Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Балык Бистәсендә Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу булды

Балык Бистәсе районы Үзәк китапханәсендә күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу кичәсе булып узды. Кичәдә китапханәчеләр һәм укытучылар, Аксакаллар шурасы вәкилләре, тәрбиячеләр катнашты. Очрашуны үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Рәхимә Рәшитова ачып  җибәрде. Танылган шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күпсанлы җырлар авторы якташыбыз Вазыйх Фатыйхов дәвам итте сүзне. Әдәбият сөючеләрне һәм кунакларны район  администрациясе башлыгы исеменнән Балык Бистәсе район  мәдәният бүлеге башлыгы Лилия Кәримуллина тәбрикләде. Эчкерсез әңгәмә вакытында райондашларыбыз язучының әсәрләре турындагы фикерләре белән уртаклашты, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды.
Район үзешчәннәре Әнәс Низамов һәм Индира Илалова башкаруында халкыбызның моңлы җырлары бу очрашуга тагы да ямь өстәде. Соңыннан Ринат Мөхәммәдиев китапханәгә һәм китап сөючеләргә култамгалы китапларын бүләк итте. Иҗади кичә бик җылы, күңелле узды. Чарага килгән тамашачыларыбыз сөенеп, рухи азык алып, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар. Чара Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге һәм аның баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева тарафыннан оештырылган иде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров