Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нурлат шәһәрендә шагыйрь Гакыйл Сәгыйров исемендәге премиянең беренче лауреатлары билгеле булды

16 февральдә Нурлат шәһәрендә күренекле шагыйрь Гакыйл Сәгыйров исемендәге премиянең беренче лауреатлары мәгълүм булды. Алар – өлкән каләмдәшенең әсәрләрен пропагандалауда саллы өлеш керткән язучы Илдус Диндаров һәм Биккол авылында Г. Сәгыйров музеен оештыручы педагог Гөлүсә Әһлиуллина. Мактаулы премияне хакимият башлыгы Дамир Ишкинеев тапшырды.

Шәһәрнең Мәдәният йортында якташ әдипнең туган көненә туры китереп үткәрелгән әлеге кичәдә Гакыйл Сәгыйров иҗатына багышланган төбәкара фестиваль бәйгеләренә дә йомгак ясалды. Ул конкурсларда исә тирә-күрше районнар белән беррәттән, Ульян, Самара төбәкләреннән дә үз сәләтен, талантын сынарга омтылган һәркем, олысы-кечесе катнашты. Гакыйл Сәгыйровның шигърияте үрнәкләрен оста итеп, сәнгатьчә сөйләүчеләр, китаплары буенча матур-матур рәсем ясаучылар, халкыбызның моңлы җырларын башкаручылар төрле номинацияләр буенча затлы бүләкләргә лаек булдылар.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров