Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Буа туган як музеенда шагыйрә Гөлнур Айзат белән очрашу булды

Быелгы ел укытучы-остаз елы уңаеннан Буа туган як музеенда язучы, шагыйрә-мөгаллимә, Татарстанның атказанган укытучысы Гөлнур Айзат белән очрашу булды. М.Вахитов исемендәге гимназия, Буа шәһәренең 5нче лицей укучылары һәм мөгаллимәләре үзләре өчен шагыйрәнең укытучы буларак кызыклы сыйфатларын ачтылар, ә язучы буларак, әсәрләрендә мәктәп тормышының гаҗәеп якларын белделәр. Гөлнур Айзат музей кунакларын көлдерде дә, уйландырды да, җырларын да башкарды, шигырьләрен дә укыды. Буа туган як музеена “Баллы кирпеч” һәм”Гармунчы Хәтирә”дигән китапларын бүләк итте. Язучының китапханәсе музей бүләге -”Бакый Урманче” китабына баеды.Укучылар остаз сүзенең асыл мәгънәсен аңлап, шагыйрәгә рәхмәтләрен белдерделәр.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров