Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Аланлы Людмила

Людмила Аланлы (Янеева Людмила Николай кызы) 1981 елның 6 июнендә Лениногорск районы Федотовка авылында туган.Авыл мәктәбен тәмамлагач, Лениногорск педагогия училищесында укый. Аннан соң, Казан Дәүләт гуманитар педагогия университетының музыка факультетын тәмамлаган.
Л.Аланлы 1996–2000 елларда Лениногорск шәһәренең “Чишмә” әдәби иҗат берләшмәсенә йөреп каләмен чарлый, сәләтен үстерә. 2000 елда Лениногорск шәһәре типографиясендә “Беренче кар” исемле тәүге шигырьләр җыентыгы басылып чыга, 2009 елда Казанда “Рухият” нәшриятында “Бәхет телим сиңа” исемле китабы дөнья күрә. 2005–2014 елларда Әлмәт шәһәренең “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсенә йөри. Шагыйрәнең шигырь бәйләмнәре “Чишмә җыры” (1998), “Без бер тамырдан” (2002), “Яшь дулкын – Новая литературная волна” (2006), “Балаларга бүләк – Подарок детям” (2007), “Илһам чишмәләре – Родники вдохновения” (2013) исемле күмәк җыентыкларда урын алган. Людмила Аланлы – “Болгар радиосы” милли музыка премиясе лауреаты (2014 ел).
Л. Аланлы Әлмәт шәһәрендә 2005 елдан бирле яши һәм иҗат итә. 2005–2009 елларда Район мәдәният йортында, 2009–2012 елларда “Нефтьче” мәдәният сараенда сәнгать җитәкчесе булып эшли.
Людмила Аланлы – 2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар