Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла өлкән язучыбыз Вакыйф Нуруллин һәм аның җәмәгате, озак еллар Милли китапханә хезмәткәре булган Нәзәһәт ханымның өйләренә барып хәлләрен белеште, Берлек исеменнән күчтәнәчләр тапшырды. Вакыйф ага рәисне иҗат планнары белән таныштырды, Язучылар берлегенә алдагы эшчәнлегендә уңышлар теләде.
Яңа комментарий өстәргә