Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кукмара мәктәбендә III республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте

27 нче февраль көнне Кукмара муниципаль районы Олыяз урта мәктәбендә республикакүләм «Туган тел – тормыш көзгесе» дип аталган конференция үткәрелде.

Әлеге чарада татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рифә Рахман; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, журналист, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина катнашты.

Конференция биш юнәлештә эшләде: балалар бакчаларына йөрүче нәниләр арасында туган тел темасына җыр, 1-4нче сыйныфлар арасында гаилә темасына шигырь сөйләүчеләр бәйгесе, 5-7 нче сыйныфлар арасында нәсел шәҗәрәсе, туган як тарихын, күренекле шәхесләр тормышын чагылдырган, 8-11 нче сыйныфлар арасында әдәбиятта авыл һәм урман хуҗалыгы, экология темаларын яктырткан фәнни-тикшеренү эшләре, укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында эш тәҗрибәләрен чагылдырган доклад һәм мастер-класслар.

3 нче тапкыр республика күләмендә үткәрелүче әлеге чарада Балтач, Теләче, Кукмара, Кайбыч районнарыннан килгән укучылар, укытучылар матур итеп саф татар телендә чыгыш ясадылар.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров