Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Екатеринбургта татар шагыйрь һәм язучылары белән очрашу уздырыла

Екатеринбург шәһәрендә татар шагыйрь һәм язучылары белән очрашу узачак. Ул татар әдәбияты белән кызыксындыру һәм татар шагыйрь-язучылары иҗатын популярлаштыру максатыннан оештырыла. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуга язучы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты Ләбиб Лерон, журналист, язучы, шагыйрь һәм сатирик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Камил Кәримов, «Татар-информ» татар редакциясе, «Интертат» электрон газетасы, «Атна вакыйгалары» газетасының баш мөхәррире, язучы-драматург Рәмис Латыйпов чакырулы, диелгән хәбәрдә.

Очрашу 22 октябрь көнне 12.30 сәгатьтә Татар мәдәни үзәгендә узачак. Адресы: Кызыл тыкрык, 5к.2, 2 кат, офис 3. Мәгълүмат өчен телефон: +7(953)603-03-25. Керү ирекле.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров