Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Туган тел бәйрәме дәвам итә

28 февраль көнендә танылган рәссам Әмир Мәҗитов музеенда Туган тел көненә багышланган бик дулкынландыргыч кичә узды.

Аны чараның авторы – Казан шәһәре музей комплексы фәнни-экспозиция бүлегенең әйдәп баручы методисты Рәмзия Хәлиуллина ачып җибәрде. Ул кунакларга бәйрәмнең килеп чыгышы, эчке мәгънәсе турында мәгълүмат бирде.

Кичәгә КФУ студентлары, 96нчы һәм 20нче гимназия укучылары, укытучылары Р.Кадыйрова Л.Сафиуллиналар чакырылган иде. Шагыйрә, галимә, публицист Рифә Рахман, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар чинституты мөгаллиме М.Сибгатуллиналарның татар теленең бүгенге хәле, аны саклау, моның шартлары турындагы тирән чыгышлары балалар, яшьләр хәзерләп килгән җырлар, шигырьләр, биюләр, остазларының фикер алышулары белән аралашып барды.

Танылган артист В. Бәйрәмовның милли коралларда уйнавы, беренче сыйныф укучысы Эрика Торбинаның саф татар телендә башкарган “Яратыгыз” җыры, 20нче гимназиянең курайчылар ансамбле сайраткан көйләр, гомумән, һәр чыгыш бәйрәмдә катнашучылар күңеленә май булып ятты.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров