Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Арчада шагыйрь Рифат Җамал һәм аның иҗатташ дуслары белән очрашу булды

20 нче март көнне Арча районының Пөшәңгәр күпфункцияле үзәгендә шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал һәм аның иҗатташ дуслары белән очрашу булып узды. Чарада Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, драматург, артист-иллюзионист һәм сәхнәдә шоу-тамашалар куючы режиссер Альберт Гадел, Татарстанның атказанган артисты Вәис Бәйрәмов, яшь шагыйрә, журналист Дания Нәгыйм катнашты. Кичәдә матур җырлар, мәгънәле шигырьләр, Рифат Җамалга карата җылы сүзләр, укучылар өчен үгет-нәсыйхәтләр яңгырады, биюләр, фокуслар күрсәтелде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин