Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Дәүләтов Зөфәр

     Язучы-прозаик Зөфәр Мирхәйдәр улы Дәүләтов 1953 елның 15 июнендә Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәфәр авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында – башлангыч, күрше Баек авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1968-1970 елларда район үзәге Мөслимдә һөнәри-техник училищеда укый. 1971-1973 елларда армиядә хезмәт итә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, комсомол юлламасы белән Уфа шәһәрендә, Бөтенсоюз төзелеше дип игълан ителгән Башкорт биохимия комбинатын аякка бастыруда үзеннән өлеш кертә, комбинат төзелеп беткәч тә шунда калып, 1982 елга кадәр электр цехында мастер булып эшли, бер үк вакытта төп эшеннән аерылмыйча укып, Уфа электр-механика техникумын кызыл дипломга тәмамлый.

          1986-1992 елларда ул янә студент: Әбү Рәйхан Бируни исемендәге Ташкент политехника институтының төзелеш факультетында югары белем ала.

          1995 елда Әлмәт шәһәрендә төпләнеп, Архитектура-проектлау бюросында инженер-проектчы, шәһәр хакимиятенең төзелеш идарәсендә инженер-куратор, «Татойлгаз» ябык акционерлык ширкәтендә техник бүлеге җитәкли. Соңгы урынында эшләгәндә аны, сәләтле каләм иясе һәм оста оештыручы булуын күздә тотып, 2002 елда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә җитәкче итеп сайлап куялар.

          Зөфәр Дәүләтов, башка бик күпләр кебек, әдәби иҗаттагы беренче тәҗрибәләрен шигырь язудан башлый. 2001 елда «Рухият» нәшрияты чыгарган «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» исемле күмәк җыентыкта аның унлап шигыре урнаштырыла. Шулай да З.Дәүләтовның төп иҗат юнәлеше – публицистик язмалар, очерклар һәм сәнгатьле проза. «Әлмәт таңнары», «Мәдәни җомга» һәм республиканың башка көндәлек матбугатында аның нефть ягы тормышына, төбәктәге төзелеш, халыкның яшәү шартларын яхшырту, җир-суларны савыктыру, табигатьне саклау мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре, очерк язмалары әледән-әле басыла килә. Реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылган «Уйландырган заман», ике кисәктән торган «Төзәлмәс яра» повестьлары да яшь каләмнең шул гамь-уйлануларын, туган як кешеләренең эштә-хезмәттә, гаиләдә, мәхәбәттә үзара катлаулы мөнәсәбәтләрен, күңел кичерешләрен әдәби образлар аша гәүдәләндерү теләге белән барлыкка килә.

          З.Дәүләтов берничә тапкыр Әлмәт район, шәһәр хакимиятенең, 2008 елда Татарстан Республикасы хөкүмәтенең, Дәүләт советының Мактау грамоталары белән бүләкләнә, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.


Язучылар