Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Димитровградта шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров истәлегенә мемориал такта куелачак

5 октябрьдә Димитровград шәһәренең Гвардейская урамында шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров яшәгән йортка мемориаль такта куялар. Бу турыда «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр итте.

«Татар халкының күренекле улы —​ Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Филантроп халыкара премия лауреаты, Г.Кандалый, С.Урайский исемендәге әдәби бүләкләр иясе, легендар шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров яшәгән йортка мемориаль такта урнаштырылачак», диелә хәбәрдә.

Әлеге эшне Димитровград шәһәр татар​ милли-мәдәни автономиясе​ оештырган.

Тантана 13.00 сәгатьтә башлана.​

https://tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров