Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар Апаста Шәүкәт Галиевне искә алу чараларында катнаша

Бүген бер төркем язучылар Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевнең тууына 95 ел тулуга багышланган юбилей чараларында катнашу өчен Апас районына килде.

Программада Апас район үзәгенең бер урамына Шәүкәт Галиев исеме бирелү, әдипнең туган авылы Олы Бакырчыда музейда һәм мәдәният йортында тантаналы кичә уздыру, әдәбият сөючеләр белән очрашулар каралган.

Чараларда Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ләбиб Лерон, язучылар Хәбир Ибраһим, Рафис Корбан, Галимҗан Гыйльманов, Гөлүсә Закирова, шагыйрьләр Йолдыз Шәрәпова, Ленар Шәех, Фәнил Гыйләҗев катнаша.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров