30 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Мәскәүдә «Нон-фикшн» төрле жанрдагы интеллектуаль әдәбият ярминкәсе узачак. Чарада Татар китап нәшрияты да үз бестселлерларын тәкъдим итәр дип көтелә.
Ярминкәдә Россиядән һәм якын чит илләрдән 340 нәшрият катнашачак. Китап сатудан тыш, анда традицион рәвештә лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, яңа әсәрләрне тәкъдим итү һәм язучылар белән очрашулар узачак.
Ярминкәне үткәрү урыны: Мәскәү шәһәре, Ильинка урамы, 4 йорт, «Гостиный двор» комплексы. Ярминкә программасы турында тулырак мәгълүматны сайтта табарга мөмкин.
tatar-inform.tatar
Яңа комментарий өстәргә