Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ютазы районында Гадел Кутуйның 120 еллыгына багышланган Әдәби фестиваль узды

21-22 сентябрь көнне Ютазы районында язучы Гадел Кутуйның 120 еллыгына багышланган “Яблоко пополам” / “Урталай бүленгән алма” исемле Әдәби фестиваль булды. Ул шактый зур күләмле эшләрне һәм әдәби бәйләнешләрне үз эченә ала: Гадел Кутуй, Рөстәм Кутуй, Диас Вәлиев исемнәрен берләштерә. Фестиваль Рөстәм Кутуй әсәренең исеме белән аталган.

Чарада Ютазы район хәкимиятеннән вәкилләр, Казаннан галимнәр, төбәк укытучылары катнашты. Татарстан язучылар берлеге исеменнән Әлмәт бүлеге җитәкчесе, язучы Рәфкать Шаһиев чыгышы ясады. Ул Берлек рәисе, язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулланың сәламнәрен җиткерде. Әлеге матур башлангычның дәвамлы булуын теләде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров