Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Моталлапов Әмирҗан

Язучы-прозаик һәм журналист Әмирҗан Закирҗан улы Моталлапов 1934 елның 23 июнендә Татарстанның Актаныш районы Мерәс авылында крәстиян гаиләсендә туа. Сугышның беренче елында ук әтисе Закирҗан фронтта хәбәрсез югалып, ятим калган өч бала әниләре Һаҗәр тәрбиясендә үсә. Арада иң өлкәне буларак, Әмирҗан тугыз яшеннән колхоз эшенә катнаша башлый. Туган авылында — башлангыч, күрше Теләкәй авылы мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң ул бер ел колхозда эшләвен дәвам иттерә. 1950-1953 елларда Актаныш урта мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт шул ук районның Чат җидееллык мәктәбендә физкультура, сызым һәм физика укытучысы булып эшли. 1954—1957 елларда Ленинград хәрби округының хәрби авиация частьларында гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, Ә.Моталлаповның бөтен хезмәт юлы, ике ел чамасы (1962-1964) район башкарма комитетының финанс бүлегендә участок инспекторы булып эшләвен исәпләмәгәндә, тулаемы белән журналистикага бәйле. 1989 елга кадәр ул Актаныш район газетасы редакциясендә әүвәл бүлек мөдире, аннары җаваплы секретарь һәм баш редактор урынбасары булып эшли. Хезмәт юлының соңгы дүрт елын ул Актаныш район матбагасы директоры вазифасында тәмамлый. Әмирҗан Моталлапов — профессионал журналист. Читтән торып укып, 1965 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала, 1960 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, 1991 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Ә.Моталлаповның матур әдәбият өлкәсендә беренче иҗади тәҗрибәләре республика матбугатында узган гасырның сиксәненче елларыннан «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре» газеталары битләрендә күренә башлый, соңга таба «Шәһри Казан», «Татарстан хәбәрләре», «Мәдәни җомга», «Мәгърифәт» газеталары, «Сөембикә», «Аргамак», «Идел» журналларында күп кенә хикәяләре, повестьлары басыла. 1994-1999 еллар аралыгында «Аргамак» журналында «һәр чорның үз чире», «Рәнҗеш», «Исәнме, авыл!», «Казан утлары»нда «Нигез» исемле дүрт повесте дөнья күрә.
Әмирҗан Моталлапов әдәби әсәрләренең төп темалары — авыл хәлләре, җир кешеләренең тормыш-көнкүреше, гыйбрәтле язмышлары, өмет-хыяллары, реаль чынбарлык вакыйгалары.
Ә.Моталлапов — 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Данлы юллар һәм еллар: документаль повесть. — Актаныш, 1991. — 62 б. — 500 д.
Без — Актанышныкылар: очерклар. — Чаллы: КамАЗ, 2002. — 80 б. — 500 д.
Үзеңнеке — үзәктә: повестьлар. — Чаллы: КамАЗ, 2002. — 94 б. — 500 д.
Яшьлегем кайтавазы: повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 160 б. — 2000 д.
Бал сатучы Төлке: әкиятләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 47 б. — 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мәҗитов 3. Күңелле дулкыннар // Шәһри Казан. — 1997. — 8 авг.
Мөхәммәт М. «Нигез»нең нигезе нык // Актаныш таңнары. — 1999. — 18 май.
Сверигин Р. Үткән ел прозасына бер караш // Казан утлары. — 2000.—№ 7. — 131-1386.
Сафиуллин Ә. Җиң сызганып, алга карап // Ватаным Татарстан. — 2002. — 12 февр.
Ху җин И. Язучы урамында бәйрәм // Актаныш таңнары. — 2002. — 10 июнь.
X у җ и н Й. Ул һаман иҗат мәйданында // Мәдәни җомга. — 2004. — 17 сент.


Язучылар