Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар язучылары Балтачта район башлыгында булдылар

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал җитәкчелегендә Балтачка Тукай көннәре уӊаеннан килгән бер төркем язучыларны район башлыгы Рамил Нотфуллин кабул итте.

Күренекле язучы һәм шагыйрьләр Балтач турында истәлекләре белән уртаклаштылар, Тукай көннәренеӊ нәкъ бу җирлектә үткәрелүенә шат булуларын белдерделәр.

Район башлыгы бүгенге авыл тормышын тасвирлап, язгы чәчү эшләренеӊ торышына тукталды, районныӊ иҗтимагый тормышында Тукай исеме зур абруйга ия икәнен, аныӊ әнисе Мәмдүдә абыстайныӊ җәсәденә зиярат кылу изге эш, дип белдерде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова