Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Төркиядә Башкорт шигърияте антологиясе басылып чыккан

Төркиядә Башкорт шигърияте антологиясе басылып чыккан. Басманы Анкарадагы Төрки телләр институты чыгарган. Антологиянең җаваплы мөхәррире — танылган галим-тюрколог, полиглот, филология фәннәре докторы, Эгей университеты галиме Мостафа Онер. Бу хакта Башкортстан Язучылар берлегендә хәбәр иттеләр, дип яза «Башинформ».

Басмага 13 башкорт шагыйре — Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Шәехзадә Бабич, Кадыйр Даян, Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим, Муса Гали, Әнгам Атнабаев, Рәми Гарипов, Равил Бикбаев, Сафуан Әлибаев, Кадим Аралбаев, Гөлфия Юнысова әсәрләре кергән.

Антологиядә һәр шагыйрьнең шигырьләре башкорт һәм төрек телләрендә бирелгән. Моннан тыш, һәр язучының иҗаты турында фән докторы, башкорт тел белеме буенча күп кенә китаплар авторы Морат Узҗахинның фәнни мәкаләләре дә кертелгән.

«Хәзер милли әдәбиятны популярлаштыруга юнәлдерелгән күп проектларны тормышка ашырабыз. Бу яктан антология бастырып чыгару безнең өчен мөһим вакыйга булып тора. Киләсе елга әлеге басманы тәкъдим итү планнары бар», – дип билгеләп үтте Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Башкортстан Корылтае депутаты Айгиз Баймөхәммәтов.

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров