Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гайнетдинова Галия

Шагыйрә, Галия Михей кызы Гайнетдинова (Николаева), 1960 елның 13  февралендә Башкортостанның Тәтешле районы Сараштыбаш авылында туып үсә. Әтисе Михей һәм әнисе Сәгадәт беренче балага Галия дип исем кушалар. Аннан соң тагын бер-бер артлы өч бала дөньяга аваз сала. Алар кечкенә вакыттан сәнгатькә мөкиббән әти-әниләренең бергә җырлауларын тыңлап үсәләр.

Әтисе Армия хезмәтендә вакытта шигырьләр язган булса, соңрак оста  гармунчы булып китә. Әнисе, шигырьләр язу өстенә, авылда бик оста биюче була. Галиянең күңеленә  вакытында  шигъри орлыкларны алар салгандыр. Тик 12 яшеннән (тәкъдир шулай кушкандыр), Галиянең калган гомере әтисез үтә. Ә әнисе, тормыш авырлыкларын җиңә-җиңә, сыңар канат белән дүрт баланы үстереп, аякка бастыра, кеше итә.

Галия кечкенәдән туган як табигатен күзәтергә, аның матурлыгын рәсемгә төшерергә, шигырьләр уйлап чыгарырга һәвәс булып үсә. Башлангыч мәктәпне үзенең туган авылында тәмамлап, Галия югары сыйныфларны Күрдем авылы мәктәбенә йөреп укый. Шушы авылда туган талантлы шәхес – шагыйрь, драматург Әнгам Атнабаев китапларын укып, шигырьләрен яттан өйрәнеп үсә ул. Мәктәп елларында язучы Габдрахман Әпсәләмов, шагыйрь Мостай Кәрим, Илдар Юзеев, Гөлшат Зәйнашева белән хатлар алышып тора. Булачак шагыйрәне шул хатлар да иҗатка илһамландыргандыр, күңел һәм иҗат офыкларын тагын да киңәйтеп җибәргәндер.

Галия Гайнетдинова мәктәп елларында ук, район газетасына шигырь һәм мәкаләләрен җибәреп тора. Язган саен аның каләме шомара, әдәбиятка мәхәббәте арта бара. Шушы мавыгуы аңарда шагыйрь яки журналист булу теләген уята.

Урта мәктәпне тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты алгач, ике дә уйлап тормыйча, күңелен күптән ымсындырып торган В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына укырга килә ул. Ләкин иҗади конкурсны уңышлы үтсә дә, имтиханнар буенча балл җитмәү сәбәпле, аңа укырга керү насыйп булмый.

Хыялы тормышка ашмаганга бик борчылып, туган авылына кайта. Кайтуга ук Галияне Ачы Елга авылы башлангыч мәктәбенә эшкә чакыралар. Эшен дә, балаларны да тиз арада яратып өлгерә ул. Балалар да яшь укытучыга тиз ияләшәләр.

Бер ел эшләгәннән соң Казанга килеп 4 нче полиграфия училищесына укырга керә Галия. Училищены гел “5” ле билгеләренә генә тәмамлап, Камил Якуб исемендәге Полиграфия комбинатына хәреф җыючы булып эшкә урнаша.

Биредә эшләгән елларында ул Профсоюзлар урамындагы “Мәгърифәт йорты”нда эшләүче “Театр клубы”на языла. Сәхнәгә тартылган кызга төрле драматургларның спектакльләрендә төп рольләрне башкару насыйп була.

Бу елларда Полиграфкомбинатның Тукай клубында үткәрелгән төрле иҗади очрашу кичәләрен дә калдырмаска тырыша Галия. Шигърияткә гашыйк кызның язмалары Республика күләмендәге матбугат битләрендә һәрдаим басыла башлый.

Хәреф җыю эше җиңел түгел. Шуңа карамастан, планны тутыру өчен бөтен көчен биреп эшли яшь комсомолка. Оештыру сәләтен, хезмәттәге уңышларын, күреп, яшь булуына карамастан, Галия Михей кызын 1982 нче елда, Казан шәһәре Бауман районы Советына депутат итеп сайлыйлар. Биредә ул сәламәтлек саклау юнәлешендә эш алып бара.

Полиграфкомбинатта эшләгән чагында Рафаил исемле егет белән танышып, гаилә корып җибәрәләр. Күңелләрен сөендереп, кызлары Айгөл дөньяга аваз сала. 2 елдан уллары Алмаз туа.

Полиграфкомбинат 1987 елда Галияне белемен күтәрү өчен Мәскәүгә И.Федоров исемендәге нәшрият-полиграфия техникумына укырга җибәрә. 3 ел читтән торып укыганнан соң, эш урынына полиграфист-технолог булып кайта ул. Шулай итеп, китаплар чыгаруга багышланган 10 ел гомер үзенең күңелле вакыйгалары белән үтеп тә китә. Ләкин эшен бик яратса да, Галиянең күңеле гел әдәбият дөньясына тартыла, һәм, бу тартылу аның тормышын бөтенләй икенче якка борып җибәрә.

1990 елда Казанның 2 нче урта мәктәбенә (1991 нче елдан 5 гимназия) татар теле һәм әдәбият укытучысы булып эшкә урнаша. Шул ук вакытта читтән торып, Казан дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбият факультетын тәмамлый һәм гимназиядә эшләвен дәвам итә.

Биредә дәресләрдән тыш язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, рәссамнар, артистлар белән бик еш очрашулар оештыра Галия Михей кызы. “Сандугач” түгәрәген җитәкли. Соңрак бу түгәрәкнең эш юнәлешен бераз язма иҗат белән шөгыльләнүгә үзгәртеп, “Яшь журналист” түгәрәге дип атыйлар. Укучылар шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр һәм мәкаләләр язалар, радио һәм телевидение аша чыгышлар да ясыйлар. Аларның да язмалары республикабызның матбугат битләрендә еш басыла. 18 ел буена өзелмичә гимназиянең айлык газетасы “Гимназия таңнары” чыгып килә. Г.Гайнетдинова аның редакторы була. Ул ике тапкыр “Ел укытучысы” конкурсында катнаша. 1998 елдан 2002 елга кадәр тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкара. 2000 нче елда аңа “Әйдәп баручы укытучы” категориясе бирелә.

Тынгысыз укытучы буш вакытларында иҗат эшеннән туктамый, киресенчә, язучылар арасында төрле чараларда катнашып, активлаша гына бара. Гимназиядә эшләгән чагында каләм остасының, төрле елларда, күңел хисләрен колачлаган, халык күңелен рухландырган “Күңелем язлар көтә” (2004), “Җанда әгәр Сөю яшәсә…” (2007), “Ярты җаным яши авылда” (2010), “Яратам! дип язып куйдым” (2014), “Ашыкма син, гомер!” (2018),  “Күңел – бакча” (2020) дип аталган шигырь җыентыклары дөнья күрә. Төрле нәшриятларда дөнья күргән китаплары белән ул укучыларының рухи дөньясын баета, уйландыра, дулкынландыра, тәрбияли. Башкортостанның Уфа шәһәрендә басылып чыккан күмәк авторларның “Ерак калган язларым” (2015), “Сиңа әйтер сүзләрем бар” (2016), “Әдәби балкыш” (2017) дип исемләнгән шигырь җыентыкларында да Галия Гайнетдинованың шактый шигырьләре урын алган.        

Галия өчен 2014 ел аеруча вакыйгаларга бай була. Аңа Башкортостанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия бирелә. Шушы ук елда ул Татарстан Язучылары берлегенә кабул ителә. 2021  елның 20 октябрендә аңа шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясе бирелә. Аннан соң Галия Гайнетдинова тагын да дәртләнеп, иҗат диңгезенә чума.   

2023 елда авторның “Үз юлым” дигән яңа китабы дөнья күрә. Һәркем күңелен яуларлык әлеге китапның кереш сүзен Галия Гайнетдинованың остазы, Казан Федераль университетының атказанган профессоры, язучы, әдәбият тәнкыйтьчесе Фоат Галимуллин яза. Ә кереш сүзнең исемен бик матур итеп, “Күңел хәзинәсе” дип атый. Шигырьләрнең барысы да, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Журналистлар берлеге әгъзасы Томас Тимерхан улы Нигамәтҗанов тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән. Китапның бу рәвештә төзелүе, аның укучылар даирәсен киңәйтә.

Г.Гайнетдинова иҗатының тематикасы төрле. Шигырьләрендә гомернең көзе якынлашуы турындагы сагыш та, туган якка, туган җиргә, туган телгә булган якты, җылы хисләре дә чагылыш таба.  Мәхәббәт хисе дә ят түгел аның иҗатына. Бу темага караган шигырьләре белән ул Мәхәббәткә һәйкәл куя.

Галия Гайнетдинованың педагогик эшчәнлеге дә, иҗаттагы казанышлары да күпләргә үрнәк булырлык. 2017 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Мәгарифтәге казанышлар өчен” билгесе, 2020 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” билгесе һәм Россия Федерацясе “Мәгариф министрлыгының мәгариф өлкәсендәге намуслы хезмәте өчен” Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Шагыйрәнең егермеләп шигыренә композиторлар тарафыннан көйләр       язылган. Ул бүген дә чын фидәкарьләрчә, туган телебез һәм  әдәбиятыбызның яшәешенә, үсешенә хезмәт итә. Төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә, радио-телевидение тапшыруларында катнаша, милләт язмышына кагылышлы чыгышлар ясый.

 

ГАЛИЯ ГАЙНЕТДИНОВАНЫҢ ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

 

Күңелем язлар көтә: шигырьләр. – Казан: Матбугат йорты нәшр., 2004. – 64 б. – 1500 д.

Җанда әгәр Сөю яшәсә…: шигырьләр, хикәяләр. – Казан: Матбугат йорты нәшр., 2007. – 82 б. – 500 д.

Ярты җаным яши авылда: шигырьләр. – ГУП РБ РИК “Татышлинский вестник”., 2010. – 120 б. 200 д.

“Яратам!” дип язып куйдым: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 144 б.- 1300 д.

Ашыкма син, гомер!: шигырьләр. – Казан: “Сүз” нәшр., 2018. – 160 б. – 1000 д.

Күңел – бакча: – Казан: Татар кит. нәшр., 2020. – 175 б. – 1300 д.

Үз юлым: шигырьләр. – Казан: “Школа” нәшр., 2023. – 248 б. – 500 д.

 

КҮМӘК ҖЫЕНТЫКЛАР

 

Ерак калган язларым: шигырьләр. – Уфа: Матбугат дөньясы, 2015. – 260 б. – 350 д.

Сиңа әйтер сүзләрем бар: шигырьләр. – Уфа: Матбугат дөньясы, 2016. – 2116 б. – 400 д.

Әдәби балкыш: шигырьләр. – Уфа: Матбугат дөньясы, 2017. – 276 б.

 

        ИҖАТЫ ТУРЫНДА

 

Шәрифуллина Э. “Каләмнең күзе буламы?” // Мәгърифәт. – 1993. – № 41.

Батталова Л. Иң беренчесе // Сабантуй. –  1996. – № 90.

Гарипова Х. Иҗтиһат иткән – морадына җиткән // Шәһри Казан. –  2001. – № 244.

Гатауллин Р. Укытучы шигъри дәрес бирә // Заман. – 2003. –  № 16.

Гыйльманов Г. Таныш булыгыз! // Г.Гайнетдинова. Күңелем язлар көтә. –  Казан: Матбугат    йорты нәшр., 2004. – 3-4 б.

Гарипова Х. Иҗатчының күңеле керсез була // Шәһри Казан. – 2004. – № 31.

Мостафин Ш. Сөю иле җырчысы // Г.Гайнетдинова. Җанда әгәр Сөю яшәсә… –  Казан: Матбугат йорты нәшр., 2007. – 3-4 б.

Сәфәров Д. Җанда әгәр сөю яшәсә // Кәеф ничек? – 2007. – № 17.

Муллагилова Н. “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!.. // Мәгърифәт. – 2010. – № 9.

Хаҗиева З.  Күңелендә аның яз гына // Мәгърифәт. – 2011. – № 5.

Шәйхетдинова Н. Яңа китап – яңа куаныч // Тәтешле хәбәрләре. – 2011. – № 28.

Кәшфиева Л. Атнабай рухы – иҗат чишмәләрендә // Кызыл таң. – 2012. – № 48.

Сәфәров Д. Үрнәк укытучы // Салават күпере. – 2013. – № 1. – 13 б.

Тимершина З. Якташы рухлы кеше // Тәтешле хәбәрләре. – 2013. – № 12.

Әхтәрова Ф. Ярты җаны яши авылда // Тәтешле хәбәрләре. – 2013. – № 30.

Гайсина Э. Райондашлар да хуплар // Тәтешле хәбәрләре. – 2013. – № 58.

Кәрамова Л. Үткен каләм иясе // Тәтешле хәбәрләре. – 2013. –  № 108.

Мостафина Ф. Гөрләде Күрдем чишмәләре // Тәтешле хәбәрләре. – 2013. – № 10.

Нигамәтҗанов Т. Якташы иҗатын халыкка таныта // Тәтешле хәбәрләре. – 2014. – № 6.

Әүхатов К. Илһам эзләп… // Тәтешле хәбәрләре. – 2014. – № 13.

Әхмәтов Р. Рәхмәт сезгә, якташларым! // Кызыл таң. – 2014. – № 3.

Вәлиева Р. Әйтер сүзе, язар җырлары бар // Г.Гайнетдинова. “Яратам!” дип язып куйдым. –  Казан: Тат. Кит. нәшр., 2014. – 5-10 б.

Гарипова Х. Безне Галиядәй затлар яшәтә // Шәһри Казан. – 2015. – № 51.

Байгазина К. Новые книги земляков // Татышлинский вестник. – 2018. – № 66.

Мостафина Ф. Алар җирне матурларга туган // Тәтешле хәбәрләре. – 2018. – № 13.

Шәрәфиева З. Очрашу шатлыклары // Тәтешле хәбәрләре. – 2018. –  № 66.

Шәрифуллина Э. Шау чәчәкле бакча кебек…// Г.Гайнетдинова. “Ашыкма син, гомер!” китабына алхәбәр. – Казан: “Сүз” нәшр., 2018. – 3-4 б.        

Гарипова Х. Ашыкма син, гомер! // Шәһри Казан. – 2019. – № 43.

Галимуллин Ф. Күңел хәзинәсе // Г.Гайнетдинова “Үз юлым” китабына алхәбәр. – Казан:     “Школа” нәшрият үзәге, 2023. – 4-12 б.

Шәрәфиева З. Иҗатта аның үз юлы бар // Кызыл таң. – 2023. – № 70. – 8 б.

Гарипова Х. Тел язмышын кем кайгырта? // Безнең гәҗит. – 2023. – № 43. – 10 б.

 

 

 

 

 

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин