Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әдәби Көрәшнең I этабы башлана

#ӘдәбиКөрәшнең онлайн туры 11 июльдән (бүгеннән) башлап 25 июльгә кадәр үткәреләчәк. 2023 елгы әдәби марафоннарда катнашкан әдәбият сөючеләр арасыннан ике яшь категориясендә (яшьләр һәм өлкәннәр) 16 шар финалист сайлап алыначак. Әлеге финалистлар аннары Әдәби Сабан туенда бил алышачак! Әдәби Көрәшнең II этабы 11 августта Апас районында үткәреләчәк. Һәр яшь категориясендә хөкемдарлар (Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары) тарафыннан җиңүчеләр билгеләнә: 16 финалисттан – 8, 8 финалисттан – 4, ә 4 финалист арасыннан гран-при, I, II һәм III урыннар сайлап алына.

Катнашу кагыйдәләре белән танышу өчен рәсми төркемдәге язмага күчегез: https://vk.com/adabimarathon?w=wall-143856908_19716

Барлык әдәби марафончыларга һәм әдәби көрәшчеләргә зур уңышлар телибез!


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров