Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сания Әхмәтҗанова балалар бакчасында татар әниләре, дәү әниләре белән очрашты

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова Казандагы 131 нче балалар бакчасына йөрүче балаларның әниләре һәм дәү әниләре белән очрашуда булган.

Аңа балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Гөлшат Шәехова: “Әйдәгез, төрле төркемнәрнең иң актив татар әниләре, дәү әниләре белән очрашыйк әле. Нәниләргә туган телебезне өйрәтүне гаилә белән кулга-кул тотынып башкару кирәклеге бүген үзен тагын да ныграк сиздерә. Әти-әниләр белән дә аңлату эшләре алып бармыйча булмый. Сезне күрсеннәр, тыңласыннар, татар шагыйрәсе белән якыннанрак танышсыннар. Аннары балалар белән дә очрашырбыз”, – дигән тәкъдим белән чыккан.

“Баштарак бераз кыенсыну сизелсә дә, бераздан уртак мәсьәләләр телне “чиште”. Сөйләшер сүз дә, тыңлыйсы шигырьләр, бер-беребезгә бирәсе сораулар да бетмәде, әлбәттә”, – диде шагыйрә.

Аның фикеренчә, Гөлшат Илфат кызы оештырган әлеге очрашу һәркемгә дә файдалы булган. Әниләр һәм дәү әниләр кабат очрашу теләге белән таралышканнар.

“Борчу-мәшәкатьле тормыштан бераз талчыккан йөзләрнең туган телебез, шигърият дөньясы тылсымыннан яктырып киткәнен тойганга күрә, мин дә һәркем белән: “Кабат очрашканчы!” дип саубуллаштым”, – диде шагыйрә Сания Әхмәтҗанова.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров