Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Дамир Гыйсметдинов вафатына бәйле кайгы уртаклашу

2023 елның 5 ноябрендә, озакка сузылган каты авырудан соң, 74 яшендә, язучы, шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Минсәгыйрь улы Гыйсметдинов бакыйлыкка күчте.

Дамир Гыйсметдин язучы-сатирик һәм күпсанлы эстрада җырлары, шулар арасыннан аеруча        “Гомер уза” (Илгиз Мәҗитов көе), “Күңелең сынмасын” (Ваис Байрамов көе) һ. б. авторы буларак татар кешесенең күңелен яулаган шәхес.

Ул юмор-сатира әсәрләре тупланган өч китап авторы («Өметсез шайтан», 1990; «Әйтсәм әйтим», 1999; «Атта да, тәртәдә дә…», 2007); шулай ук төрекчәдән тәрҗемә китаплары авторы буларак та укучыларга таныш.

2002 елдан ТР Язучылар берлеге әгъзасы.

Татарстан Язучылар берлеге Дамир Минсәгыйрь улының гаиләсенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклаша. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын!


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров