Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар берлегендә татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак

19 февральдә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының йомгаклау тантанасы була.

Әлеге конкурска барлыгы 1641 эш килде, 10 номинация («Роман», «Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр шәлкеме», «Повесть» (үсмерләр әдәбияты), «Хикәя» (үсмерләр әдәбияты), «Поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм үсмерләр әдәбияты), «Хикәя» (балалар әдәбияты), «Кыска драма әсәрләре, скетчлар» (балалар әдәбияты), «Әдәби тәнкыйть, рецензия») буенча җиңүчеләр билгеләнде.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Комиссия Рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, комиссия әгъзалары, күренекле язучылар, жюри әгъзалары, җиңүчеләр һ.б.лар катнашачак.

19 февральдә әдәбият сөючеләрне Татарстан Язучылар берлегендә (Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14 йорт) узачак йомгаклау тантанасында көтеп калабыз!

Башлана: 10.00 сәгатьтә.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров