Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әдәби очрашу

Әдәби марафонда катнашучыларның 46 нчы төркеме 27 гыйнварда Казандагы Габдулла Тукай музеенда очрашып фикер алышкан. “Шәрәфле кунак – Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, һәрвакыттагыча, тәнкыйди эчтәлекле һәм кызыклы чыгышы белән аралашуга тагын да мәгънәлерәк, күркәмрәк төс бирде”, – дип хәбәр итә әдәби марафончылар.

Очрашуда сүз туган телебез, татар китабы язмышы турында барган. Әдәби марафонны тагын да камилләштерү юллары турында да фикер алышканнар.

Чарада Дөньякүләм “Әдәби марафон”ны оештырган һәм аның эшчәнлегенә җитәкчелек итүче Раил Гатауллин, музейның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина, шагыйрәләр Сания Әхмәтҗанова, Галия Гайнетдинова, 46 нчы төркем әйдаманы Гөлнара Гатауллина һәм бер төркем әдәби марафончы катнашкан.

 


Комментарийлар

  1. Айрат Галимжан:

    Аксакалыбыз хозурында

  2. Васима Салахова Габдулла кызы:

    Әдәби марафонга үзебезчә әдәби язмалар җибәрдек. Язучылар тарафынннан укучы булды микән? Әллә сан өчен тырышу булдымыни? Рәхмәт

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров