Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар китабы йортында Руми кичәсе

17 декабрь, 17:00 сәгатьтә Татар китабы йортында бөек шагыйрь Мәүлана Җәлалетдин Румига багышланган кичә үткәрелә.

Руми — бөек фарсы шагыйре, суфи шәехе. Аның иҗаты һәм рухи эшчәнлеге дөньякүләм әһәмияткә ия. Шигырьләре күп телләргә тәрҗемә ителгән. Мөселман дөньясында Руминың мирасы аеруча кадерләнә.

Ел саен 17 декабрьдә Төркиянең Конья шәһәрендә һәм дөньяның төрле почмакларында Румины искә алу чаралары үткәрелә. Мәүлана 1273 елның 17 декаюбрендә вафат булган, ягъни, укучылары әйтүенчә, Аллаһ белән очрашкан. Бу уңайдан үткәрелә торган тантаналар Шәб-и Арус дип йөртелә.

Татар китабы йортында узачак Руми кичәсендә шагыйрьнең иҗатыннан өзекләр төрле телләрдә укылачак. Кич буена нәй тавышлары яңгыраячак – борынгы уен коралында музыкант һәм диннәр белгече Спиридон Мелас уйнаячак.

Рәхим итегез!


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров