Артист, режиссер, тәрҗемәче Ильяс Батыргәрәй улы Кудашев-Ашказарский 1884 елда Уфа губернасы Бәләбәй өязе Еланлыкүл авылында туа. 1899–1904 елларда Казанда Учительская школада укый. Аны тәмамлагач, Оренбургта Дәүләт банкында һ.б. урыннарда тәрҗемәче булып эшли, мәктәпләрдә укыта.
Татарча профессиональ театр уенының башлануы Ильяс Кудашев исеме белән бәйле. Ул 1905 елның башында Оренбургта татарча спектакль уйнарга сорап губернаторга мөрәҗәгать итә. Уңай җавап булмагач, Петербургка барып, ай ярым йомышлап йөргәннән соң, ниһаять, рөхсәт ала.
Оренбургка кайтып, спектакль буласын игълан итеп афишалар чыгара.
Ләкин, җирле кадимче муллаларның ризасызлыгын сылтау итеп, губернатор уенны тыя. Мондый тоткарлыкларга очраса да, Кудашев үз ниятеннән кайтмый, һәм Оренбургта татарча беренче театр уены барыбер аның җитәкчелегендә үтә: 1907 елның 3 апрелендә «Морат Сәлимов» (Ф.Халиди әсәре) һәм «Кыз сорау» (А.Чеховтан тәрҗемә) пьесалары уйнала. Моннан соң Кудашев, алты-җиде кешелек труппа оештырып, төрле шәһәрләрдә йөри, Мәкәрҗә ярминкәсенә барып чыга. 1907 елның август аенда анда «Оят, яки Күз яше» (Ярулла Вәли әсәре) спектаклен куя. Шул чагында ул үзенә «Ашказарский» дигән кушамат-фамилия тага. Мәкәрҗә труппасына Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаялар килеп кушыла. Бераздан труппаның җитәкчесе итеп Габдулла Кариев сайлана, һәм шул рәвешчә атаклы «Сәйяр» профессиональ труппасы мәйданга чыга.