Драматург Мансур Гыйләҗев авыр хәлдә больницада ята, дип борчылган идек. Аллага шөкер, хәзер ул реабилитация үзәгендә тернәкләнеп килә. Рузилә Мөхәммәтованың бу интервьюсы – язучының больница палатасыннан. Мансур Гыйләҗев үзе өчен борчылучыларга рәхмәтләрен җиткерә.
– Мансур, син бит инде үлеп терелгәнсең – «теге» дөньяны күреп кайткан кеше, дип аңлыйм. Бармы ул «теге» дөнья?
– Юк дип уйлыйм мин. Сизмәдем, тоймадым, анда караңгылыктан башка бернәрсә дә юк бугай… Шулай дип уйлыйм.
– Син, «теге» дөнья юк, дип әйтмәкче буласыңмы әллә?
– Мин аны күрмәдем, сизмәдем, тоймадым…
– Шунда таба китеп баруың, шул юлда булуың хактыр бир инде?
– Хак… Йөреп кайттым… Бернәрсә күрмәдем… Калсам да була иде. Бик җиңел икән анда, җайлы…
– Караңгылык, дисең бит, калып нишлисең инде анда?! Дөрес иткәнсең син кайтып. Анда бер әйбер дә булмагач…
– Монда да инде әллә ни эш юк… ләззәтләр көн саен кими бара. Тегендә ләззәтле тормыш күрсәм, шунда кала идем бит… бәлки, шуңа күрә миңа анда берни дә күрсәтмәгәннәрдер. Шулайдыр… Күрсәткән булсалар… мин бит ләззәтләргә, күңелле тормышка, куражга өйрәнгән кеше… ни дә булса күрсәтсәләр, мин анда калыр идем.
– Ни дә булса бардыр инде ул, Мансур. Бәлки, син генә күрмәгәнсеңдер…
– Барып җитә алмаганмындыр, мөгаен. Бәлки, бардыр. Теннисси Уильямсның гениаль сүзләре бар: «Каядыр биектә күкләрдә бар бит кемдер. Кемдер бит мине ярата, кемдер мине саклый». Аллаһ дип тә, Ходай дип тә әйтми ул, кемдер, дип әйтә. Мине дә кемдер саклап калды, дип уйлыйм мин. Йөрәк бит ярты сәгать эшләмәгән…
– Син арттырып сөйләргә дә оста инде…
– Юк-юк! Врач ачыктан-ачык әйтте: «Тагын 15 минут эшләмәсә, китә идең», – диде. Ә кинода күрсәтәләр – 2 минут… Юк, алай түгел. Кислород килмәгәч, бөтен органнар туктап тора, ди. Кислород биргәннәр, бөтен тәнне аппаратлар белән тутырганнар. Эшләп киткән…
– Тормышка яңадан кайткач, яшәү рәхәт, дигән уй тудымы?
– Юк, юк, юк… чөнки проблемалар бик күп тупланды соңгы вакытта. Шәхси тормышта, гаилә, балалар белән… әзрәк пессимизм бар.
– Депрессия – синең яраткан халәт инде.
– Әлегә бернәрсә дә әйтә алмыйм. Бернинди рәхәтлек тә тоймадым. Гәрчә больницалар әйбәт, врачлар да әйбәт карый.
– Синең Мансур Гыйләҗев булуыңны белеп, аерым мөнәсәбәтме?
– Бу мәсьәләне Ирада Хафизҗановна контрольдә тота. Хатын аның белән элемтәдә.
– Бу инде – үзеңнең кирәклегеңне тою өчен бер сәбәп. Ә син пессимизм дисең.
– Әйе. Ташламадылар. Көн саен хәл белергә бик күп кешеләр килә: туганнар, коллегалар… Язучылар берлегеннән, Кинематографистлар берлегеннән… Дөресен генә әйткәндә, кайбер көнне яныма керергә кешеләр чират тора. Больницада яткан кешенең килеп хәлен белергә кирәк икән. Бик кирәк!
– Ә үзең кеше хәлен белә идеңме?
– Юк шул! Мин моны хәзер аңладым. Дусларым больницада ятканда да, беркемгә дә барганым булмады. Зур ялгышлык булган. Барырга кирәк икән. Алла кушып, больницадан терелеп чыксам, аякта йөри башласам, бөтен дуслар-туганнарның хәлен белергә мин киләчәкмен. Мин шуны аңладым.
Больницада ятканда, мин тагын бер нәрсәне аңладым. Минем белән бер палатада – яраланып кайткан бер егет… Алабуга егете…
– СВОдан яраланып кайтканмы?
– Хәзер мин андагы хәл турында аны күреп кайткан кеше аша беләм.
– Хәзер бу белү моңарчы белгәнгә караганда карашыңны үзгәрттеме?
– Хәрби операциягә карата карашым нык үзгәрде. Башкача бәяли башладым.
– Карашың ничек үзгәрде соң?
– Әлбәттә, операция кирәк иде. Минемчә, аның нигезендә «теге яктан» акча эшләү ята. Бары тик акча эшләү. Монда бит бер идея дә юк. Миңа татар егетләре бик жәл. Бу – безнең генофонд. Безнең иң зур байлык, әлбәттә, хатын-кызлар, икенче урында – безнең егетләр. Анда бит хәлсез, бетәшкән егетләрне алмыйлар. Иң яхшылары алына. Миңа калса, «тегеләр» акчаны тупладылар бугай инде…
– Туктасалар да ярыймы?
– Әйе. Иске коралларын бетерделәр, складларын бушаттылар. Татар егетләре, рус егетләре, украин егетләре, чечен егетләре бик жәл. Инде сөйләшергә була, Киевка да үз малайларны утыртырга да, шуның белән бетә. Боларны язарга ярыйдыр бит?
– Ярыйдыр инде. Син бит, СВОга каршы, димисең. Американы сүгәсең…
– Мин хәзер дә каршы түгел булыр идем… егетләр жәл бит.
– Ә элек башкачарак мөнәсәбәттә идеңме? «Минем зур илдә яшисем килә», – дигәнең бар…
– Хәзер дә шулай. Мин илнең бөтенлеген саклау яклы. Россия таркала башлый дип, кемдер шатланып йөри. Таркалырга ярамый. Таркала башлагач, үзара сугышлар башланачак. Татар белән башкорт сугыша башласа… Удмуртлар, башкалар… Ә Себерне, андагы байлыкны бүлә башласалар…
– Ягъни, төп концепцияң үзгәрмәде…
– Төп концепция – безнең илебез үз чикләрендә калсын. Киңәйсә ярый. Белоруссия керсә, мәсәлән, каршы булмас идем. Керәчәк тә ул.
– Димәк, шул егет сине бу темага уйларга этәрде.
– Әйе, ул үткән елның декабрендә яраланган. Хәзер инде сентябрь, ә ул әле аягына баса алмый. Хәле бик авыр. Андый егетләр анда бик күп. Мин безнең егетләрне жәлләдем. Бу хәлләр дәвам итсә, тагын егетләр кирәк булачак бит.
– Син киләчәктә язучы буларак бу темага тотыныр идеңме?
– Идея булса, эшлим. Мине бөтен темалар да борчый. Яза башлау өчен таяну ноктасы кирәк. Кызык язмыш, кызык ситуация, кызык мохит… «Микулай», мәсәлән, мохит. Әле менә бер притча укыдым да, ул мине бик кызыксындырды. Күптән андый кызыклы әйбер укыганым юк иде. Шуның нигезендә әсәр язарга уйлыйм.
– Терелеп чыккач та иҗатка утырасың инде?
– Чыккач та утырам. Ул либретто булачак, Алла кушса. Минем әле андый жанрда эшләп караганым юк. Либретто язып карыйсым килә. «Микулай»га алынганда, монопьесалар язганым юк иде. Аны эшләү кызык булды…
– «Микулай» дигәннән, этнотриллер буенча бер очрашуда ниндидер психолог Микулайны бик ямьсез тасвирлагач, син, үпкәләп, чыгып киткән, ди. Үзең сөйлә әле шул вакыйганы.
– Булды андый очрашу. Үпкәләп түгел, егетләр ресторанга чакырды – шуңа чыгып киттем. Нишләп үпкәлим? Мин ул психологларның үзләрен… алар бөтенесе тиле. Ул бит Микулайны «шизофреник» дип атады. Ә нәрсәгә нигезләнеп әйтә ул аны? Микулай – авылда ялгыз калган кеше. Әнисен, хатынын, беренче мәхәббәтен, үлгән балаларын, авылдашларын сагынып яши. Бу – шизофренияме? Ул – иҗади кеше. Шуңа ул аларның сурәтләрен курчак формасында эшләгән. Бу – җүләрлекме? Бу – табигый түгелдер, шулай да минем өчен ул – оригиналь һәм иманлы кеше. Ул якын кешеләрен сагына, һәм аларны сурәтләвендә бернинди җүләрлек күрмим. Икенчедән, «Микулай» –документаль әсәр түгел, ул әдәби әсәр. Димәк, безнең психологыбыз тормышны да, сәнгатьне дә аңламый. Миңа бик кызык – ул психолог «Микулай» пьесасын яки сценариен укыганмы икән? Шикләнәм.
– Син анда бу фикерләреңне аңлатып әйттеңме?
– Әйттем. Мине аңладылар һәм кул чаптылар. Ул психолог: «Тагын бер шизофреник чыкты», – дип, миннән көлеп утырды инде.
– Билгеле психолог, диделәр аны.
– Билгеле. Хәзер психологлар турында да сөйләшербез. Микулай – ул көтүче малае һәм көтүче булырга хыялланган. Андый кешеләр була – мин андыйларны беләм. Һәр кеше академик булмый. Бу кеше үз гомерендә бер генә китап укыган – Антуан де Сент Экзюпериның «Ночной полет» китабы. Аның башка китабы юк. Күрше йортта шул бер китапны тапкан. Ул шул китапта язылганга ышана, чөнки Экзюпери ышандырырлык итеп яза. Ул, караңгыда самолетлар ничек оча дип уйлап, төн саен учак яккан. Бу – шизофрения түгел, изгелек. Кеше бит нәрсәгәдер ышанып яшәргә тиеш. Бу летчиклар финалда: «Бүген бик якты», – диләр. Димәк, алар да аның белән контактта торган. Алар аны күреп очканнар. Бөтен дөньяны шизофрениклар диикме? Бу – кешеләрнең бердәмлеге.
Ә психологлар бөтен кешене «шизофреник» дип әйтә. Мин иң яратмаган һөнәр ияләре – психологлар. Безнең гаиләне таркатып бетергән кешеләр дә – психологлар. Чөнки минем хатыным да психологлар курсларына йөри башлаган иде. Анда хатын-кызның башына «син ирекле булырга тиеш» дигән әйберне кертәләр. Хатын-кыз ир-атка буйсынырга тиеш түгел, үз язмышын үзе карарга тиеш – бу бүгенге психологлар карашы.
– Димәк, синдә аларга карата билгеле бер караш формалашкан.
– Мин беләм аларның кем икәнлеген – психологлар һәм алар тирәсендә йөргән хатын-кызларны…
– Бу – алар өчен акча. Барысы да акчага кайтып каладыр.
– Әйе. Алар акча эшли. 90 процент хатын-кыз ялгыз, бер бала белән…
– Хатын-кыз психологка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган икән, димәк, аны гаилә тормышы, аерым алганда, ире канәгатьләндерми, дигән сүз. Дөньясы түгәрәк булса, йөрмәс иде ул анда.
– Иргә якынаерга, аны хөрмәт итәргә кирәк. Элек ир-ат сугышка китсә һәм кайтмый калса, аның якын ир туганы нишләргә тиеш иде? Тол калган хатынга мәҗбүри рәвештә өйләнергә тиеш иде. Хәзер заман үзгәрде, һәм хатын-кызга гаилә кирәк түгел. Шушы психологлар армиясе, блогерлар армиясе барлыкка килде. Аларның берсенең дә ире юк, «гаилә» дигән нәрсәне ишетәселәре дә килми. Минем өчен изге кеше булган Микулай алар өчен шизофреник…
– Алайса психологларны сүгеп аттык…
– Монда ятканда, дәвалаучы врач минем янга психолог та киләсен әйтте. Бу – реабилитация программасына керә икән. «Бик яхшы, мин аларны бик яратам. Психолог килгән көнне миңа ак халат бирерсез – әйбәтләп дәвалармын мин аны», – дидем. Аннары врач: «Ул сезнең янга килергә курыкты. Кем икәнегезне белде», – диде. «Жәл», – дидем.
– Психологлы дөнья мәсьәләсендә перспективалар ничек инде безнең?
– Минем «Бичура» пьесасында ул хакта язылган. Иманны югалту, дөрес булмаган юлдан бару, гаилә институтын җимерү һәм төп инстинктларны югалту – афәт дип атала. Шундый афәтләр башланганда, тагын да көчлерәге килә – сугыш, эпидемия, сизәсезме?.. Аны «бичура» дигән бер затлар китерә. Мин хәзер аңлаткан афәттән дә бичура киләчәк, һәм кеше иманына кайтырга тиеш була. Шуннан соң нормаль тормыш, гаилә институтын кире кайтару башлана. Европада гаилә институты бетеп бара…
– Ягъни, син сугыш, эпидемия кебек афәтләр рәтенә психологларны да куясың…
– Әйе. Гаиләне юкка чыгару кебек афәтләрне тормышка ашыра торган армия.
– Хатыным бүген килә, дисең бит әле. Күпме зарлансаң да, синеке булып калды.
– Шуннан нәрсә? Анысы бит аның – минем көч белән. Бер яктан мин көчсез булсам да, икенче яктан үземне көчле һәм хәлле кеше дип саныйм. Әби-бабай, әни-әти өйрәткәннәр минем күңелемдә. Мин шуның сагында торырга тиеш. Кыскасы, мин Микулайны сәламәт кеше дип саныйм.
– Бу җәмгыятьтә үзеңне дә Микулай итеп тоймыйсыңмы кайчакта? Җәмгыять сине һәм әсәрләреңне аңлый кебекме?
– Аңлый. «Бичура»ны куялар бит. Мин драматургиядә әз генә алданрак язам, дип уйлыйм. Мине бүген аңламаска мөмкиннәр. Моннан 40 ел элек Фәрит Бикчәнтәев «Бичура»ны куйган иде бит. Аны аңламадылар. Хәзер күпме театр куйды, тагын бер театр җыена. Мин: «Куймагыз инде «Бичура»ны», – дим. Башка пьесалар да бар бит. Хәзер «Көлмәгез, мин үләм» комедиясен дүртенче театр куя. Ул 25 ел элек язылган иде. Хәзер язганнары 10, 15, 20 елдан куелачак, дип ышанып язам.
– Быел Бөтенроссия драматурглар семинары кысаларында Туфан абый авылында Түбән Кама театрының театральләштерелгән тамашасын карадык. Шунда «Көлмәгез, мин үләм»нән дә өзек бар иде. Анда бит кешене тормышка кайтару өчен сәбәп эзләү турында сүз бара. Бу – синең авыр хәлдә яткан көннәрең иде. Шуны караганда, Мансурны ничек тормышка кайтарырга дип, елап утырдык.
– Ул пьеса нигезендә тирән фикер ята – кешегә өмет һәм нәтиҗә кирәк. Кешегә дөньяда кызык булырга тиеш. Кеше тормышта тырмашып исән калырга тиеш. Битарафлык, эшсезлек, ялгызлык кешене бетерә. Кеше көн саен үзенә кызык эш, яңа һөнәр табарга тиеш. Ул фикер дөньядагы башка әсәрләрдә дә бар.
– Иҗат кешесе өчен – әсәренә кызыксыну булу, драматург өчен әсәре куелу – тормышка кайтара торган әйберме? Депрессияләрне чигендерәме?
– Нык чигендерми, дөресен генә әйткәндә. Яшь чакта шулкадәр нык шатлана идем. Хәзер – бик яхшы спектакль булса гына.
– Соңгы тапкыр нәрсәгә сөендең?
– Әлмәттә «Микулай» бик яхшы куелган иде. Миңа нык ошады. Аны хакас егете Марас Чеббур, нәкъ мин язганча, әсәрне аңлап куйган иде. Рафик Таһиров, яратып, бик яхшы уйный. Бу мине сөендергән иде.
– Сине хәзер нәрсә сөендерә ала? Сөенү өчен нинди дәрәҗәдәге вакыйга кирәк?
– Мине хәзер тыныч тормыш сөендерә ала. Тыныч гаилә тормышы. Шуны таба алмыйм.
– Хатыныңның яныңда күгәрчен кебек гөлдерәп йөрүе кирәкме?
– Әйе. Балалар, оныклар… Мин спорт-сәламәтләндерү комплексына йөрим. Анда минем кебек пенсия яшенә җитеп баручылар өчен тирән булмаган бассейн бар. Анда 70 яшь тирәсендәге бер пар йөри. Алар гел җитәкләшеп йөриләр, хәтта йөзеп барганда да сөйләшәләр…
– Сиңа шул җитми алайса.
– Миңа шул җитми. Мин сөйләшергә яратам. Анатолий Эфрос репетицияләрендә артистларга: «Мин сезгә бер фикер әйткәндә, сездән ике фикер көтәм, сезгә дүртне кайтарыр өчен», – дигән. Тормыш шулай барырга тиеш. Минем хатын кайчакта берәр кеше турында: «Ул – иҗади вампир, аралашма», – дип әйтә. Леонид Жуховицкий: «Чем больше отдашь, тем больше вернется», – дигән. Нинди кое чистарак? Суын күбрәк алган кое. Энергияңне бирүдән куркырга кирәк түгел. Алсыннар! Миңа шуңа күрә аралашу кирәк. Хәзер аралашу бетте, дөресен генә әйткәндә. Шуңа шул бассейнга йөргән парга сокланып карыйм. Алар гомер буе бергә яшәгән…
– Мансур, аралашу һәм игътибар җитмәсә, ир кеше проблемасын сөяркә табып та хәл итә аладыр. Эльвира гафу итсен инде бу соравым өчен.
– Минем юк. Мин андыйга өйрәнмәгән.
– Бу – бер генә кешене ярата алуданмы?
– Минем Эльвирадан чибәррәк, акыллырак, кызыксыну тудыра торган хатынны очратканым булмады, дөресен әйткәндә. Мин хәзер дә андый хатын-кызларны белмим. Хатынымда мөселманча пөхтәлек бар. Татарда булган пөхтәлек гомумән башка милләтләрдә юк. Татарлар гел су тирәсендә яшәгән. Бер татар авылы да чишмәсез, инешсез түгел. Башка милләтләр сусыз да яши ала. Әни миңа балачактан ук бәдрәфкә кергәндә «көмеш»кә кагылганчы кулны юарга өйрәтте. Аны бездә «көмеш» дип әйтәләр иде.
Бу сөйләшү бик пессимистик булмыймы? Мин Сократның фәлсәфи фикерләрен яратам. Мин иң яраткан фикере: «Мин берни дә белмәгәнемне генә беләм». Хәзер көннән-көн шул фикергә якынлашып барам – мин аңламаган фикерләр арта бара. Кешеләр – ата-ана, балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне дә аңламыйм. Алай булырга тиеш түгел, дип уйлыйм. Эльвирага әйткәнем дә бар – үлгәндә дә Сократның шул сүзләрен әйтермен, дип уйлыйм. Дәвамын беләсеңме? «Башкалар хәтта анысын да белми».
– Син хәзер үзгәрәчәксеңме? Бу авыру сине үзгәртерме икән, әллә элеккеге тормышка кайтасыңмы?
– Мин бик өметләнәм. Үзгәрмичә булмый да. Мин аны үзгәртергә тиеш. Бу – миңа бер билге булды, дип ышанам. Язасым килә. Планнар бар…
– Сине Ходай саклап калган бит инде. Димәк, син әле бу дөньяга кирәк.
– Әйе, кемдер мине саклап калган. Язмыш дигән нәрсә бар инде. Язмыштан узмыш юк. Кешенең йөзенә карап та язмышы күренеп тора.
– Мансур, биредәге врачлар, дәваланучылар сине язучы буларак беләме? Кешеләр язучыны таныймы?
– Бик сирәк.
– Танымагач, кем өчен язасың соң син?
– Беренчедән, язганда мин ләззәт табам. Шул материалга кереп ләззәтләнәм, һәм бернинди депрессия калмый.
– Үзеңне канәгатьләндерү өчен язасыңмыни?
– Ә кем өчен язасың?! Сирәк куялар. Куйсалар да түләмиләр. Уңышлы спектакльләр тагын да сирәк. Мин пьесаны язам да онытам. Яңа тормыш белән яши башлыйм.
– Татар киносы темасы, кинематографист буларак Тукай премиясе алалмау кебек әйберләр әле сине һаман да борчыймы?
– Безнең хәзерге җитәкчеләр белән татар киносы булмый. Алар аны турыдан-туры әйтәләр. Мин мәдәният министры турында әйтмим, Ирада Әюпова белән бу хакта сөйләштек – ул безгә ярдәм күрсәтә. Бездә Тукай премиясен теләсә кемгә бирергә ризалар, тик «киношник»ларга түгел. Премия лаеклыларга бирелмәде. Кичә «Бибинур» фильмын «Культура» каналыннан күрсәттеләр. Шикарный фильм. Мин бик озак «Якут фильмы феномены» турында уйлап йөрдем. Таптым мин аның серен. Бик гади ул – тема. Минем остазым, фикердәшем Ризван Хәмид шулай дип әйтә иде. «Мансур, дөньяда бик күп темалар бар. Ләкин тиздән бер генә тема калачак – кеше һәм табигать». Чөнки кешенең табигатькә мөнәсәбәте дөрес түгел. Бу мөнәсәбәт сәламәт түгел…
– Экология турында әйтмисеңдер ич?
– Юк. Анысы – примитив тема. Монда – исән калу темасы. Фәлсәфи тема. Якутлар, үзләре белмичә, очраклы гына шушы темага чыкканнар. Чөнки алар шушы саф һәм көчле табигатьтә кешенең исән кала алуы турында уйлана. Бездә ул тема юк, чөнки андый табигать юк. Ә безнең тема турында Илдар Ягъфәров әйтте: «Безнең бик көчле тарихыбыз бар. Россия үзәгендә мөселман дөньясы яши, һәм ул исән». Бу – безнең серебез. Бу – могҗиза. Бәлки, бу – безнең темадыр.
Кино ул чир кебек. Беркем бернинди ярдәм күрсәтмәсә дә, бу чир бездә таралды инде. «Микулай» зур прокатка чыккач, минем туганнар «Родина» кинотеатрының бер залында соңгы 2 билетны алганнар. Хәзер Байбулат Батуллинның «Ядәч»ен мактыйлар, бернәрсәне мактамый торган Миләүшә Хәбетдинова да мактаган. Батулланың балалары бик талантлы.
– Әйе, әйбәт кино. Мансур, синең күңелеңдә шигырь яки җыр туамы?
– Юк. Әтинең энекәше Алмаз Гыйләҗев композитор булса да. «Мәтрүшкәләр» бит – аның җыры.
– Белми идем. Ә синең «Казан егетләре»ндә…
– Анда халык җырлары иде. Аларны әти табып бирде. Әти яшьтән үк авылларда йөргәндә җырлар язып барган, миңа җыр эзләргә шул көндәлекләрен бирде. Аларның авторы юк. «Бичура җыры»ның да авторы юк, халык җыры. Миңа хәтта ул җыр өчен акча да килгәне булды. Мин яшь чагында русча шигырь язып карадым да, моның минем юлым түгеллеген аңладым. Проза да язып караганым бар. Хәзер дә яза алыр идем, ләкин аның белән кая барыйм?!
– Син, прозаиклар кирәкмәгән эш эшләп ята, дип әйтергә телисеңмени?
– Китап чыгару кыен. Акча түләмиләр. Кызык түгел миңа, кыскасы.
– Мансур, элек халык язучыны укыган. Ә хәзер халык сезнең арттан түгел, блогерлар артыннан бара. Үзегез кулыгыздан ычкындыргансыз түгелме халыкны?
– Дөрес әйтәсең. Хәзер аңлатам. Яраткан философым Сократ сүзе белән аңлатам. Сократның укучылары күп булган, аның фикерләрен язып барганнар, ул аларны иманга тарткан. Сократтан сораганнар: «Син кешеләрне укытасың, агартасың. Ә бит укучыларыңның теләсә кайсысын Афина гетерасы чакырса, үзе белән алып китәчәк». Сократ әйтә: «Ул аска тарта, мин өскә күтәрәм. Өскә менүе авыр, аска төшүе бик җиңел», – ди. Язучылар артыннан бару – өскә менү, блогерлар артыннан бару – түбән төшү. Түбән төшү җиңел генә түгел, җайлы һәм ләззәтле.
– Җыр дип сүз башлаганда, эстрада турында сорамакчы идем. Бәлки, эшсезлектән музыка тыңлап ятасыңдыр.
– Эстрадада безнең мактанырлык бер әйбер дә юк, мактанырлык бер җырчыбыз да юк. Чөнки алар яхшы яши: начар гына җырчыны да туйларга, концертларга чакыралар, яхшы машиналарда йөриләр. Тормыш рәхәт булгач, аларның яңа формалар эзләргә омтылышы юк. Тормышлары читен булса, шәп җырчылар барлыкка килер иде.
– Ә чишелеш? Аларның тормышын начарлатыйкмыни инде?
– Мин сәбәбен аңлаттым. Чыгу юлын белмим. Хәлләрен начарлатып булмый. Әмма җырчы булсам, миңа алар кебек эшләргә оят булыр иде. Берсе дә хәрәкәтләнә белми. Сәхнәгә чыксаң, биергә өйрәнергә кирәк бит. Аларның нинди генә җырын тыңласаң да, мин бит инде моны кайчандыр бер ишеткән идем, дип тыңлыйсың. Ә үзбәкләрнең, төрекләрнең эстрадасы нинди көчле! Үрнәкләр бар бит. Казахларның Димашы – могҗиза… Ә безнең хәчтерүшләр…
– Кемнәр хәчтерүш икәнен дә язабызмы?
– Юк, беркемгә авыр сүз китермибез.
– Күңелгә үтеп керә торган җырлар бардыр бит?
– «Ай былбылым», «Син сазыңны уйнадың»… Әлфия Авзалова, Илһам Шакировлар тетрәндергеч итеп җырлый иде…. Беләсеңме, хәзер татар җыр сәнгатендә кем иң яхшы була алыр иде? Рамил Төхфәтуллин. Ул гениаль җырчы булыр иде. Ул бит җырга кереп китә. Драма артистлары яхшырак җырлый, чөнки алар җырны аңлый. Мин моны дустыма куштанланып әйтмим.
– Мин Рамилнең сәхнәдә булмавын авыр кичерәм. Шундый талантыбызны куллана алмавыбыз бик начар. Әллә аның сәясәткә китүе – үсешме?
– Юк. Алай түгел. Рамил – актив кеше, аңа яңа форма кирәк. Дамир Сираҗиев та шундый иде. Аларга театр гына тар, зур дәүләти сәхнә кирәк. Рамил – шәп депутат. Аның театрдан китүе – безнең өчен зур югалту. Мин аның Качалов театрында 2 сезон эшләвен күргәч, безнең театрның нинди көчле булуын тагын да аңладым. Анда Рамил «йөзә» иде.
– Мансур, әйдә комедияләр турында да сөйләшик әле. Синең соңгы язган пьесаларың комедия жанрында бит. Комедияләрдә аракы-шәраб еш кулланыла. Комедия өчен алкоголь мәҗбүримени соң? Кешене болай гына көлдереп булмыймы?
– Алкоголь юлы белән барганда язуы җиңел. Алкогольсез авыррак. Чөнки сюжетта күп әйберне «эчкән дә башын югалткан» дип акларга була. Аракысыз язып кара! Мин хәзер аракысыз язам – соңгы пьесаларым аракысыз. Алга таба берсенә дә аракы кертмәячәкмен.
Бөтен рус комедияләренең сюжеты эчүгә нигезләнгән. «Ирония судьбы» фильмын алыйк. Мин, мәсәлән, безнең министрлыкка шундый пьеса алып килсәм, мине шундый күткә тибеп чыгарырлар иде. Мәсәлән, Казанда мужиклар мунчада дуңгыз булганчы эчәләр дә, ялгышып берсен Чаллы автобусына утыртып җибәрәләр. Ул тегендә исерек килеш бер хатын-кыз белән таныша. Бу – безнең иң атаклы комедия. Ул исерек ирнең авызыннан нинди ис килергә тиеш, ә бу хатын аның белән үбешә. Бу – нормальномы? Миңа болар аңлашылмый.
– Элек тә аңлашылмый идеме? Әллә хәзер аңлашылмый башладымы?
– Хәзер. Минем «Казан егетләре»нең башы дә аракыга нигезләнгән иде, ничек популяр барды! Эчәләр инде. Татар аракы эчмимени? Мин үземә авыррак бурыч куям.
– Иҗатың да алкогольсез буламы?
– Әйе. Алкогольсез иҗат итү кыенрак.
– Исерек килеш иҗат итеп буламы? Әллә эчү ул – иҗат арасындагы бер «ял»мы? Син исерек килеш язаласыңмы?
– Юк. Фикерләр килә.
– Ә ул фикерләр айныганчы торамы соң?
– Мин аларны язып куям. Алар – эш материаллары. Исерек вакытта фикер тагын да яхшырак килә.
– Ә алар адекват фикерләр буламы?
– Әйе. Аек булмаганда, баш тиз эшли. Оригиналь фикерләр килә. Тагын кызык сорауларың бармы?
– Бетте кебек. Тагын сине борчыган темалар калмаса…
– Мине ЛГБТ темасы борчый.
– Минем ул тема турында уйлаганым да юк.
– Болай барса, без бетәбез. Кешенең ир кешеме, хатын-кызмы икәнен аңлап булмасын инде…
– Без моның өчен Көнбатышны гаепләргә тиешме?
– Шуннан килә бит инде.
– Элек татар белән урыста «зәңгәрләр» булмаганмыни?
– Сирәк, очраклы, авыр ситуацияләр нигезендә. Киң таралмаган.
– Сүзләр йөри иде инде.
– Сүзләр йөргәндер. Мәсәлән, минем әтинең гомере буе бер дусты булды. Тирәсендә хатын-кызлар булмагач, аның турында сүзләр йөри иде. Мин үзем, өлкәнәйгәч, әтидән бу кеше турында сорадым. «Юк, аны табигать шулай тудырган. Аны ул як кызыксындырмый иде», – диде.
– Мансур, бу интервьюда кемнәрне мактыйбыз?
– (Көлеп җибәрде.) Һәр интервьюда дусларым турында әйтәм. Мин больницада ятканда, Ркаил Зәйдулла килде, Рамил Төхфәтуллин борчылып шалтыратты, Бикчәнтәевлар акча да күчерделәр, Илдар Ягъфәров белән дә элемтәдә. Искәндәр Гыйләҗев та килде. Аларга һәм миңа ярдәм күрсәткән барча кешеләргә бик зур рәхмәт!
https://intertat.tatar/news