Совет чоры татар әдәбиятының күренекле вәкиле – прозаик, шагыйрь, тәнкыйтьче-публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Кави Нәҗми (Габделкави Һибәтулла улы Нәҗметдинов) 1901 елның 15 декабрендә элекке Сембер губернасы (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Курмыш өязендәге Красный Остров (Кызыл Атау) дигән авылда игенче гаиләсендә туа.
Кавига ике яшь чагында аның әтисе, мохтаҗлыктан качып, бөтен гаиләсе белән читкә чыгып китә. Россиянең Идел буе, Кырым, Урал шәһәрләрендә, Алтай далаларында сезонлы эшче сыйфатында дүрт-биш ел йөргәннән соң, ул 1910 елда Актүбә шәһәрендә (Казакъстанда) төпләнеп кала. Кави шунда алты сыйныфлы рус-татар мәктәбенә укырга йөри. Җәйге айларда, гаиләгә матди яктан булышу өчен, казакъ байларына көтү көтә һ.б. шундый яллы эшләрдә эшли. Мәктәптә уку елларында бик тырышып рус әдәбиятын өйрәнә, Тукай әсәрләрен яратып укый. Шулар тәэсирендә үзе дә каләм тибрәтә башлап, 1912 елда «Көз» исемле беренче шигырен яза һәм рус шагыйре Кольцовның «Лес» («Урман») дигән шигырен татарчага тәрҗемә итә. 1917 елда бер-бер артлы әтисе һәм әнисе вафат булгач, әле уналты яше дә тулмаган Кави, ике энесен һәм сеңлесен ияртеп, туган авылына кайта. Октябрь инкыйлабын ул шунда каршылый, аннары, озак та үтми, Казанга юл тотып, анда бер ел чамасы төрле эшләрдә кара эшче булып йөри.
1918 елда Казандагы «Эшче» газетасында берничә шигыре басылган эшче егет белем дәрәҗәсен күтәрү теләге белән 1919 елның башында Сембер шәһәрендәге педагогия курсларына укырга керә. Шул ук елның ноябрендә Кызыл Гаскәргә язылып, Беренче Атлы армия составында Украинада барган Гражданнар сугышы хәрәкәтләрендә катнаша. Гражданнар сугышы тәмамлангач, Киев шәһәрендә хәрби хуҗалык курсларында, аннары Мәскәүдәге Югары хәрби педагогика институтында укый. 1922 елда, укуын тәмамлап, Казанга кайта һәм Татар-башкорт хәрби мәктәбенә сәяси фәннәр буенча укытучы итеп билгеләнә, ә 1927 елдан башлап шул мәктәпнең хәрби комиссары булып эшли. Бер үк вакытта, 1926–1933 елларда, Казан хәрби горнизонының матбугат басмасы «Кызылармеец» газетасында җаваплы мөхәррир вазифаларын башкара.
Бу чор – К.Нәҗминең язучы буларак киң танылу еллары да. Ул, Казандагы әдәби хәрәкәтнең үзәгендә кайнап, поэзия жанрында да, проза жанрында да күп яза, публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә дә актив эшли. Аның социализм, яңа тормыш төзү идеологиясе һәм пафосы белән өртелгән, Гражданнар сугышы, авылдагы сыйнфый көрәш вакыйгаларын чагылдырган «Чыныгу» (1923), «Иң соңгысы» (1924), «Шобага» (1925), «Миңлебикә кодагыйның кайгысы» (1926), «Таштугайга кайтмыйбыз!» (1928) кебек хикәяләре һәм бигрәк тә «Яр буенда учаклар» (1928), «Якты сукмак» (1929), «Кояшлы яңгыр» (1930) исемле повестьлары шул чор яңа татар прозасының җитди уңышлары буларак кабул ителәләр.
1932 елдан К.Нәҗми Татарстан Язучылар берлеген оештыру буенча зур эш башкара һәм 1934 елда аның беренче рәисе итеп сайлана. Оешманың җитәкчесе буларак, шул ук елның августында Мәскәүдә узган Бөтенсоюз совет язучыларының I корылтаенда татар матур әдәбияты турында ул зур доклад ясый.
Күңеле, эш-гамәлләре һәм әдәби иҗаты белән социализм идеяләренә, совет хакимияте тәртипләренә никадәр генә турылыклы булмасын, утызынчы еллар ахырында тоталитар режим оештырган репрессияләр шаукымы К.Нәҗмине дә читләтеп узмый. 1937 елның язында аны кинәт Татарстан Язучылар берлеге рәислегеннән төшерәләр, партиядән чыгаралар һәм кулга алалар. Ике елга якын дәвам иткән сорау алу, кыйнау-мыскыллау, карцерларга ябып җәфалаулардан соң Татарстан Югары мәхкәмәсенең 1939 елның мартында җыелган ябык утырышы әдипне, советка каршы һәм милләтчелеккә бәйле төрле нахак җинаятьләрдә гаепләп, ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм тагын биш елга гражданлык хокукларын чикләргә дигән хөкем карары чыгара. К.Нәҗми, бу карар белән килешмичә, югары даирәләргә гаепсезлеген дәлилләп бер-бер артлы гаризаларын яудыра. Ниһаять, аның «эше» яңадан каралып, 1939 елның декабрендә әдипне иреккә чыгаралар һәм матбугат аша гаепсез булуын игълан итәләр.
Төрмәдән чыккач, К.Нәҗми инде югары дәрәҗәле җитәкче урыннарда эшләми, көч-сәләтен тулаем иҗат эшенә багышлый. Ватан сугышы елларында ул совет кешеләренең тылдагы һәм фронттагы батырлыкларын әдәби образларда чагылдырган «Хәят апа», «Фәридә», «Сагыну хаты», «Снайпер Мәрдан» кебек поэмаларын, күпсанлы публицистик шигырьләрен һәм мәкаләләрен яза, 1948 елда исә үзенең бик озак һәм күп көч салып эшләгән иң төп әсәрен – «Язгы җилләр» исемле тарихи-революцион романын язып тәмамлый. Татар халкының инкыйлаби үзгәрешләр чорындагы тарихи язмышы, халык массаларының патша империясенә каршы алып барган көрәше совет хакимиятенең рәсми идеологиясе таләпләре һәм заманның сәяси вазгыяте яссылыгында анализланса да, тарихи чынбарлыкның төп күренешләрен, мөһим вакыйгаларын, халыкның көндәлек тормышын, аның гореф-гадәтләрен, әсәрдәге төп каһарманнарның эш-гамәлләрен, холык үзенчәлекләрен, табигать манзараларын сәнгатьчә сурәтләүдә язучының олы таланты калку чагылыш тапкан бу роман укучылар арасында киң популярлык казана һәм татар прозасының иң күренекле әсәрләреннән берсе сыйфатында 1951 елны СССРның Сталин исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Ул заманда роман бик күп телләргә (кытай, немец, чех, словак, болгар, казакъ, украин, үзбәк, уйгыр, эстон һ.б.) тәрҗемә ителә, рус телендә генә дә аның дистәдән артык басмалары кабат нәшер ителә.
Кави Нәҗминең әдәби мирасы бай һәм күпкырлы. Публицистика, әдәби тәнкыйть, әдәби тәрҗемә өлкәләрендәге актив эшчәнлегеннән тыш ул драматургия жанрында да каләм тибрәтеп ала («Алма бакчасында», «Булат бабай семьясы» драмалары), ә нәниләр һәм мәктәп балаларына багышлап ике дистәгә якын китап бастырып чыгара.
Кави Нәҗми – язучылык хезмәтен гомере буе иҗтимагый-сәяси һәм дәүләт эшләре белән бергә бәйләп барган әдип. Ул өч тапкыр (1947, 1951 һәм 1955 елларда) Татарстан Югары Советына депутат итеп сайлана, партиянең өлкә комитеты әгъзасы була, 1951–1957 елларда Тынычлык яклаучыларның Татарстан Республика комитетын җитәкли. Татар әдәбиятын үстерүгә өлеш керткән хезмәтләре өчен әдип Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
Ул 1957 елның 24 мартында Казанда вафат була. Казанның Яңа бистә зиратында җирләнә.
К.Нәҗми – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Кабыргасы белән тора: шигырьләр. – М.: Нәшрият, 1925. – 46 б. – 5000 д.
Өермәләр: хикәяләр, шигырьләр. – Казан: Татар. матбугат һәм нәшр. комбинаты, 1925. – 128 б. – 3000 д.
Яр буенда учаклар: хикәяләр. – М.: СССР халыклары үзәк нәшр., 1929. – 207 б. – 3000 д.
Шигырьләр / кереш сүз авт. К.Нәҗми. – Казан: Татиздат, 1932. – 116 б. – 3000 д.
Хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 419 б. – 5100 д.
Фәридә: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1944. – 116 б. – 6185 д.
Күңелле көннәр: балалар өчен шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татгосиздат, 1946. – 78 б. – 5000 д.
Язгы җилләр: роман. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 412 б. – 10165 д.
Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958–1960. – 5000 д.
1 т.: хикәяләр, повестьлар / кереш сүз авт. Н.Гыйззәтуллин. – 1958. – 356 б.
2 т.: шигырьләр, поэмалар. – 1958. – 286 б.
3 т.: романнар. – 1959. – 519 б.
4 т.: пьесалар, публицистика, хатлар. – 1960. – 417 б.
Якты сукмак: хикәяләр, очерклар, публицистика, шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 547 б. – 3065 д.
Әдәбият дөньясында: әдәби-публицистик мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 175 б. – 2000 д.
Язгы җилләр: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 456 б. – 18000 д.
Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981–1984.
1 т.: хикәяләр, повестьлар. – 1981. – 352 б. – 13000 д.
2 т.: шигырьләр, поэмалар, тәрҗемәләр. – 1981. – 286 б. – 13000 д.
3 т.: роман. – 1983. – 416 б. – 12000 д.
4 т.: әдәби тәнкыйть мәкаләләре, хатлар, очерклар. – 1984. – 417 б. – 15000 д.
* * *
Первая весна: рассказы / пер. с татар. Г.Шариповой. – М.-Л.: ГИХЛ, 1932. – 116 с. – 5000 экз.
Прибрежные костры: повести, рассказы / пер. с татар. – М.: Сов. писатель, 1949. – 204 с. – 15000 экз.
Весенние ветры: роман / пер. с татар. А.Садовского. – Казань: Татгосиздат, 1950. – 444 с. – 10105 экз.
Весенние ветры: роман / пер. с татар. А.Садовского. – 2-ое изд. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 431 с. – 100000 экз.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Г ы й з з ә т у л л и н Н. Кави Нәҗми: тәнкыйди-биографик очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1956. – 88 б.
Н ә җ м и К. Автобиографиядән өзекләр // Казан утлары. – 1971. – № 12. – 141–145 б.
Н ә җ м е т д и н о в Т. Бу эш ничек булды? // Казан утлары. – 1989. – № 10. –
178–183 б.
Г а б д е л к а ю м о в Х. Кайтырмы Кави абый? // Шәһри Казан. – 1998. – 19 июнь.
М и ң н е г у л о в Х. Гасырның үзе кебек // Мәгърифәт. – 2001. – 15 дек.
С а ф и у л л и н Ә. Әдәбиятның язгы җиле // Ватаным Татарстан. – 2001. – 15 дек.
Б ә ш и р о в Г. Замандаш турында берничә сүз // Казан утлары. – 2001. – №12. – 145–147 б.
Ш а м о в А. Кави Нәҗми – «артистка» // Казан утлары. – 2001. – № 12. – 147–149 б.
А х у н о в Г. Әдипнең киңәшләре // Казан утлары. – 2001. – № 12. – 149–152 б.
Ш а б а е в М. Күренекле әдип, җәмәгать эшлеклесе // Казан утлары. – 2001. – № 12. – 142–144 б.
* * *
Н е ж м е т д и н о в Т. «Пламенное слово нужно, Кави! Очень нужно!» // Респ. Татарстан. – 2000. – 2 марта.
М у л а я н о в Ш. Собиралась туча грозовая… // Респ. Татарстан. – 2000. – 3 авг.
Ф а т т а х о в Р. Кави Наджми: личность и эпоха // Татарстан. – 2001. – № 10. – С. 38–47.
Н е ж м е т д и н о в Т. Таким живет он в памяти моей // Респ. Татарстан. – 2001. – 6 дек.
Г а л и е в а Р. Нежметдиновы // Татар. края. – 2002. – № 2 (янв.).