Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Вәлиева Майя

       Майя Диас кызы Вәлиева 1962 елның 1 маенда язучы һәм сәнгатькәр гаиләсендә туа. Мәктәпкәчә бала чагы Кемерово өлкәсенең Одрабаш һәм Тимертау бистәләрендә уза. Соңрак алар гаиләләре белән Казанга кайталар. Майя Вәлиева музыка һәм сәнгать мәктәбендә укый. 1979 елда Казанда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының биология факультетына укырга керә.

        Җәйге ял вакытларында биологик экспедицияләрдә катнаша – Россия үзәгенә урнашкан Окск-Волжск, Латвиядәге Тейчу, Төрекмәнстандагы Хасан күле тыюлыкларында эшли. Тик аның Ерак Көнчыгышка – Сахалин, Чукотка, Приморье – мәхәббәте көчле була. Ерак Көнчыгыш тормышыннан алынган вакыйгалар аның повесть, хикәяләрендә дә чагылыш таба.

      1978 елда «Смена» журналы М.Вәлиеваның «Предательство» һәм «Волк» дигән беренче хикәяләрен бастыра. 16 яшьлек кызның әсәрләре укучылар арасында зур кызыксыну тудыра. 1980 елда Татарстан китап нәшриятында үзе ясаган иллюстрацияләр белән «Повесть о черной собаке» дип аталган беренче китабы дөнья күрә. Соңрак М.Вәлиева китаплары Мәскәү («Детская литература», «Молодая гвардия») һәм Казан нәшриятларында басыла. Ул хикәя, повестьларын «Идель», «Казань», «День и ночь» журналларында бастыра.

       1984 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, Россия Федерациясе Фәннәр академиясенең Биология институтында, «Идель», «Татарстан» журналларында эшли.

         1991 елда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Бу елларда ул күп сәяхәт итә. Берничә ай Болгариядә яши, Чехия, Көньяк Украина, Испания һәм Абхазиягә бара. Испаниядә корридада туган сюжет «Андалузский бык» хикәясенең нигезен тәшкил итә, соңрак шушы исемдә күләмле повесте басыла.

        Майя Вәлиева – ун проза китабы авторы.

        Ул яшь язучыларның Мәскәүдә (1988) үткәрелгән VIII Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнаша.

        М.Вәлиева – 1986 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар