Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Удмуртиядә җирле язучыларның юбилейлары уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды

24 нче ноябрь көнне Ижевск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Удмуртиядә яшәп иҗат итүче язучыларның юбилейлары уңаеннан “Чын күңелдән” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә һәм “Яңарыш” гәҗите каршында эшләп килүче Риза Шәфи исемендәге “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашында түгәрәк өстәл узды.

Чараларда Казаннан килгән кунаклар – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал, Бөтендөнья татар конгрессының Россия регионнарындагы татар массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Булат Ибраһим да катнашты.

Кичә барышында 80 яшен тутырган язучы Гыймран Сафинга һәм 70 яшьлеген уздырган әдип Әлфирә Низамовага Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров