җаваплы урыннарда эшли. 1936 елда каты авырып китүе сәбәпле (аны паралич суга), ул актив җәмәгать эшләреннән читләшергә мәҗбүр була. Бу елларда репрессияләр бик көчәеп китеп, шәкерт вакытларыннан бирле якын дусты һәм химаячесе Галимҗан Ибраһимов та «халык дошманы» сыйфатында кулга алынгач, Х.Кәримнең әдәбият мәйданында иҗат эше белән шөгыльләнү мөмкинлекләре бөтенләй калмый диярлек. Фәкать вафатыннан соң гына (ул 1965 елның 25 декабрендә вафат була), 1969 елда, аның шигырьләре, хикәяләре, очерк язмалары тупланган «Ике дус» исемле ике йөз бит чамасы күләмендәге сайланма әсәрләр китабы нәшер ителә.

     Х.Кәрим калдырган әдәби мирасның төп өлешен, нигездә, проза әсәрләре – хикәяләр, повестьлар тәшкил итә. Инкыйлабкача татар авылындагы тормыш күренешләрен тасвирлаган «Октябрьгә чаклы» (1931) һәм Гражданнар сугышы чоры вакыйгаларына багышланган «Ертылган приказ» исемле озын хикәяләре (повестьлары) (1929), бигрәк тә 1897 елгы халык санын алу белән бәйле мәгълүм татар крәстияннәре кузгалышы, аның рәхимсез бастырылуы хакында яшүсмер малай авызыннан сөйләнгән тарихи «Җан исәбен алганда» повесте (1927) заманында кат-кат басылып, укучылар тарафыннан яратып укылалар. Шул чорның әдәби ядкәрләре буларак, алар хәзер дә үзләренең тарихи-сәнгати әһәмиятләрен югалтмаганнар.

     Х.Кәрим – 1945 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар