Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла Сабантуе үзәгенә көрәшне кайтару кирәклеген искәртә

Халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Сабантуйның асылы көрәш булуын искәртә һәм аны мәйдан үзәгенә кайтаруны сорый.

«Татарстан делегациясе былтыр якутларның «Ысыах» дигән милли бәйрәмнәрендә катнашты. Анда Президент та катнашты (ТР Рәисе. – авт. иск.), ул кайткач тетрәнеп: «Менә бит ул нинди була милли бәйрәм!» – диде. Ә безнең Сабантуй спорт ярышына һәм концертка кайтып кала башлады», – диде депутат ТР Дәүләт Советының 44нче утырышында сүз алып.

«Чыннан да, Сабантуй соңгы елларда милли үзенчәлекләрен югалта бара. Бигрәк тә шәһәрләрдә, бигрәк тә Казан шәһәрендә. Без әле хәтерлибез, совет чорында гына түгел, соңга таба да һәр районның үз Сабантуе була иде. Ә төп Сабантуй инде Идел буе районындагы каенлыкта. Ул бик өтекләнде», – дип дәвам итте ул

Ркаил Зәйдулла көрәшнең Сабантуйның алтын тамыры, асылы булуын ассызыклады.

«Аның амфитеатр сыман бик матур урыны бар иде. Анда ничә буын көрәш карап үсте. Аннары көрәшне читкә күчерделәр. Минемчә аны кире кайтарырга кирәк. Аны халык сорый – мин җиткерәм», – диде депутат.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күтәрелгән мәсьәләләрне мөрәҗәгать итеп формалаштырып министрлыкларга җибәрергә тәкъдим итте.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров