Татарстанның халык язучысы, якташыбыз Гариф Ахуновның кызы, язучы һәм тәрҗемәче Наилә Ахунова: “Бу минем абыем Рәшит белән Әлмәт шәһәрендә яшәгәндә төшкән иң яраткан фотосурәтем.
Аны әтием үзе төшереп ясаган иде. Рәшит абый белән бик дус булып үстек, балачак истәлекләре бик күп. Ул тырышып укыды, музыка һәм рәсем сәнгате белән мавыкты. Университетта татар бүлегендә укыды, шул елларда ук тәрҗемә эше белән шөгыльләнде. Әтинең һәм башка язучыларның әсәрләрен русчага тәрҗемә итте, үзе дә хикәяләр язды, әле дә басылып чыкмаган язмалары бар. Рәшит абый Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде. Мин абыемны бик сагынып яшим, ул бит минем ярдәмчем иде. 24 октябрьдә Рәшит абыйга 70 яшь тулган булыр иде. 2016 елның 25 мартында ул кинәт вафат булды, аның да кабере әти-әниләрем, әбиләрем, әтинең апасы һәм сеңлесе җирләнгән Арча шәһәре зиратында. Аның юбилеена багышлап татар һәм рус телләрендәге шигырьләр китабымны чыгардым. Анда гаиләбез, Рәшит абый турындагы истәлекләрем кертелде. Абыйның хезмәтләре онытылмасын иде”, – дип күңелендәге юксыну хисләрен аңлатты.
Язучы һәм тәрҗемәче Рәшит Ахунов әтисенең “Хәзинә” романын, аның дәвамы булган “Хуҗалар” повестен, “Идел кызы” романын, “Чикләвек төше”, “Ардуан батыр”, Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары”, Шәриф Камалның “Акчарлаклар” повестьларын тәрҗемә иткән.
Яңа комментарий өстәргә