Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рәсимә Гарифуллина Балык Бистәсе районы “Салават купере” балалар бакчасында кунакта булды

Балык Бистәсе районы “Салават купере” балалар бакчасында “Туган телем-иркә гөлем!” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә узды. Кичәнең кунагы Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Рәсимә Әхмәтзакир кызы Гарифуллина иде. Очрашу бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән башланып китте. Очрашу тәрбиячеләр Нурфия Галиуллина, Фәния Газизҗанова, Рамилә Шакирова һәм балаларның, шагыйрәнең чыгышлары белән тыгыз үрелеп барды.

Рәсимә Гарифуллина балалар өчен махсус атап язган яңа шигырьләрен укыды, үзе иҗат иткән җырларны башкарды. Балалар да үз осталыкларын күрсәттеләр. Бакчада тәрбияләнүче Матвеева Милана татар телендә “Кабак” шигъри әкиятен сөйләде. Зәйнуллин Әмир “Әссәламәгаләйкем” җырын башкарды. Сабыйлар ана телебезгә булган мөнәсәбәтләрен, олы ихтирамнарын, җыр – биюләр, шигырьләр аша белдерделәр. Шагыйрә белән очрашу күңелле һәм җылы мөнәсәбәттә узды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн