Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов: «Берлеккә яшьләр килергә тиеш»

Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышыннан соң, рәис вәкаләтләренең бер елга озайтылуы турында хәбәр таралды. Күпләр моны җитәкче кәнәфиен бушатырга теләми дип кабул итте.

Ни өчен идарә шундый карарга килгән соң? Аның мондый вәкаләтләре бармы? Язучыларның корылтае кайчан булачак? Без Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховтан әлеге мәсьәләгә һәм башка сорауларга ачыклык кертүен сорадык.

 

– Данил абый, идарә рәис вәкаләтләрен бер елга озайта аламы?

– 2016 елның 16 июнендә Татарстан язучыларның XVIII корылтае булды. Бу корылтайда Язучылар берлеге рәисе һәм идарә сайланды. Рәис, устав буенча, идарәне җитәкли. Уставта: «Иң югары орган – корылтай, аннан корылтай үзенең вәкаләтен сайлап куйган идарәгә бирә», – дип язылган. Идарә – рәиснең эшчәнлегенә ярдәм итә, кулга-кул тотынып эшли торган зур орган. Быел авыр ел булды, һәммәбез вирус белән сыналдык. Язучыларның күп кенә чаралары үтми калды. Аңлашылганча, минем вәкаләтем 16 июньгә кадәр иде. Идарә дә 16 июньгә кадәр корылтай сайлап куйган орган буларак эшләде. Барыбыз да шаһит: Җир шарында афәт бара, без аның кайчан тукталасын белмибез. Шуңа күрә идарә рәиснең вәкаләтен озайту турында карар чыгарды. Ләкин бу – корылтай булмый, дигән сүз түгел. Әгәр иртәгә дөньялар ачыла икән, без корылтайга җыелачакбыз һәм яңа рәисне сайлаячакбыз. XIX корылтайда рәис үзенең вәкаләтләрен яңа җитәкчегә тапшырачак һәм хисап тотачак. Чөнки берлекнең бинасы, хуҗалыгы бар һәм һәрбер әйбер, һәрбер чара өчен мин җавап бирәм. Бу – бик гади нәрсә. Монда нелегитимлык эзләп утырырга кирәк түгел.

– Корылтайны онлайн форматта үткәрү тәкъдименә ничек карыйсыз? Бер караганда, барып чыгачагы шикле. Язучыларның күпчелеге өлкән яшьтә бит…

– Татарстан Язучылар берлегенең уставында: «Корылтай дүрт елга бер тапкыр җыела һәм ябык тавыш бирү юлы белән рәис сайлана», – дип язылган. Рәис үзенең тәкъдимен чыгара. Аннары ябык тавыш бирү юлы белән идарә сайлана.

Сер түгел, язучыларның җитмеш проценты 60 яшьтән өлкәнрәк. Аларның күбесенең онлайн эшләү мөмкинлекләре дә юк. Кулъязмаларын акча түләп бастыручылары да шактый. Мондый вазгыятьтә корылтайны онлайн үткәрү барып чыга торган эш түгел. 

Яшь буын югары технологияләрдән бик ансат файдалана, өлкән буын турында алай әйтеп булмый.  Онлайн режимда шигърият, Туган тел, Җиңүнең 75 еллык бәйрәмнәрендә флешмоблар оештырып карадык. Ләкин бик теләсәк тә, төрле юллар эзләп карасак та, күбесен ул флешмобта катнаштыра алмадык. Мин бөтен язучыларны да хөрмәт итәм, алар барысы да миңа гына түгел, татар милләтенә кадерле. Язучының һәрберсе – аерым бер дәүләт ул. Әгәр без бергә җыелганнан соң, берәрсе авырып китә икән, миңа гына түгел, республикага да матур булмаячак. Миңа бүген язучымның сәламәтлеге кадерлерәк.

– Икенче срокка сайланмыйм, дип кистереп әйттегез. Моның сәбәбе нидә?

– Бу сүзне халык алдында әйттем. Менә синең белән дә «онлайн» дип, «яңа технологияләр» дип сөйләшәбез. Ә бит боларны безнең буынга караганда яшьләр күбрәк аңлый, аларга күпкә җиңелрәк.  Берлеккә яшьләр килергә тиеш.

– Берлеккә сайланганда, рәис максатлар куя. Сез үзегез куйган максатларга ирештегезме?

– Беркайчан да, беркем дә бөтен максатларына ирешеп бетә алмый. Һәм мин аны бөтен язучылар алдында да әйтәм. Максатка ирешер өчен, синең кулыңда хакимият булырга тиеш.

– Сез сөйләгәндә, хәтердән Татарстан берлекләрен барладым. Композиторлар, Кинематографистлар берлекләре Россия оешмасының төбәк бүлеге булып калды. Рәссамнар, гомумән, биш оешмага таркалды. Язучылар берлеге – әлегә мөстәкыйль яшәүче бердәнбер оешма. Алга таба шушы мөстәкыйльлекне саклап булырмы?

– Бик күп җирләрдә булырга туры килде. Үзебезгә дә килделәр. Мондый Язучылар берлегенең хәзер беркайда да юклыгын әйттеләр. Без – Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Мәскәүгә Татарстан көннәренә баргач,  Россия язучылар йортына кердек. Ул буш, ишек төбендә каравылчы да юк. Бәлки, кем өчендер берлекнең кирәге дә юктыр. Әмма язучылар 1934 елны төзелгән оешманы кирәксезгә санамый. Алга таба мөстәкыйльлеген саклап кала алырмы – мин кистереп җавап бирә алмыйм. Кушылуның яхшыга илткәненә дә мисаллар китерә алмыйм.

– Язучыга әсәрен китап итеп чыгару – зур бәхет. Бу мәсьәләдә берлек ярдәм итә аламы?

– Юк, ярдәм итә алмый. Чөнки бу мәсьәлә берлек кулында түгел. Бүген ничә еллар буена бер китабы да чыкмаган кешеләр бар. Кайберләренең ел саен бер китабы чыга.

– Быел популяр авторларның юбилейлары. Әйтик, Зөлфәт Хәким, Марат Кәбиров, Рәниф Шәрипов. Берлек аларны ничек билгеләп үтәргә җыена?

–  Мин һәрбер юбилейны билгеләп үтү яклы. Кеше гомере бик кыска. Аның үзенең иҗатына читтән карау, укучысы белән очрашу мөмкинлеге булырга тиеш. Ләкин бит берлек премия бүлешү, туган көн үткәрү белән шөгыльләнә, дигән журналистлар да бар. Ул бит туган көн үткәрү түгел. Ул – укучы белән очрашу, “Син аларга кирәкме?” дигән сорауга җавап табу. Дөньялар тынычлана икән, бөтенесен үткәрәбез. Безнең юбилейларны зур залларда үткәрү мөмкинлегебез булды. Әмирхан Еники кичәсе Камал театрында, Дәрдмәнд Тинчурин театрында үтте. Роберт Миңнуллинның кичәсе соңгысы булып калды…  Һәрберсендә заллар шыгрым тулы иде.

– Премияләр бирү гадел башкарыламы?

– Премия комиссиясенә берлек рәисе берничек тәэсир итә алмый. Рәиснең нибары бер тавышы бар. Язучылар берлегенең премияләре бик күп. Язучы өчен аның һәркайсы кадерле һәм стимул булып тора. Күпсенмик без аларны. Чөнки әдип бүген болай да бушка эшли.

– Үзизоляция вакытында язучыларга ярдәм оештырдыгызмы?

– Берлек һәрберсенең хәлләрен белешеп торды. Волонтерлык хезмәтенә чыгарга ярдәм итмикме, дип даими шалтыраттык.  Иҗтимагый оешма турыдан-туры ярдәм итә алмый.

– Соңгы вакытта сезгә тәнкыйть ешайды.

– Соңгы вакытта гына түгел. Дүрт ел эшлибез, дүрт ел буена сүгеләм. Язучылар берлеге рәисен тешләп үтәм дип, язучыларга сүз тидерәләр. Олуг аксакаллар, зур-зур шәхесләр, үзләрен укыткан мөгаллимнәр – Тәлгать Галиуллин, Хатыйп Миңнегуловларга тел-теш тидерү бит ул.

Без хәзер әйтерсең лә онлайн дөньяда яшибез кебек. Анда укучылар саны күбрәк булу кирәк. Сан артыннан куып, әхлак онытыла.

Берлек эшләми, диләр. Менә без ике корылтай арасында эшләнгән эшләрдән җыентык әзерлибез. Аның белән бөтен кеше таныша ала. Рәис кайда булган, ниләр эшләгән – анда барысы да бар. Кайбер көннәрдә өчәр җирдә халык белән очрашу үткәрелгән. Мин бит анда үзем турында сөйләргә йөрмәдем. Тел, халык, милләт, әдәбият турында сөйләдем. Буранында да, яңгырында да чыгып киттем. Әгәр рәис читтә яшәгән язучының иҗади бәйрәменә бармый икән, ул аның иҗатына, шәхесенә битараф дигән фикер калачак. Ә язучы шундый халык: аның юктан күңеле кайта, аздан кәефе күтәрелә. Ул дөньяны үзенчә күрә, үзенчә яза, шуңа күрә дә ул – язучы.

Бу көннәрдә Татарстан китап нәшрияты «Татмедиа» оешмасына кушыла дигән хәбәр чыкты. Шуннан язучыларны типкәләү башлана. Янәсе, ә сез нәрсә карадыгыз соң? Язучыдан киңәш сораучы булмады бит. Татарстан китап нәшрияты –  татарны бер башка күтәрә торган әйбер. Нәшрияты да булмаган милләт – милләтме ул? Тарих институтын бер кысадан икенче кысага китереп тыкмакчы булалар. Бу милләт өчен файдагамы? Бит татар тарихын инде теләсә каян йолкыйлар. Бүген Тарих институтын кушарга түгел, аны ике тапкыр көчәйтергә кирәк. Кайда татарга кагылышлы документлар бар, Кытай архивындамы ул, Япон архивындамы –  аларны кайтарырга, ташка басарга кирәк.  Кайвакыт, нәрсә булды безгә, дип уйланам. Бөтен нәрсә дә җитеш кебек, ләкин бердәмлек юк. Дәүләтчелегебезне бердәм булмаганга югалттык, дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Мин моңа ышанып та куям…

(“Ватаным Татарстан”. Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова)


Язучылар

Туган көннәр

Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров
Май
26
Вт
Ихтияр Гаязов
Май
28
Чт
Вера Хәмидуллина
Май
29
Пт
Ханисә Алишина