Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рүзәл Мөхәммәтшин: «МИН ЧИШМӘ АЧТЫМ!»

Рүзәл Мөхәммәтшин дигәндә, җитди шигырьләр язучы, җитди кыяфәтле абый күз алдына килә. Әйе, талантлы, саллы сүзле, җитди шагыйрь ул. Тирән фикерле язучы, җәмәгать эшлеклесе. Әмма ни җитди абый-апалар да кайчандыр нәкъ синең кебек шук бала булган бит. Алар да нәкъ синеңчә шаярган-көлгән, футбол уйнаган, кичтән йокларга, иртән торырга яратмаган, мәктәпкә йөргән… Рүзәл абыегыз белән менә шула хакында сөйләштек без.

– Бәләкәй Рүзәл нинди иде икән? Малайчакны искә төшереп алыйк әле.

– Төрлечә булганмындыр инде. Артык тынгысыз, шук, дип шактый шелтәләгәннәре дә истә. Мәктәпкә кергәнче көне буе җил куа идем. Кышын, дус-иш белән бергә, кар асты юллары, «окоплар» казып, «йорт»лар салып мәш килә идек. Бияләй катканчы. Бармаклар суыкны тоймас дәрәҗәгә җитеп өшегәнче. Безнең чаналар әллә нинди текә-текә тауларны буйсындыра иде!

Җәен бөтенләй бәйдән ычкынуым истә. Өйгә кунарга гына кайтыла иде. Салда йөзү, агач башында шалаш кору, җәя-ук ясап уйнау, велосипедта җилдерү… Берничә тапкыр мәтәлеп башны ярдым. Берничә тапкыр күлдә бата яздым. Кыскасы, гап-гади вакыйгалар. Безнең заманда малайчак шундый иде. Әмма мәктәп бусагасы аша узу мине ярыйсы гына үзгәртте.

 

– Кайсы мәктәптә укыдың? Нинди укучы идең?

– Башлангыч белемне туган авылымда – Кукмара районының Татар Толлысы мәктәбендә алдым. Монда уку рәхәт иде. Якын. Дәресләр безнең телдә уза. Бишенче сыйныфтан күрше авылга йөреп укыдым. Юл тугыз чакрымга озайды. Көн кыскарды. Җитмәсә, «кушылучы» – «слагаемое»га, «ия» – «подлежащее»га әйләнде.

Алай да, начар укучы булмаска тырыштым. Чирекне «дүрт»ле, «биш»ле билгеләренә тәмамлый идем. Аеруча тарих, география, татар һәм урыс телләре, әдәбият, геометрия, физика фәннәрен яраттым.

 

– Шагыйрьләрне шагыйрьлеге – сабыйлыктан ук, диләр. Рүзәлне шагыйрь итеп кем, нәрсә тәрбияләде соң?

         – Орлыкны табигать үзе сала, диләр бит. Кешегә аны үстереп җибәрергә генә кирәк. Минем очракта да, бәлки, шулай булгандыр.

Хәреф таный башлагач ук мин китап укуга гашыйк булдым. Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Сергей Аксаков, Агния Барто, Самуил Маршак, Хәкимҗан Халиков, Әнәс Кари кебек авторның әсәрләрен, халык авыз иҗатын онытылып, ләззәтләнеп укыдым. Мондый вакытларда, әйтерсең, күкнең җиденче катындагы болытларга чалкан ятып йөзә идем.

Тора-бара үземнең дә әсәрләр язасым, фотографиямне газета-журнал битләрендә, китапларда күрәсем килү теләге уянды. Һәм, көннәрдән бер көнне, кулга каләм алып, шушы хыялымны тормышка ашыра башладым…

 

– Менә шул хакта – беренче шигырең турында сөйлә әле.

– Шигырьгә кадәр әкият язып карадым әле мин. Бик җиңел иҗат ителде ул: койрыгы бозга каткан бүре вакыйгасын, мультфильмнан күреп, үз сүзләрем белән кәгазьгә күчердем генә. Өлкәннәр бу әкиятне белмидер, дип уйладым. (Алар мультфильм карамый бит инде!) «Әсәр»емне әти берсүзсез ошатты. Үсенеп киттем. Әнигә күрсәтәсе дә булмаган, югыйсә. Ул минем хәйләне шунда ук фаш итте: «Икенче юлы язсаң, үзеңнекен яз», – диде.

Бик озак вакыт сюжет-вакыйга уйлап таба алмый интеккәннән соң, мин башаяк шигърияткә күчәргә булдым: анда хисләреңне җиткерү дә җитә кебек иде. Беренче шигыремнең төзелешен яхшы хәтерлим. Дүрт строфа. Һәр юлда – гаиләбезнең берәр әгъзасына эндәшү һәм башкарган эшем турында хәбәр итү, мактану. Ягъни, болайрак:

Әти, мин утын ярдым!

Әни, мин мичкә яктым!

Бабай, мин су китердем,

Әби, мин чишмә ачтым!

Исемен «Чишмә ачтым» дип куйдым. Соңрак, күпмедер гомер узгач, шундый ук исемле тагын бер шигырьгә юлыгып аһ иттем. Авторы Шәүкәт Галиев иде. Бик нык кәефем кырылды. Аның әсәре минекенә караганда күпкә яхшырак иде шул.

 

– Иң истә калган (гадәттә, хәзер иң үкенгән) балачак шуклыгы ни булды?

– Мин әле дә берәр эшкә тотынганчы «азагы үкенечле булмасын иде» дип телим. Һәм үкенмәслек итеп эшләргә, яшәргә тырышам. Нәтиҗәдә һәр ялгышым, хаталануым – тормыш тәҗрибәмә әйләнә. Аларның һәрберсе мине баета гына.

 

– Мәктәптән соң Чаллыга юл тоттың дип беләм…

– Чаллы минем өчен балачактан таныш, якын һәм кадерле шәһәр булды. Мин җәйге каникулда ел саен абый-апаларга кунакка килә идем. Төз, киң урамнары, яшеллектә утырган камил йортлары, ишегаллары, Җиңү паркы, Энтузиастлар бульвары (һәм Илдар Хановның андагы гаҗәеп скульптуралары), Сабантуй мәйданы… Боларны искә төшерүгә, бүген дә күңел күгемә кояш менеп кунаклый. Мин Боровецкое чишмәсенең зур бер торбадан гына гыйбарәт чагын да хәтерлим әле!..

Кыскасы, мәктәпне тәмамлаган 2006 елда мин һич кенә дә гайре табигый эш эшләмәдем. Мин Чаллыга яңадан каникулга килдем дә… биредә калдым гына. Казан үзенә дәшеп алганчы.

 

– Казанга «Мин шагыйрь булам» дип килдеңме?

– Юк. Ул вакытта мин үземне бик зур шагыйрьгә саный идем инде. Моны бөтен дөньяга (шул исәптән, Казанга да) раслыйсы гына калган иде.

Хәзер аңлыйм: шагыйрьлеккә гомер буе барырга кирәк икән. Әле алай да барып җитә алырсыңмы? Һәрхәлдә, мин бүген дә шуңа омтылып яшим.

 

– Әти кеше буларак нинди син? Рүзәл әтинең олан тәрбияләүдә алтын кагыйдәләре бармы, нинди?

– Дөньяның үзем аңлаган кадәрен балаларга да җиткерергә тырышам. Яхшыны начардан аера белүләрен телим. Олыны – олы, кечене кече итүләрен. Кан биргән, җан биргән, тел биргән халкын яратуларын. Минем бүген нинди әти булуымны (начармы? яхшымы?) киләчәк күрсәтер, Аллаһ боерса.

 

– Идел синең язучы булуыңны аңлыймы? Ничек кабул итә? Аңа кызыклымы бу? 

– Язу-сызу белән мәш килүемне белә, әлбәттә. Ләкин потенциалымның чиген-чамасын тоемлап бетерми: китапханәмдәге барлык китаплар, аның фикеренчә, минем тарафтан язылган. Әле өч кенә китап чыгардым, дип аңлатып карыйм үзе…

Икенчедән, мин зуррак яшьтәге укучылар өчен язам бит. Ихтимал, балалар әдәбиятын да колачласам, Иделгә әтисенең кем булуын аңлау җиңелрәк бирелер иде.

 

– «Көмеш кыңгырау» укучыларына киңәшләрең?

Сау-сәламәт, иманлы, игелекле, тәүфикълы булыгыз. Газиз халкыбызны, аның телен, рухи һәм матди мирасын, гореф-гадәтләрен яратыгыз. Шул вакытта сезне бәхет берничек тә урап уза алмас. Һәм… хыялланыгыз! Чын күңелдән хыялланганда алар һәрвакыт чынга аша!

(«Көмеш кыңгырау» )

Язучылар