Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шаһимәрдәнов Мансур

Язучы-прозаик Мансур Мәгъсүм улы Шаһимәрдәнов 1951 елның 27 октябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Кече Әшнәк авылында туа. Өч яшеннән әтисенең туган авылы Олы Елгада тәрбияләнеп үсә, шунда мәктәпкә укырга керә, сигез сыйныфны тәмамлап, тугызынчыны Олы Солтан мәктәбендә, унынчыны Лаеш районын Державино мәктәбендә тәмамлый. Аннары Казанга килеп, кооператив техникумында һөнәри белем алуын дәвам иттерә. Техникумны товар белгечлеге алып тәмамлагач, М.Шаһимәрдәновның хезмәт юлы, нигездә, сәүдә өлкәсе белән бәйле: ул утыз елдан артык төрле төбәкләрдә һәм Казанның төрле сәүдә оешмаларында сатучы, тәэминатчы, оператор, экспедитор, тәэминат инженеры һәм башка төр хезмәт вазифаларын үти.

М.Шаһимәрдәнов мәктәптә укыганда каләм тибрәтә башлый. Узган гасырның җитмешенче елларыннан башлап көндәлек матбугатта аның күп кенә хикәяләре басыла. Соңга таба прозаның зуррак, катлаулырак жанрларында да көчен сынап карый. 1992 елда «Казан утлары» журналында, 1995 елда Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккан «Кеше күңеле – карурман» повесте әдәби тәнкыйтьтә авторның заман темасын яктыртуда үзенчәлекле бер казанышы итеп бәяләнә. 1997 елда «Казан» журналында (№ 1–2) урнаштырылган «Яшь шагыйрь маҗаралары» повесте һәм «Казан утлары»ның 1998 елгы унберенче-уникенче саннарында басылган «Татлы агу» романы заманның әхлакый проблемаларын үзәккә алып тасвирлау юнәлешендә автор каләменең әсәрдән-әсәргә чарлана һәм кыюлана баруы турында сөйлиләр. 2004 елда исә язучының сайланма хикәяләре тупланган «Без әле шулай яшибез» дигән икенче китабы да дөнья күрә.

М.Шаһимәрдәнов – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кеше күңеле –карурман: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 206 б. – 5000 д.

Без әле шулай яшибез: хикәяләр. –Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 175 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

А б д у л л и н З. Мәхәббәт һәм мөстәкыйльлек хакына // Шәһри Казан. – 1993. – № 167.

К а м а л о в Б. Карурмандай күңел серләре // Заман-Татарстан. – 1996. – № 10.


Язучылар