Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Казан утлары» журналы «Оясында ни күрсә…» әдәби әсәрләр конкурсы игълан итте

2024 ел – Россиядә Гаилә елы уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе «Казан утлары» журналы редакциясе белән берлектә каләм ияләре һәм мәктәп укучылары арасында «Оясында ни күрсә…» дигән әдәби бәйге игълан итә.

Әлеге конкурсның максаты: җәмгыятьтә гаилә институтының ролен ныгыту, традицион кыйммәтләрне саклау, диелә «Казан утлары» хәбәрендә.

Татар халкы ныклы гаиләләре, тамырлары ерак гасырларга тоташкан нәсел-нәсәбе белән көчле. Нәкъ менә гаиләдә кешенең шәхесе, дөньяга карашы, фәлсәфи күзаллаулары, аның рухи-әхлакый идеаллары формалаша. Татар халкының рухият тарихына күз салсак, аның нигезен беренче чиратта гаилә тәшкил иткәнлегенә инанабыз. Кош – канаты, гаилә татулыгы белән көчле, ди халык мәкале. Әлеге бәйге ныклы, тату нәселләр, гаиләләр турындагы әдәби әсәрләргә багышлана, ди оештыручылар.

Конкурс бер турда 2024 елның 1 февраленнән 10 декабренә кадәр үткәрелә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү 2024 елның 18 декабрендә була. Әсәрләр татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары басмаларында, аерым җыентыкларда басылмаган булырга тиеш. Әсәрләрнең саны чикләнми.

Катнашучылар үзләренең эшләрен электрон почта аша юллый яки «Казан утлары» журналы редакциясенә электрон рәвештә китереп бирә ала. Шунда ук катнашучылар үзләре турында кыскача мәгълүмат, фото һәм «Казан утлары»на 2024 елның 1 яки 2 яртыееллыгына язылу турындагы квитанция фотосын (скан вариантын) да беркетергә тиеш.

ПРЕМИЯЛӘР

«Повесть» номинациясе

  • I урын – 100 мең сум
  • II урын – 80 мең сум
  • III урын – 60 мең сум
  • Өч кызыксындыру премиясе – 20шәр мең сум

«Хикәя» номинациясе

  • I урын – 50 мең сум
  • II урын – 40 мең сум
  • III урын – 30 мең сум
  • Өч кызыксындыру премиясе – 15әр мең сум

«Шигырь» номинациясе (мәктәп укучылары арасында)

  • I урын – 15 мең сум
  • II урын – 10 мең сум
  • III урын – 8 мең сум
  • Өч кызыксындыру премиясе – 5әр мең сум

«Повесть» һәм «Хикәя» номинацияләрендә катнашкан иң яхшы әсәрләр – журналда, «Шигырь» номинациясенә килгән әсәрләр журнал сайтында дөнья күрәчәк. Бәйге йомгаклары турындагы мәгълүмат «Казан утлары» журналы сайтында урнаштырыла.

  • Сайт: kazanutlary.ru; «ВКонтакте»: vk.com/club157469183. Электрон адрес: kazanutlari@yandex.ru.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров