Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда Мостай Кәримнең тууына 104 ел булу уңаеннан һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Казанда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 104 ел булу уңаеннан шагыйрьнең иҗатына багышланган иҗади очрашу узды. Мостай Кәрим скверында шагыйрьгә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Чарада мәктәп укучылары, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Шагыйрьләр Мостай Кәримгә багышланган шигырьләрен, Мостай Кәримнең әсәрләрен укыдылар, ТР атказанган артисты Рөстәм Асаев шагыйрь сүзләренә җыр башкарды, шулай ук башкорт фольклор җыр театры «Ак тирәк» чыгыш ясады. ТР халык язучысы Марсель Галиев Мостай Кәрим белән танышкач язган «Малеевка таңы» шигырен укыды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров