Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тукай Мәчәләйдә дә булганмы икән?..

1906 елда Габдулла Тукайга Уральскига барганда Бузулук, Богырыслан шәһәрләре, шулай ук Похвистнево районының Мәчәләй авылы аша үтәргә туры килгән, дип сөйли Иске Мәчәләй авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Самар шәһәрендә яшәүче Тагир ага Мамышев. Бу хакта аңа шагыйрьнең яшьтәше булган әтисе Гобәйдулла ага сөйләп калдырган. Дөрес, ул Тукайны үз күзе белән күрмәгән, әммә аңа әлеге хәбәр килеп ирешкән.

Тагын бик күп кенә мәчәләйлеләр әти-әниләреннән, әби-бабаларыннан бөек шагыйребезнең Уральскига Мәчәләй аша үтүе турында ишеткәннәр.

Гасыр башларында Мәчәләй авылында Фатиха базары яки Макарья ярминкәсе дә уздырылган булган. Ул бар халык өчен бик зур бәйрәм булып, биредә төрле уеннар оештырылган. Бу турыда Габдулла Тукай да язган икән бит: «Богырыслан өязе Мәчәләй һәм Әсәкәй карьяләрендә, Макарьяга зур фабрикантлар җыйналган кеби, зур-зур чалмалы муллалар җыйналалар икән. Монда бәләкәйрәк фирмалар мөәззин исемендә булалар. Мужиклар фатиха алмага гөруһ-гөруһ булып киләләр. Бу фатиха базарының башлыгы — Габбас ишан, главный советник Каһәрман хәзрәт буладыр. Башка муллалар бу икесенең хөкеменнән чыкмайлар. Бу фирманың файдасы Макарья базарына бара торган фирмаларныкыннан күбрәк һәм зәхмәтсезрәк буладыр. Мәдрәсәләрдә тычканнар мөсафир булып торалар. Фатир бесплатный, пища хозяйскидыр. Богырысланда булган мөнтазам мәдрәсәгә авыл балаларына барырга рөхсәт юк. Нә карьядә тәхсил юк. Җәһаләтнең кәмал дәрәҗәсендә торалар. Дога сатып файда итәсе килгән кеше безнең тарафка килсен» (Фатиха базары, яки Макарья ярминкәсе).

  • Фатиха — дога.
  • Карья — авыл.
  • Гөруһ-гөруһ — төркем-төркем.
  • Мөсафир — вакытлы килеп торучы, юлчы.
  • Мөнтазам — тәртипле.
  • Нә карьядә тәхсил юк — ни авылда укытмыйлар.
  • Җәһаләтнең кәмал дәрәҗәсендә — наданлыкның иң югары дәрәҗәсендә.

Менә шулай дип язып калдырган шагыйребез ул заманга хас үзенчәлекләр, кимчелекләр турында. Мәчәләйлеләрнең мондый тәнкыйть сүзләре белән һич кенә дә килешәсе килми, әлбәттә, әмма кәгазьгә язылганны балта белән чабып кына бетереп булмый, билгеле. Ә Тукай белмичә язмагандыр шул…

http://samtatnews.ru/


Язучылар

Туган көннәр