Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Дәүләт Советы делегациясе Алтай Республикасына килде

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан парламенты делегациясе эш визиты белән Таулы Алтайга (Алтай Республикасы) килде. Делегация составында – республика законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча парламент комиссиясе рәисе Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин. Аэропортта Татарстан депутатларын Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы – Эл Корылтае рәисе Артур Кохоев каршы алды.

Татарстан парламент делегациясенең эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы – Эл Корылтае арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салыначак.

Республика парламентарийлары шулай ук Алтай Республикасының татар диаспорасы вәкилләре белән очрашырга ниятли.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров