Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Глаголица» халыкара әдәби премиясенең 10 нчы юбилей сезонына старт бирелде

🖊10 нан 17 яшькә кадәр (17 яшьне дә кертеп) егетләр-кызларны иҗади мөмкинлекләрен күрсәтергә һәм әдәби талантларын танытырга чакырабыз.

Конкурсның җиңүчеләре һәм призёрларына

🏆кыйммәтле бүләкләр, әсәрләрен үзебезнең альманахта бастырып чыгару һәм Казанда үтәчәк әдәби сменада түләүсез катнашу мөмкинлеге биреләчәк.

📜Әлеге премия күптән инде балаларның иҗат дөньясында иң танылган һәм абруйлы премияләрнең берсе санала. Елдан ел ул тагын да күбрәк талантлы һәм максатчан яшь авторларны үзенә җәлеп итә. Былтыр бөтен дөнья буйлап бәйгедә 2212 кеше катнашты.

Конкурс бушлай. Эшләрнең темалары чикләнмәгән. Бәйгедә шигърият, чәчмә әсәр, эссе, комикслар, пьесалар, сценарийлар һ.б. белән катнашырга мөмкин. Үзеңне «Инглиз теленнән рус теленә әдәби тәрҗемә» өлкәсендә дә сынап карарга мөмкин. Проза белән поэзия татар һәм рус телләрендә кабул ителә.

👉Әгәр сез әдәби иҗатны яратасыз һәм иҗатыгызны профессионаллар бәяләвен телисез икән, менә дигән мөмкинлек!

📝 Балалар өчен «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе турында тулырак мәгълүмат https://www.glagolitsa-rt.ru/ сайтында.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров