Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сәйфи-Казанлы Фатих

Язучы, әдәбият тәнкыйтьчесе, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Фатих Сәйфи-Казанлы (Мөхәммәтфатих Камалетдин улы Сәйфуллин) 1888 елның 22 мартында элекке Казан губернасының Спас өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Әлки районы) Карамалы авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа.

1891–1892 еллардагы ачлык вакытында аның әтисе Камалетдин агай гаиләсе белән Казанга күчеп китә һәм, шәһәрдә төпләнеп, 1916 елга кадәр башта ломовой извозчик хезмәте, соңга таба вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә. 1916 елда ул гаиләсен ияртеп янәдән туган авыллары Карамалыга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда игенче хезмәтендә була.

Мөхәммәтфатих әүвәл Казанның мәхәллә мәктәпләрендә башлангыч белем ала, аннары «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә кереп укый. «Мөхәммәдия»не тәмамлагач, берникадәр вакыт Минзәлә өязендә җәдит ысулы белән укытыла торган мәктәпләрдә мөгаллим булып эшли, ә 1906 елда яңадан Казанга әйләнеп кайтып, үзенең әдәби һәм журналистлык эшен башлап җибәрә. 1912 елдан 1918 елның гыйнварына кадәр Ф.Сәйфи-Казанлы Уфа шәһәрендә яши. 1915–1917 елларда «Галия» мәдрәсәсендә тарих фәнен укыта.

Әдипнең инкыйлабкача әдәби иҗатыннан «Мөкатдәс хезмәт» (1907), «Безнең заман» (1909), «Ямьсез тормыш» (1915), «Җәмәгать хадиме» (1916) исемле пьесаларын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Бер үк вакытта ул Казанда чыккан «Ялт-йолт», «Мәктәп», «Ак юл», «Аң» журналларында, «Йолдыз», «Тормыш» (Уфа) газеталарында языша, Ф.Камалов, Исәнбай, Гареб, Бакыр Күз, Чәпи Камали малае тәхәллүсләре белән әдәби һәм иҗтимагый тормышның төрле мәсьәләләренә багышланган күпсанлы мәкаләләрен бастыра.

1917 елгы Февраль инкыйлабы көннәрендә Ф.Сәйфи-Казанлы Уфада татар социалист-революционерлары (эсерлары) матбугат органы «Ирек» газетасының нашире була. 1918 елның гыйнварында Казанга әйләнеп кайткач, эсерлар белән араны өзеп, Мулланур Вахитов җитәкчелегендәге Мәркәз Мөселман комиссариатында эшли башлый. Гражданнар сугышы чорында ул Казандагы техникумнарда, хәрби-сәяси курсларда тарих һәм иҗтимагый фәннәр укыта, «Эшче», «Эш» исемле беренче татар совет газеталары белән актив хезмәттәшлек итә. 1920 елда ул РКП(б) әгъзасы итеп алына. Шул ук елда, ТАССР төзелгәч, Ф.Сәйфи-Казанлыны, тәҗрибәле журналист һәм сәләтле оештыручы буларак, хакимият эшенә дә җәлеп итәләр: ул Татарстан Мәгариф комиссариатында, Җир эшләре комиссариатында җаваплы вазифалар башкара, 1923–1925 елларда «Кызыл Татарстан»ның (хәзерге «Ватаным Татарстан») һәм «Крәстиян гәзите»нең җаваплы мөхәррире булып эшли. 1925 еллардан башлап Ф.Сәйфи-Казанлы татар язуын гарәп графикасыннан латин графикасына күчерү хәрәкәтендә актив катнаша, Татарстан Яңалиф җәмгыятенең рәисе һәм «Яңалиф» (1927–1929) журналының җаваплы мөхәррире буларак, яңа язуны пропагандалауда һәм гамәлгә кертүдә иң күренекле рольләрнең берсен уйный.

1930–1935 еллар арасында Ф.Сәйфи-Казанлы Татар коммунистлары университетында (ТКУ), Марксизм-ленинизм институтында һәм Казан Көнчыгыш педагогия институтында тарих фәненнән лекцияләр укый. Педагоглык эшенә бәйле рәвештә тарихи һәм иҗтимагый темаларга күп кенә гыйльми-популяр хезмәтләр яза. Аның «Тарих методикасы» (1920), «Татарстан Социал Советлар Җөмһүрияте» (1920), «Франция революцияләре һәм Париж Коммунасы» (1920), «Бөек француз революциясе» (1921), «Россия тарихы», «Корылыкка каршы көрәш чаралары» (1925), «Крәстиян мәсьәләсе һәм ленинизм» (1927), «Беренче революциядә Казанда һәм губернасында эшче-крәстиян хәрәкәте» (1931) исемле хезмәтләре китаплар булып басылып чыга.

Дәүләт оешмаларында, газета-журнал идарәләрендә җаваплы эшләр башкару, төрле уку йортларында лекцияләр уку белән бер үк вакытта, Ф.Сәйфи-Казанлы матур әдәбият мәйданындагы иҗади шөгылен дә туктатмый. Бу елларда ул бигрәк тә проза жанрында актив эшли. Аның 1921–1925 еллар арасында язылган «Зимагур», «Крушниклар», «Двор өендә» кебек хикәяләрендә инкыйлабкача иске тормышның фаҗигале язмышлары натуралистик ваклыклары белән тасвирлана. «Һани» (1923), «Елан токымы» (1931), «Кызыл эшелон» (1932) исемле хикәяләрендә, «Корбый иптәш» повестенда (1933), шулай ук «Дошманнар» (1920), «Зәкуан мулла шәҗәрәсе» (1929), «Зөбәрҗәт» (1936) исемле пьесаларында инде автор совет чынбарлыгы темаларына мөрәҗәгать итә, илне индустрияләштерү, авылдагы хосусый хуҗалыкларны күмәкләштерү вакыйгалары фонында кешеләр арасындагы катлаулы сыйнфый мөнәсәбәтләрне, «яңа тормыш төзү» энтузиазмын чагылдырырга омтыла. «Өч нарат» романының да (1930) төп сюжет сызыгын егерменче елларның ахырында авылда барган сыйнфый көрәш, хосусый хуҗалыкларны күмәкләштерү темасы тәшкил итә. Әдипнең яза башлаган «Ул үсте» исемле романы да бар. Яңа йорт җиткезү һәм өйләнү өчен акча эшләү нияте белән туган авылыннан чыгып киткән яшь егет Закирның Гражданнар сугышыннан соңгы болгавыр вакыйгалар эчендә эш эзләп йөрүләрен һәм башыннан кичергән хәлләрне, соңыннан илне индустрияләштерү чорында заводта абруйлы һөнәр үзләштереп, тормышта үзенә төпле урын һәм бәхет табуын киң планда тасвирлауны максат итеп куйган бу әсәр ни сәбәптәндер тәмамланмыйча кала, фәкать аның «Беренче адымнар», «Эш табылды», «Әндри һәм Гәрәй», «Чыныгулар» исемнәре астында аерым бүлекләре генә 1931–1932 елларда «Яңалиф» журналы битләрендә басылып чыга. Гомумән, әдип үзенең проза әсәрләрендә үзәк геройларны тасвирлаганда, аларның эш-гамәлләрен генә түгел, ә рухи дөньяларын һәм психологик кичерешләрен ачып бирергә омтылуы белән шул чордагы яшьрәк каләмдәшләреннән уңай якка аерылып тора.

Ф.Сәйфи-Казанлы бу елларда татар классик әдәбиятын җыю һәм бастырып чыгару юлында да күп эшләр башкара. Аерым алганда, ул Г.Тукайның – өч томлык (1929–1931), Г.Камалның – ике (1929–1930), Дәрдемәнднең бер томлык (1929) тупланмаларын төзеп чыгара, Г.Камал, Ф.Әмирхан, С.Сүнчәләй иҗатларына багышланган махсус китап язып бастыра («Өч татар классигы турында», 1930). Дөрес, авторның классик әдәби мираска мөнәсәбәтенең шактый каршылыклы булуын әйтеп үтәргә кирәк. Ул да, бу чор әдәби тәнкыйтендә һәм әдәбият белемендә киң тамыр җибәргән вульгар социологизм йогынтысына бирелеп, әдәби мираска карата дөрес булмаган «үтә сул» фикерләрен әйтеп чыга.

1934 елның августында Мәскәүдә узган СССР язучыларының I съездында Ф.Сәйфи-Казанлы Татарстан делегатларының берсе буларак катнаша. Ул бу съезддан рухланып, үз сүзләре белән әйткәндә, «язучылык профессиясенең социалистик илне төзүдә җаваплылыкта инженердан, архитектордан, профессордан, җаваплы совет эшчесеннән – гомумән, җаваплы эшченең һичберсеннән ким түгеллегенә тирән ышанып», эшкә зур дәрт һәм яңа әдәби иҗат планнары белән әйләнеп кайта. Әмма, инкыйлабның беренче елларыннан ук яңа хакимияткә хезмәт итүне үзе өчен намус эше итеп санавына, Октябрьне ихластан кабул иткән татар язучыларының барысыннан да диярлек артыграк дәрәҗәдә тырышып совет идеологиясен пропагандалауга, аның сәясәтен гамәлгә ашыруга бөтен көч-сәләтен куюына карамастан, тоталитар режимның утызынчы еллар ахырындагы «олуг террор»ы Ф.Сәйфи-Казанлыны да үзенең тегермәнендә тартып чыгара.

Ф.Сәйфи-Казанлы 1936 елның 16 сентябрендә кулга алына. Кайчандыр эсерлар партиясендә әгъза булып торганлыгына нигезләнеп, аны хөкүмәт башлыкларына һәм партия җитәкчеләренә каршы һөҗүм әзерләүдә, милләтчелектә һәм башка шуның ише уйдырма «җинаятьләр»дә гаеплиләр. 1937 елның 3 августында СССР Югары Мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе үзенең ябык утырышында әдипнең «җинаять эше»н карап, аны иң югары җәзага – атарга хөкем итә. Хөкем карары ике көннән соң – 1937 елның 5 августында гамәлгә ашырыла. Күмелгән урыны Казанның Архангел зиратында дип фараз ителә.

Ф.Сәйфи-Казанлы – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тубылгы чыбыклары: хикәяләр. – Казан: Татгиз, 1926. – 36 б. – 5000 д.

Эт фәлсәфәсе: көлке хикәяләр. – Казан: Татиздат, 1927. – 33 б. – 3000 д.

Дошманнар: драма. – Казан: Яңалиф, 1929. – 50 б. – 5000 д.

Өч татар классигы турында: тәнкыйть мәкаләләре (С.Сүнчәләй, Г.Камал, Ф.Әмирхан). – Казан: Яңалиф, 1929 (1930). – 84 б. – 3000 д.

Өч нарат: роман. – Казан: Яңалиф, 1930. – 220 б. – 5000 д.

Зәкуан мулла шәҗәрәсе: пьеса. – Казан: Татиздат, 1930. – 68 б. – 3000 д.

Зәңгәр алан: пьеса. – Казан: Татгосиздат, 1933. – 52 б. – 5100 д.

Хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 202 б. – 5000 д.

Сайланма әсәрләр / кереш сүз авт. Х.Хисмәтуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 416 б. – 7000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М ө х ә м м ә д и е в Р. Аның якты образы // Р.Мөхәммәдиев. Әгәр без янмасак… – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 131–139 б.

Г ы й з з ә т у л л и н Н. Үз заманының улы // Казан утлары. – 1998. – № 3. – 185–186 б.


Язучылар