
ХӘТЕР КӨНЕ
Каракошның канат очы
Кагылганда болытка,
Яшен уйный мине кочып,
Һәм пышылдый: Онытма!
Давыл узган иде монда,
Ерак-ерак заманда.
Офыкларны каплап алган
Күләгәсе һаман да.
Хәтерлибез!
Әнә мин ул –
Ерып карлы яңгырны,
Сулышын тыңлыйм давылның,
Бәгыремдә тамыры.
Сөйгән ярның толымыннан
Кереш тартам җәягә –
Ук очкан аралык кадәр
Бүген минем бәя дә…
Хәтерлибез!
Хәтер көне
Гасырларга сузыла.
Тузгып калган учакларның
Җем-җем, җем-җем кузыдай
Төнне чәнчеп, ни ул?
Өнме?
Әллә соң бер вәсвәсә?
Карлы яңгыр ява тышта…
Һәм чәлпәрәмә касә…
Ркаил Зәйдулла
Яңа комментарий өстәргә