Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган республикакүләм “Аулак өй-баттл” бәйгесе узды. Әдәби мәйданда “Ләйсән”әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм Казан шәһәреннән килгән “Кызлар җыры” төркемендәге шагыйрәләр көч сынашты. (далее…)
Казахстанда яшәүче шагыйребез Равил Гозәиров вафат (29.09.1942-24.09.2021). Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең Ватсап төркемендә Рәниф Шәрипов хәбәр итте.
Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын. Якыннарына сабырлык телибез.
23 сентябрьдә, озакка сузылган каты авырудан соң, балалар язучысы, шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Мәрзия Фәйзуллина вафат булды.
Мәрхүмә белән хушлашу мәрасиме бүген – 24 сентябрьдә 12:00 сәгатьтә Казанның Яңа Татар бистәсе (Пригородная, 1) зиратында булачак.
Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен тәүге тапкыр «Иделем акчарлагы» бәйгесен оештырып җибәрә. Ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә. (далее…)
Язучылар берлеге әгъзалары “Ак Барс Арена” мәйданында узган “Әдәби ишегалды” чараларында катнашты. (далее…)
Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) дөньякүләм әдәби үзүсеш проекты 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә. (далее…)
Казанда Татарстан урамы 7 нче йортта Татарстанның халык, РСФСР ның атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориаль такта ачылды. Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал да катнашты. (далее…)
Казанда Татарстан башкаласы турында «Саумы, Казан!» хикәяләр конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр. Жюри 12 иң көчле эшне билгеләде – 6 автор абсолют җиңүче булды, калганнары кызыксындыру бүләкләре алды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. (далее…)
Казанның 96 нчы гимназиясендә Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе үтте. Текстны шагыйрь Рифат Җамал укыды.
15-20 нче сентябрьдә, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, чираттагы К.Тинчурин исемендәге театр фестивале була. Быел ул яңартылып, “Кәрим Тинчурин исемендәге X Халыкара заман милли драматургия театр фестивале” буларак узачак. Әлеге фестиваль милләтара һәм театрлар арасындагы элемтәләрне ныгыту, заман милли драматургларыбыз әсәрләрен пропагандалау һәм халыкка җиткерү максатыннан уздырыла. (далее…)
2021елның 9 сентябрь көнне Азнакай үзәк район китапханәсендә “Бәхетле балачак” исемле гадәти булмаган очрашу узды. (далее…)
Бүген Уфа шәһәрендә танылган шагыйрь, журналист, драматург һәм тәрҗемәче Мәхмүт Хибатны (Мәхмүт Уразаев) соңгы юлга озаттылар. Мәхмүт Хибатның 85 яшендә вафат булуын «Башинформ» хәбәр итә. (далее…)
Татарстан мөфтие Камил хәзрзт Сәмигуллин инстаграмдагы сәхифәсендә «Хозур» нәшрият йортыннан «Җәһәннәм хакында җитмеш биш сорау» китабы турында хәбәр итте. (далее…)
3 сентябрь көнне Арча мәдәният йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган республикакүләм “Аулак өй – баттл” бәйгесе булып үтте. Бәйгедә танылган шагыйрь һәм шагыйрәләр катнашты. (далее…)
Казанда XVII Халыкара мөселман киносы фестивале көннәрен танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесенә багышланган «Дни и века Чингиза Айтматова» документаль киносы белән ачалар. (далее…)
30 август “Казан тавышлары” музыкаль поэтик перфоманста “Саумы, Казан!” хикәяләр конкурсы финалистлары игълан ителде. (далее…)
Казанда яңа туристик маршрут барлыкка киләчәк. «Иске шәһәр» префектурасы һәм «Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесе «Тукай тормышы» дигән икетелле экскурсия башлап җибәрә. Маршрут шагыйрь Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән бәйле урамнар һәм истәлекле урыннар буйлап салынган. (далее…)
Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның «Шигырь язган каләм белән» дип исемләнгән күргәзмәсе булды. Күргәзмәдә ул балачагында композитор һәм рәссам булырга хыяллануы турында сөйләде.
Кайчандыр татар язучыларына бүлеп бирелгән 2 га. җирдә бүген кемнәр яши — газета-журнал мөхәррирләре татар язучыларының «Аккош күле» иҗат йортына сәяхәт кылды.
25 август 15.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музее күргәзмәләр залында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның график эшләре күргәзмәсе ябыла. Шагыйрь сүзләренчә, шигырь яза башлаганчы, ул рәсем ясау белән мавыккан. (далее…)
2021 елның 30 августында Шәһәр һәм республика көнендә Кремль урамы, 3 йорт адресы буенча ачык һавада «Казан тавышлары» дип аталган әдәби-сәнгать кичәсе узачак.
Әлеге чара «Саумы, Казан!» Татарстан башкаласы турында хикәяләр бәйгесе финалистларын бүләкләү тантанасыннан башланып китәчәк. Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Казан Мэриясе тарафыннан эшләнгән әлеге проект бу елның язында башланып китте. Татар һәм рус телләрендә язылган әсәрләрне танылган язучылар, шагыйрьләр һәм сәнгать эшлеклеләре бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы хикәяләр китапта бастырылачак. (далее…)
Бүген ТНВ каналының “Манзара”тапшыруында ТР Язучылар берлегенең әдәби консультанты, шагыйрь Марат Закир туры элемтәдә катнашты. Сүз Татарстан Язучылар берлегенең әле яңа ачылган You Tube каналы турында барды.
Югалту… Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай вафат.
Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын!
Мәрхүмне соңгы юлга озату мәрасиме бүген Казанның Чуйков урамындагы 49 йортның 2 подъезды янында 12.30 сәгатьтә була.
Рәшит Шамкай хатынының туган ягында — Арча районы Түбән Оры авылында җирләнәчәк. (далее…)
25 августта татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең һәлак булуына 77 ел тула. Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге легендар татар шагыйрен искә алу көнен уздыра. (далее…)
Агымдагы елның 1 октябренә кадәр Кариев театры балалар һәм яшүсмерләр өчен «ASYL» II Бөтенроссия драматурия конкурсына гаризалар кабул итә. (далее…)
Көньяк Сахалин шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге татар мәдәнияте этнографик музее ачылды.
Музей ачылышы турында Сахалин өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте. «Көньяк Сахалин шәһәре мэры Сергей Александрович Надсадин тырышлыгы белән без ачылдык! Бик зур рәхмәт сезгә!» — диелгән анда. (далее…)
Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстаннан килгән татарлар белән очрашу булды.
Очрашуда Язучылар берлеге рәисенең оештыру эшләре буенча урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал һәм Бөтендөнья татар конгрессының матбугат бүлеге хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһимов чыгыш ясады. (далее…)
Шагыйрь Марат Закир ТНВ каналының “Таяну ноктасы” тапшыруында катнашты. Биредә сүз Әфганстандагы вәзгыять турында барды.
Бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә икътисад фәннәре докторы, профессор, академик, язучы Фарсель Зыятдинов белән хушлаштылар.
Хушлашу мәрасимен Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып барды. (далее…)
Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә татар пьесалары да куелачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов сөйләде.
Бүген күренекле композитор, пианист, СССР ның халык артисты, республикабызның Тукай бүләге лауреаты Рөстәм Яхинның тууына – 100 ел. Шул уңайдан Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан аның каберенә чәчәкләр салу мәрасиме үткәрелде. Чарада замандашлары бөек шәхес турындагы истәлекләре белән уртаклашты, мәрхүм рухына дога укылды.
Быел Фәйзуллин йөзүләре Мамадыш шәһәрендә 14 август көнне узачак. Татар язучылары традицион әдәбият һәм спорт бәйрәменә әзерләнә.
Аксубайда мин үзем өчен бер талант иясен ачып кайттым, ул – ӘЛФИЯ РӘШИТ кызы НУРХӘМӘТОВА. Әлфия ханым Аксубайда төбәк тарихын өйрәнү музее директоры, районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе. (далее…)
Күптән түгел Татарстан китап нәшриятында яшь татар авторлары — Алмаз Мансуров, Лилия Гыйбадуллина, Булат Ибраһимов, Гөлназ Газизова, Ләйлә Хәбибуллинаның уникаль шигырь китаплары басылып чыкты. (далее…)
Бүген 83 яшендә журналистика ветераны, «Ярдәм» фонды хезмәткәре Әлмирә Әдиятуллина вафат булган.
(далее…)
Биектау районы Кече Битаман авылында Туфан Миңнуллин исемендәге lll Бөтенроссия драматурглар семинарының бүгенге көненнән фотосурәтләр тәкъдим итәбез. Бүген яңа әсәрләрен Артур Шәйдуллин, Фәрид Нәгыйм укыды.
ТР Милли китапханәсе яңа бинасында үз фондларыннан беренче зур күргәзмәсен оештырды. Биредә «Бәхет акчасы» һәм кабер ташларыннан башлап әлифбага кадәр олы юлны узарга мөмкин.
«Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсе иң элек журналистларга тәкъдим ителде. Беренче экскурсияне күргәзмәнең кураторы, борынгы кулъязмалар белгече, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының директоры урынбасары, күргәзмәнең кураторы Альфред Бустанов үткәрде.
«Татар мәдәниятенең генетик фонды китапларда чагыла. Фондлар белән эшли башлагач, без моңа тагын бер кат инандык. Без үз асылыбызны, юлыбызны эзлибез. Тамырларыбызга китаплар аша килеп бүгенге көндә алдыбызга куелган сорауларга да җавап таба, иртәгәге көннең проектын ясый алабыз», — диде ТР Милли китапханәнең генераль директоры Мәдинә Тимерҗанова күргәзмәне тәкъдим итеп.
«Әлеге күргәзмә аша без үткәнебездән киләчәккә нәрсәләр ала, балаларыбызга нәрсә бирә алуыбызны күзалларбыз. Күргәзмәдәге һәр бүлек мәдәниятебезнең өзлексезлеген генә түгел, драматик борылышларны да, параллель хәрәкәтне дә күрсәтә», — дип башлады Альфред Бустанов.
Күргәзмә Алтын урда мәдәниятеннән — эпитафия, акча үрнәкләреннән башланды. «Акча үрнәкләрендә символлар да күрәбез. Аларда барс та, кояш та, бәхет символы да бар. Һәр килгән кеше бирегә басып үз тормышында акчаның нинди роль уйнавы турында уйлана ала», — диде галим.
Күргәзмәдә татарлар тарафыннан голланд кәгазенә фарсы телендә күчереп язылган китаплардан башлап, бүгенге әлифбаларга кадәр татар китабы юлын узырга мөмкин. «Әлифба заманча татар мәдәниятенең иконасы, ул биредә метафорик роль уйный», — диде галим.
«Без үз мәдәниятебезгә әлифбага ал белән басып карыйбыз, ә бит икенче якка борылсак, без бөтен дөньяны күрә алыр идек», — диде Альфред Бустанов әлифба янында.
Күргәзмәдә тарихи шәхесләрдән «Идел-Урал» проекты авторларының берсе, соңрак «тел пролетаризациясе» белән шөгыльләнергә мәҗбүр булган Галимҗан Шәрәфкә, татар укытучысы һәм галимә Зәйнәп Максудовага күренекле урын бирелгән.
Оештыручылар биредә экскурсоводсыз да барысы да аңлашылуын, һәр бүлекнең җентекләп язылуын ассызыклый. Тыңлаучыларны инсталляциядә күренгән «бәхет акчасы» дип аталган монета рәсеме белән дә, фотога төшү өчен уңайлы урыннар белән кызыктыралар.
«Без фондлардан тәкъдим иткән әйбернең биредә аз өлеше генә кулланыла алды. Фондларыбыз бик бай. Без фондларыбызны Әхмәтһади Максуди 1906 елда оештырган китапханәнең Мөселман филиалыннан башлана дип тә әйтә алабыз. Шул заманнан бирле нинди генә басма гына кермәгән!» — диде ТР Милли китапханәнең фәнни эшләр буенча генераль директор урынбасары Ирек Һадиев.
Күргәзмә түләүле, аның параллель программалары да булачак. Оештыручылар аны ноябрь аена кадәр барыр дип планлаштыра. Күргәзмәне татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә дә алып чыгу планы да бар.
/tatar-inform.tatar Рузилә Мөхәммәтова
Милләткә тугры җанлы шәхесебез – полковник, эшмәкәр һәм язучы Таһир Исмәгыйлевның яңа китабы нәшер ителде.
16 июльдә «Казан утлары» журналы «Әдәби кафе»да (Декабристлар урамы, 2нче йорт) Кәрим Караның «Җиләкле алан» китабын тәкъдим итәчәк.
«Җиләкле алан» — “Казан утлары” китапханәсе» сериясендә чыккан дүртенче китап. Аның авторы — Кәрим Кара (Һади Бари улы Кәримов).
Китапны тәкъдим итүдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, «ТАТМЕДИА» генераль директоры Шамил Садыйков, матбугат хезмәткәрләре, «Казан утлары» журналы редакциясе, язучылар, шулай ук Кәрим Караның авылдашлары — язучы Зифа Кадыйрова, танылган табиб Сәлим Даушев һ.б.лар катнашуы көтелә.
Башлана: 11.00 сәгатьтә.
Кәрим Кара 1956нчы елда Башкортстанның Учалы районы Ахун авылында дөньяга килгән. 1978 нче елда Бөре педагогика институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлап, Аскын районы Күнгәк авылына укытучы булып эшли.
Унбиш яшендә район газетасында «Тәмәкенең зарары» исемле беренче юмористик хикәясе басылып чыга. Әмма уку, эшкә бәйле рәвештә, озак еллар кулына каләм алмый. Кырык яшенә җиткәндә генә кабат иҗатка әйләнеп кайта. Бүгенге көндә утыздан артык повестьлары, егермедән артык хикәяләре вакытлы матбугатта, китапларда дөнья күргән.
Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй белән хушлашу мәрәсиме 6 июльдә (сишәмбе) 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтә.
Хөрмәтле әдәби марафончылар!
Иртәгә – 1 нче июль көнне #әдәбикөрәш башлана! Ул ике этаптан тора.
– I этап – онлайн форматта 1-7 июль көннәрне үткәрелә. 8 нче июль көнне ТР Язучылар берлеге бинасында жюри онлайн “әдәби көрәшчеләр” арасыннан катнашучылар күплегенә карап 24 яисә 48 финалистны ачыклый. 9-11 июль көннәрне Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында һәм әдәби марафонның Телеграм-каналында әдәби көрәшнең финалистлары исемлеге урнаштырылачак.
– II этап – Әдәби Сабан туенда Арча шәһәре стадионы мәйданында язучы/шагыйрь хөкемдарлар алдында күзгә-күз үткәрелә.
Тулырак мәгълүмат карусельдә һәм профиль шапкасындагы сылтама буенча.
Барлык әдәби марафончыларга да уңышлар телибез!
Халык санын исәпкә алу һәм “Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре” китабы – YouTube
Кадерле дуслар! Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елында “Чаян” журналы редакциясе “Чаянча чагу” дип исемләнгән юмористик хикәяләр конкурсы игълан итә. (далее…)
Татарстан язучылары — «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин Уфада Мәҗит Гафуриның йорт-музеенда очрашуда булган.
«Тулпар» журналы хәбәр иткәнчә, очрашуда Башкортстанда чыга торган әдәби матбагаларның баш мөхәррирләре, иҗатчылар катнашты. «Шоңкар» журналының баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов әйтүенчә, тугандаш ике республика язучыларының күптән мондый форматта аралашканы юк.
Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай истәлекләре белән уртаклашты, өлкән әдипләребезне хәтергә алып үтте. Мостай Кәрим исемендәге фонд хезмәткәре, Башкортстан Кинематографистлар берлеге рәисе Таңчулпан Буракаева иҗат кешеләре өчен аралашу сулар һава кебек кирәклеген билгеләде.
«Агыйдел» журналының баш мөхәррире Мөнир Кунафин мондый чараларның милләтара дуслыкны ныгыту өчен мөһим булуын ассызыклады. Рөстәм Галиуллин язучы Миләүшә Каһармановага «Казан утлары»ның мактау кәгазен тапшырды. Вахит Имамов фикеренчә, чәмләнеп, ярышып язар өчен иң тәүдә бер-береңнең иҗатын белергә кирәк.
«Тамаша» журналы директоры Илшат Зарипов, «Башкортстан кызы» журналының баш мөхәррире Гөлназ Котыева да мәдәни бәйләнешләрне үстерү яклы.
Мәҗит Гафуриның килене Люция Камаева Уфада — Мәҗит Гафури белән Габдулла Тукайның тарихи очрашуын гәүдәләндергән скульптура, ә Казанда Мәҗит Гафурига һәйкәл куярга мөмкин булыр иде, дигән фикер әйтте. Чарада «Тулпар» журналы хезмәткәрләре дә катнашты. Мөхәррирләр — үз басмаларын, иҗатчылар исә китапларын бүләк итеп алып килгәннәр иде, диелә хәбәрдә.
Төркиядә яшәүче татар балалары Истанбулда төзекләндерелгән Тукай һәйкәленең ачылу тантанасында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләде.
Чарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Истанбул мэриясе генераль секретаре Җан Акын Чаглар катнашты. Алар Истанбулда үсеп килүче татар балалары Айнэль Хурамшина, Сәйдәр Гайфетдинов, Кубрат Алтай, Мелиса Кайыш, Сафия Ганиева, Иделбикә һәм Нурбикә Нәҗиповаларның чыгышларын тыңлады.
Габдулла Тукай һәйкәлен кабат ачу тантанасында Татарстанның яшь җырчылары Айдар Сөләйманов — «Сорнай моңы», «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен», Илүзә Хуҗина «Әллүки», «Тәфтиләү» җырларын башкарды. Айнур Моратов аккордеонда татар көйләрен яңгыратты.
Чара Татарстан Президентының Тукай һәйкәленә чәчәкләр салуы һәм күмәкләшеп «Туган тел» җырлавы белән тәмамланды.
Габдулла Тукай һәйкәле Истанбулның «Алтын мөгез» култыгы яры буендагы Габдулла Тукай исемендәге ял паркында урнашкан. Бу парк 2011 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән шул вакытта Истанбул мэры булган мәрхүм Кадир Топбаш катнашында ачылды.
Паркка татар шагыйре исемен бирү турындагы карарны Истанбул мэриясе кабул итте.
Габдулла Тукайга монумент, Төркиядә Татарстан мәдәнияте фестивале кысаларында, 2012 елның 31 маенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды. Бу Россиядән читтә шагыйрьгә куелган беренче һәйкәл.
//tatar-inform.tatar/ Рушания Алтай
Бүген Татарстан Язучылар берлегенең Конференц-залында башкалабыз Казандагы “Гаилә” мәчете башлангычында оештырылган вә ураза аена, рамазанга багышланган шигырьләр конкурсына нәтиҗә ясалды.
1-нче урын–Рәйсә Фәйзуллина (тумышы белән Теләче районының Олы Мәтәскә авылыннан);
2-нче урын –Башкортстанга карый торган Тәтешле районыннан Раушания Шәмсиева;
3-урын –Арча төбәгеннән Фәния Низамиевага.
Якутияның халык шагыйре Сэмэн Туматның шигырьләре “Казан утлары” журналында басылып чыккан. Аның шигырьләрен Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән. “Казан утлыры”ның әлеге санын Сэмэн Туматка тапшырганнар.
«Саумы, Казан!» әдәби хикәяләр конкурсы
НИГЕЗЛӘМӘСЕ
1.1. Әлеге Нигезләмә «Саумы, Казан!» прозаик әсәрләр әдәби конкурсын (алга таба – конкурс) оештыру һәм уздыру тәртибен билгели.
1.2. Конкурсны гамәлгә куючы – Казан шәһәре Мэриясе.
2.1. Кече формадагы социаль әһәмиятле әдәби әсәрләр иҗат итүгә ярдәм итү.
2.2. Казан шәһәренең әдәби-сәнгать образын формалаштыру, заманча Казан текстын ясау.
2.3. Заманча язучыларның иҗади потенциалын үстерүгә ярдәм итү.
2.4. Китапны һәм укуны популярлаштыру.
3.1. Конкурста гражданлыкка бәйсез рәвештә, РФ дәүләт телләрендә яза торган 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала. ТР территориясендә яшәүче халыкларның башка телләрендә язылган эшләр рус яки татар телләренә тәрҗемә белән кабул ителә.
3.2. Конкурс “Хикәя” номинациясендә ике яшь категориясендә үткәрелә:
– 18 яшьтән 35 яшькә кадәр;
– 35 яшьтән өлкәнрәкләр.
3.3. Һәр катнашучыдан бер генә әсәр кабул ителә.
3.4. Конкурс 2021 елның 5 апреленнән 31 июленә кадәр уздырыла.
3.5. Конкурсның игътибар үзәгендә: үзләрен казанлылар дип атаучы, Казан шәһәрендә яшәүче кешеләр; шәһәр тормышыннан тарихлар һәм урыннар.
4.1. Конкурс хикәяләре ирекле формада ике ысул белән кабул ителә:
4.2. Эшләрне почтага җибәргәндә, гаризада (Кушымта) авторның Ф.И.О., яше, эш яисә уку урыны, яшәү адресы, телефоны, электрон адресы, шулай ук номинация, әсәрнең исеме, аны язу датасы турында белешмәләр күрсәтелүе шарт. Instagram социаль челтәренә урнаштырган очракта, түбәндәге сылтама буенча мәгълүмат тутырырга кирәк: https://forms.gle/SXMB1wjoCUnjmGF77
4.3. Конкурста катнашучы җибәргән әдәби әсәренең авторы булуын һәм беркемнең дә авторлык хокукларын бозмавын гарантияли.
4.4. Автор оештыру комитетына хәбәр итеп, үзенең конкурс эшен югарыда күрсәтелгән электрон почта адресы буенча кире кайтарырга мөмкин.
4.5. Конкурста катнашучыларның эшләре рецензияләнми. Җибәрелгән әсәрләр исемлеге бастырылмый.
6.1. Һәр яшь категориясендә I, II, III урыннар буенча җиңүчеләр билгеләнә.
6.2. Конкурста җиңүчеләргә һәр яшь категориясендә акчалата призлар тапшырыла:
I урын – 80 000 сум;
II урын – 50 000 сум;
III урын – 30 000 сум.
Бүләкләр арасында: махсус дипломнар, җиңүчеләрнең әсәрләрен бастырып чыгару.
6.3. Нәтиҗәләр ясау 2021 елның 30 августында Казан шәһәре көнендә булачак.
6.4. Конкурс йомгаклары буенча конкурс эшләре белән китап нәшер итү күздә тотыла.
6.5. Конкурсны оештыручылар кызыксындыру бүләкләре бирергә хокуклы.
Түгәрәк өстәлдә «Россиянең төрки-телле халыклары әдәбиятларын үстерү юллары турында» фикер алыштылар.
“Яшел камин янында” тапшыруының бүгенге кунаклары–Татарстанның халык шагыйре, олпат мөхәррир Зиннур Мансуров вә шагыйрь, мөхәррир Рифат Сәлах.
Бөтендөнья татар конгрессы 2021 елның 3-5 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак. Оештыручылар быелгы форумның шигаре итеп татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның “И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам…” дигән шигъри юлларын алдылар.
XI форумга Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 72 регионыннан барлыгы 1200 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.
4 июнь көнне “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узачак. Биредә 4 секция эшчәнлегенә дә йомгак ясалып, дин әһелләрен борчыган мәcьәләләрне исәпкә алып, гомуми резолюция кабул ителәчәк. Пленар утырышка язучы Равил Фәйзуллин һәм Зиннур Мансуров та чакырулы.
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Балык Бистәсе муниципаль районы администрациясе, “Хрустальное озеро”-“Бәллүр күл” балык тоту ял базасы белән берлектә, 2021 елның 1 маеннан 1августына кадәр “Бәллүр күл – Хрустальное озеро” Икенче республика әдәби-сәнгати фестивален уздыралар
Фестивальнең быелгысы Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында туып үскән Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин иҗатына багышлана һәм “Равил Фәйзуллин шигъриятендә туган ил һәм туган тел темаларының сәнгатьчә гәүдәләнеше” дип атала. Аның иҗатында туган илгә, аның табигатенә, туган телебезгә мәхәббәт хисе үзәктә тора.
Р. Фәйзуллин татар һәм рус телләрендә басылган илледән артык китап авторы. Күп кенә әсәрләре алман, поляк, француз, төрек, кыргыз һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Аның 1966-1973 елларда басылган “Аҗаган” (“Зарница”), “Монологлар һәм диалоглар” (“Монологи и диалоги”), “Мәрмәр” (“Мрамор”), “Наз” (“Нега”) китаплары ук татар шигъриятенә яңа төсмерләр һәм алымнар алып килүче шагыйрь килүен расладылар. Шагыйрьнең “Көрәшчеләр” (“Борцы”), “Гадиләргә гимн” (“Гимн рядовым”), “Сәйдәш” (“Сайдаш”) поэмаларында, шулай ук балалар өчен язылган “Рәсем ясыйм” (“Рисую рисунок”), “Күмәч пешерүчеләр җыры” (“Песня хлебопеков”) (1977), “Чәчәкләр үстерәм” (“Вырастим цветы”) (1979), “Паласны кем кагар?” (“Кто стряхнет палас?”) (1980), “Якты моң” (“Светлая грусть”) (1983), “Сәгать белән Сәгыйть” (1989) шигырьләрендә тирән ватанпәрвәрлек хисләре чагыла.
Аның шигърияте туган илгә, туган йортка, туган табигатькә мәхәббәт кебек һәркем өчен кадерле һәм якын булган күренешләргә багышланган. Р. Фәйзуллин иҗатының бу үзенчәлеге фестивальдә катнашучыларның фикер йөртү юнәлешен билгеләр дип уйланыла.
Шул ук вакытта фестивальне оештыручылар Р. Фәйзуллин иҗатына багышланган, аның белән диалогка корылган әдәби язмалар, әсәрләр иҗат ителүне дә хуплыйлар. Шуңа күрә фестивальдә катнашучыларның оригиналь әсәрләре дә кабул итәлә. Хезмәтләр һәм әсәрләр ике дәүләт телендә дә (татарча, русча) булырга мөмкин.
Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләргә куела торган таләпләр:
-әсәрләрнең мөмкин кадәр сәнгатьчә эшләнүе;
-гомумкешелек әхлакый кыйммәтләр мәсьәләләре күтәрелү;
-фестиваль темасына туры килү: табигать гүзәллеге тасвирлану; туган якның, республиканың һәм тулаем илнең мәдәнияте һәм тарихы чагылдырылу һ. б.
Фестиваль жюрие туган авылга, йортка, гаиләгә, елга-күлләргә, чишмәләргә, балык үрчетү, табигатьне саклау, әдәбият, сәнгать әһелләренә, хезмәт кешеләренә багышланган язмаларга һәм хезмәтләргә өстенлек бирәчәк. Балык Бистәсе җирлегенә караганнарына аерым игътибар ителәчәк.
Фестиваль конкурсы аерым номинацияләр буенча уздырыла.
18 яшькәчә булганнар өчен:
-Равил Фәйзулллин әсәрләрен сәнгатьле итеп уку.
18 яшьтән өлкәннәр өчен:
-әдәби иҗат: шигырь, проза;
-рәсем сәнгате;
-куллану әйберләре ясау осталыгы.
Фестивальдә катнашу түләүсез.
Заявкаларны әзерләү чыгымнары катнашучылар исәбенә.
Фестивальне уздыру урынына килү, тору, туклану чыгымнарын шулай ук катнашучылар үз исәпләренә күтәрәләр.
Заявкалар 15 июльгә кадәр кабул ителә.
Бары тик аерым катнашучыларның эшләре генә кабул ителә (коллектив заявкалар каралмый).
Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнә.
Заявкаларны җибәрү өчен почта адресы: 420012 Республика Татарстан, г. Казань, ул. Муштари, 14. “На фестиваль Хрустальное озеро” дигән билге белән.
Электрон адрес: hrustal fest@mail.ru “На фестиваль Хрустальное озера» дигән билге белән.
Элемтәне Галимулин Фәрит Фоат улы тәэмин итә. Телефон + 7 917-909-61-77
Электрон адресы: hrustal fest@mail.ru
27 май көнне Арча район мәдәният йортында якташ шагыйрь Сания Әхмәтҗанованың “Арча йолдызлыгы” лиро-эпик триптихы сәхнәләштерелде.
Арча педагогика көллияте студентлары, район мәдәният йорты, үзәк китапханә хезмәткәрләре үз рольләрен бик оста башкардылар.
“Арча йолдызлыгы”н район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Адилә Салихова сәхнәгә куйды, биюләрне хореограф Аида Ондрина әзерләде, Арча балалар сәнгать мәктәбенең “Ятаган” фольклор уен кораллары ансамбле шигъри спектакльне музыкаль яктан бизәде.
Премьера бик җылы кабул ителде. Сценарийны тулыландырып, “Арча йолдызлыгы”н киң аудиториягә тәкъдим итү мәдәният йортының эш планына кертелде.
Адилә САЛИХОВА, Арча районы мәданият йортының сәнгать җитәкчесе.
Язучы Илдус Диндаров узган шимбәдә Нурлат районының Кара Күл авылының 100 еллык юбилеена чакырулы иде. Ул анда әлеге бәйрәм тантанасында катнашып, якташлары алдында тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады, шигырьләрен укыды. Кара Күлнең аксакаллары, хезмәт ветераннары белән аралашуы да Чирмешән буенда утырган авыл тарихы, аның кешеләре турында байтак кыйммәтле мәгьлүматлар тупларга мөмкинлек бирде. Алар һичшиксез әдипнең иҗатында чагылмый калмас.
Яр Чаллы шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеенда “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсенең чиратагы утырышы узды. Берләшмә житәкчесе Роза Хәмидуллина елның беренче ярты еллыгына нәтиҗә ясады. Җәйге ялларга “Ләйсән” әгьзаларына киңәш, теләкләрен житкерде. Түгәрәк өстәл артында, яңа язылган шигырьләр укып, чәйләр эчелде. Ләйсәнлеләр 1 июньдә халыкара балалар көнендә оештырылачак шигьри сабантуйга кадәр диеп таралыштылар.
“Россия Рәссамнар берлеге” әгъзасы, сынчы Тимофей Тюрин Татарстан Республикасы Язучылар берлегенә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең портретлары төшерелгән гипс медальләрен тапшырды.
20 майда Актаныш районы Кәзкәй авылында урнашкан Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбендә соңгы кыңгырау тантанасы узды. Анда Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Гаяз Исхакый, быелгы Габдулла Тукай премиясе лауреаты, язучы, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Әлфия Ситдыйкова да катнаштылар. Алар чыгарылыш укучыларын котлап, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
Бүген Татарстан Язучылар берлеге исеменнән шагыйрь Рифат Җәмал язучы Сәмига Сәүбәнованы туган көне белән котларга килде.
Сәмига апа сезгә сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телибез!
«Юлбасма» нәшрияты авторларны шагыйрь Йолдыз Миңнуллинаның иҗади лабораториясенә чакыра.
«23 майда Татарстан Милли китапханәсендә „Юлбасма“ нәшрияты көне узачак», дип хәбәр итә нәшрият җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова.
«Юлбасма» нәшрияты көнендә рәссамнар, дизайнерлар, фотографлар өчен лекцияләр, шулай ук ата-аналар һәм балалар өчен махсус программа каралган.
Программаның хедлайнеры — авторлар өчен Йолдыз Миңнуллинаның «Киләчәк кешеләре инде безнең арада: балалар өчен язганда сюжет кору алымнары» дип аталган. Башлана — 15.00 сәгатьтә.
«Лабораториядә катнашу өчен махсус форманы тутырырга һәм сайлап алуны узарга кирәк», дип искәртә оештыручылар.
«Юлбасма» нәшрияты көне кысаларында авторлык хокуклары мәсьәләләренә караган махсус лекция дә планлаштырылган. Аны юридик фәннәр кандидаты Ришат Хәсәнов укыячак.
//tatar-inform.tatar/ Рузилә Мөхәммәтова
Казан шәһәре Совет районының “Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәге”ндә шагыйрь, Г.Тукай бүләге лауреаты Рәдиф Гаташ белән очрашу булды.
Шагыйрә, мөгаллимә Рәзинә Мөхияр Чаллының педагогия көллиятендә белем алучы булачак укытучылар, тәрбиячеләр белән очрашып, иҗаты белән таныштырды, киңәш-нәсыйхәт бирде.
18 май көнне Чаллы үзәк китапханәсе, “Ләйсән” әдәби-иҗат берлзшмәсе белән берлектә Камаз төзелә башлаганнан алып, бүгенге көнгәчә булган. Язучыларның әсәрләрен туплаган “Әдәби Чаллы күгендә” исемле китапны тәкдим итү кичәсе үткәрле. Кичәдә – Актаныш, Урыссу, Тукай , Түбән Кама язучылары да катнашты. Кичә “Ләйсән” җитәкчесе Роза Хәмидуллина тарафыннан әзерләнле һәм алып барылды.
15 май көнне Свердловск өлкәсе Североуральск шәһәренең төбәкне өйрәнү музеенда «Золотая звезда Хасана Заманова» дип исемләнгән китапны халыкка тәкъдим иттеләр. Әлеге китап Актаныш районы Күҗәкә авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Хәсән Замановка багышлап, Екатеринбург каласында нәшер ителде. Китапның автор-төзүчеләре – Әлфия Ситдыйкова һәм Любовь Долматова.
Чаллы шәһәренең 29 нчы гимназиясендә шагыйрә, галимә Рәзинә Мөхияр белән гамьле очрашу узды. “Асылыма кайтам” дип исемләнгән әлеге чарада гимназиядә белем алучы 3-8 сыйныф укучылары, укытучылар, китапханәчеләр катнашты.
Сишәмбе, 18 май көнне, 14.00 сәгатьтә «Әдәби кафе» да (Декабристлар ур., 2йорт, 1 катта) Венера Якупованың «24 рецепта успеха» китабы чыгу уңаеннан автограф-сессиясе булачак.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, әлеге китапта укучы ничек бәхетле булырга, уңышка ничек ирешергә, уңышлы карьера төзү сере нидә кебек сорауларга җавап таба алачак.
Бу һәм башка сорауларга ТР Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, психолог, бестселлер авторы Михаил Литвак, аралашу өлкәсендә иң яхшы экспертларның берсе Алла Пиз, танылган сәясәтче Ирина Хакамада, Татарстан телевидениесе легендасы Лия Заһидуллина, астролог Марианна Полонски һ. б. җавап биргән.
Якупова Венера Абдулла кызы — «Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире, ТР Журналистлар берлеге, Татарстан Язучылар берлеге, Россия язучылары берлеге әгъзасы, шулай ук Россия Үзәк банкы каршындагы региональ басма ММЧ буенча Эксперт советы әгъзасы. «100 историй о суверенитете», «Крымские татары, или Привет от Сталина!», «Добро и зло российской журналистики», «Музей детства в Казани», «Путеводитель до Берлина» исемле китаплар авторы.
Хөрмәтле язучылар!
20 май көнне Язучылар берлегенең Тукай клубында Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының VI форумында катнашучылар белән “Бүгенге әдәбият һәм җәмгыять” дип исемләнгән түгәрәк өстәл узачак. Сезне әлеге чарага чакырабыз һәм көтеп калабыз. Башлана сәгать 14.30да.
Мәгълүм ки, Казан шәһәренең татар бистәсе зиратында журналның һәр санында диярлек исемнәре искә алына торган, фәнни-иҗади мираслары басмабызның йөзек кашы булырлык каләм әһелләре җирләнгән. Кайбер мәрхүмнәрнең каберләрен чистартып, рухларына багышлап дога да кылдык. Татар бистәсендәге зират буенча сәяхәт маршруты алда тәкъдим ителә торган фотоларда:
Быел Төрек лингвистик җәмгыятендә төрки халыкларның шигырьләре антологиясе дөнья күрәчәк. Антологияне чыгару эшен Төрки тел оешмасының Хәзерге төрки язма телләре комиссиясе башкара. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә төрек галиме Мостафа Өнәр әйтте.
Әлмәт шәһәренең 25нче мәктәбендә Татарстан журналистлар берлеге һәм Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шамил Бикчурин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреатлары Рәмзия Габделхакова белән очрашу узды. Әлеге чара Әлмәт муниципаль районы китапханәчеләре семинары кысаларында үткәрелде.
Очрашуда язучының шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җыр яңгырады. Ә менә авторның “Китаплар югалган көн” пьесасын нәкъ менә безнең укучыларның беренче тапкыр сәхнәгә чыгаруы аеруча куанычлы булды, ди очрашуны оештыручылар.
Укучылар Рәмзия Габделхаковага үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, әсәрләре белән танышып киттеләр. Чын мәгънәсендә җылы узган әлеге очрашу укучылар күңелендә бик озак сакланыр.
Казанның 180 нче полилингваль гимназиясендә Рәдиф Сәгъди һәм Эльмира Шәрифуллина белән очрашу булды.
Очрашуда Тукайнын 135 еллыгы унаеннан, балалар үзләре Тукай әсәрлэреннән сәхнәләштерелгән өзекләр күрсәттеләр. Аннан сүз язучыларга һәм кунакларга бирелде.
Баулы мәдәният сараенда Рәшит Әхмәтҗанның тууына 80 ел уңаеннан әдәби кичә үтә. Казаннан язучылар Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Мәскәү язучысы Илдар Әбүзәрев катнаша.
26 апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә “Тукай безнең күңелләрдә” исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Чарада Татарстанның халык шагыйре, Һ.Такташ,Г. Тукай премияләре лауреаты Рәдиф Гаташ һәм Абдулла Алиш премиясе лауреаты, язучы Дания Гәйнетдинова, шагыйрә Рәхимә Арсланова катнаштылар.
Кереш сүз – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. (далее…)
22 апрельдә Нурлат шәһәренең Мәдәният йортында Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Нурлатның мактаулы гражданины Илдус Диндаровның “Торна күзе” һәм “Кояшлы көннәрем, айлы төннәрем” исемле китаплары чыгу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә булды. (далее…)
Апас районы Борнаш авылы музеенда Тукай көннәренә багышланган кичә булды. Очрашуда мәктәп балалары, укытучылар һәм Казаннан килгән язучылар Хәбир Ибраһим һәм Альберт Гаделшин катнашты. Кичәдә шигырьләр укылды, иллюзия трюклары күрсәтелде. Кичәне музей директоры Искәндәр Минһаҗев оештырды.
Санкт-Петербургта Тукай көне кысаларында үткәрелгән әдәби-музыкаль кичәдә Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев тә катнаша.
Буада яшь каләм ияләренә Ренат Харис премияләрен тапшыру тантанасында бер төркем татар язучылары, әлеге төбәктән чыккан атаклы кешеләр катнаша.
“Татар-информ”нан алынган фотолар
Балтачта Тукай көннәре бара. Татарстан язучылар берлегеннән бер төркем язучылар Балтач районы башлыгы белән күреште.
Сосна Пүчинкәсе зиратында Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстай каберен зиярат кылды. Шулай ук Югары Субаш авылының мәктәп укучылары белән очрашты.
kazanutlary.ru
Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә очрашу узды. Очрашу туры эфирда, онлайн форматта барды. Җылы, матур очрашуны шагыйрь, публицист, укытучы, РФ мәктәпләренең мәгариф отличнигы, Ш.Бикчурин, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Таһир Шәмсуаровның шигырьләре, китапханә каршында эшләп килүче “Чишмә” берләшмәсе егет-кызлары чыгышлары белән үрелеп барды.
Төркиядә чыга торган төрки халыкларның «Кардәш каләмнәр» әдәби-нәфис журналының соңгы санында Рәдиф Гаташның иҗаты хакында күләмле мәкалә басылды. Ул татар шагыйренә 80 яшь тулу уңаеннан язылган.
Мәкалә «Мәшһүр татар шагыйре Рәдиф Гаташка — 80 яшь» дип атала. Аның авторы — Татарстан һәм Евразия язучылар берлеге әгъзасы, Төркиянең «Кавказ» университеты галимәсе Чулпан Зариф-Четин.
Әдәбият галимәсе Чулпан Зариф-Четин Рәдиф Гаташны Галимҗан Ибраһимов сүзләре белән «Анасыннан шагыйрь булып туган» шагыйрь буларак бәяләгән, татар-төрки һәм Европа әдәбиятының иң күркәм традицияләренә нигезләнгән иҗаты белән Байрон һәм Сәгыйть Рәмиев кебек бунтарь-романтик шагыйрьләр арасында урын алуын әйтеп үткән.
«Шигырьләрендә туган халкына, ватанына тирән мәхәббәт, милләтенең шанлы үткәне белән горурлану, бүгенге проблемаларына борчылу салынган шагыйрьнең иҗатын һәр нәсел үз итә, яратып укый. Рәдиф Гаташ 1960 еллардан бирле татар шигъриятен яңа исемнәр белән тулыландыруга зур игътибар бирә. Ул яшь буын татар шагыйрьләренең, шул исәптән, минем дә — шигърияттәге остазым», — дип язган.
Евразия язучылар берлеге тарафыннан нәшер ителә торган «Кардәш каләмнәр» басмасының сигез бите татар шагыйренә багышланган. Анда Рәдиф Гаташның тормыш юлы, татар әдәбиятында тоткан урыны, иҗатының үзенчәлеге яктыртылган, шигырьләре тәрҗемә ителеп, фәнни-иҗади анализ ясалган.
«Шигырь һәм хыяллар белән тулы күңел иясе Рәдиф Гаташның шигърияттә тоткан урыны үзенчәлекле. Үзен 80 яше тулу уңаеннан үзен котлыйм, киләчәктә дә арабызда булуын телим. Чөнки, Рәдиф Гаташны үз остасы итеп таныган татар шагыйре Рафаэль Сибат язганча, „Такташлары, Гаташлары булган әдәбият — бәхетле һәм тәхетле әдәбият! ‚Ах! ” дип әйтерлек бай һәм лаеклы әдәбият!» — дип тәмамлаган мәкалә.
tatar-inform.tatar/ Рушания Алтай
Төркиянең Бартын университеты студентлары, татар иҗатчыларын Төркиядә таныту максатыннан, шагыйрь Рәмис Аймәтнең шигырьләрен татар телендә укып, видеога яздырган.
«Төрек теле һәм әдәбияты бүлегe студентлары бу уку елында беренче тапкыр татар теле дәресләрен укый. Без алар белән татар теле грамматикасын өйрәнәбез. Татар сәнгать әһелләрен дә танытасыбыз килде һәм шигырьләр яздырдык», — дигән Анкарада яшәүче төрек милләте вәкиле Ләвәнт Булутка галим Алп Эрен Демиркая.
Заманча төрки телләр һәм әдәбияты кафедрасы докторы Алп Эрен Демиркая сүзләренчә, төрек студентлары татар телен өйрәнә башлагач, аның төрек теленә якын һәм охшаш булуын аңлаган. «Татар теле дәресләрендә студентлар еш кына бер-берсе белән ярышырга ярата», — ди ул.
Ләвәнт Булут узган ел студентларның шагыйрь Һади Такташка 120 ел тулу уңаеннан шигырьләр укыганнарын, бу традицияне Рәмис Аймәт шигырьләрe белән дәвам итүләрен әйтте.
Видеода катнашкан студентлар: Шәввал Окан «Бер елмаю эзлим», Гизәм Дәмирәр «Күңелемдә бии мизгелләр», Сәлин Бәкташ «Мин көтәce көн», Cәхәр Елдыз «Юлгa дәшә кояш», Румәйсa Ярдымҗы «Бушану», Халимә Даян «Ялвару», Фатманур Сойкан «Еллар ашa».
tatar-inform.tatar/Зилә Мөбәрәкшина
2021 елның 23 апрелендә татар әдәбияты классигы Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Әлеге чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
Конференциядә катнашу өчен 100 гә якын фәнни доклад кабул ителде. Конференция эшендә чит илләрдән (Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан) һәм Мәскәү, Уфа, Махачкала, Казан, Яр Чаллы, Алабуга һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнашачак.
Конференциядә Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар Союзы, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә. Г. Тукайның тууына 135 еллыгы уңаеннан үткәрелгән конференция материаллары җыентыгы нәшер ителә.
Конференциядә катнашучыларны «ZOOM» системасы аша теркәү 9.30 сәгатьтә башлана.
Zoom конференциясенә кушылу өчен сылтама:
https://zoom.us/j/95198954724?pwd=KysvVXNRSGVVaEZxcHJBRHZXMU1lUT09
Конферециянең идентификаторы: 951 9895 4724
Керү өчен код: 016225
Чыгыш ясаучылар арасында – Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясенең беренче вице-президенты, Низами Ганҗәви исем. Әдәбият институты директоры Габиббейли Иса Акпер оглы, Казакъстан Республикасы Милли фәннәр академиясенең Л.Н. Гумилев исем. Евразия милли университеты ректоры Садыков Ерлан Батташевич, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең Үзбәк теле, әдәбияты һәм фольклоры институты директоры Махмудов Низомиддин Мамадалиевич, Кыргызстан Фәннәр академиясенең Ч. Айтматов исем. Тел һәм әдәбият институты директоры Акматалиев Абдылдажан Амантурович, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Гаязов Әлфис Суфиян улы, Висконсин университеты профессоры (Мадисон, АКШ); Назарбаев университетының казах теле һәм тюркология кафедрасы мөдире һәм профессоры Юлай Шамил-оглы, Февзи Якубов исемендәге Кырым инженерлык-педагогика университеты каршындагы кырым татар филологиясе, тарихы һәм Кырым этнослары мәдәнияте фәнни-тикшеренү институты директоры Керимов Исмаил Асанович, Россия Фәннәр академиясе Дагыстан федераль тикшеренү үзәге Г. Цадасы исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре Магомедов Магомед Ибрагимович һ.б. бар.
ТР Мәдәният министрлыгының Инстаграмында “Мәдәния ярдәмче” сәхифәсендә ачык диалог форматында мәдәният министры Ирада Әюпова шагыйрь, язучы Ркаил Зәйдулла белән бу атнаның чаралары турында сөйләште.
Әңгәмәне әлеге сылтама аша карый аласыз.
16 апрельдә Чаллы шәһәренең 55 нче гомуми белем бирү мәктәбендә күренекле язучылар Факил Сафин һәм Әлфия Ситдыйкова белән очрашу узды. Анда татар теле укытучылары, 4-8 сыйныф укучылары катнашты. Балалар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, язучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Биектау районындагы Мәмдәл урта мәктәбендә язучы, тәрҗемәче, публицист, тарихчы Солтан Шәмсинең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.
Дәрәҗәле кичәнең абруйлы кунаклары:
Солтан Шәмси, СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни, Абдулла Алиш исемендәге премияләр лауреаты;
Рифат Сверигин, профессор, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Җамал Вәлиди исемендәге премия лауреаты;
Рафис Корбан, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь;
Равил Рахмани, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, шагыйрь;
Лилия Хәмидуллина, Биектау районы үзәк китапханәсе җитәкчесе;
Рәис Саттаров, мәктәпнең ветеран укытучысы;
Миләүшә Сафина, РСФСРның мәгариф отличнигы, журналист;
Гөлсинә Шакирова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Биектау районы буенча җитәкчесе;
Фәрит Сафиуллин, Мәмдәл авыл җирлеге башлыгы;
Солтан Шәмси турында кыскача белешмә:
Солтан Сәләх улы Шәмсетдинов 1946 елның 10 февралендә Татарстан Республикасының Биектау районы Суксу авылында дөньяга килә. Әтисе вафат булганнан соң, әнисе аны туган авылы Юртышка алып кайта, анда ул 7 классны тәмамлый. Казанда hөнәр училищесында укый, Мәскәүгә барып урнаша, башкала заводларында эшли, бер үк вакытта кичке мәктәпне тәмамлап, урта белем ала. Армиядә хезмәт итә, аннан Казанга күчеп кайта. Соңрак кабат Мәскәүгә китә, М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала. Казанга әйләнеп кайткач, “Казан утлары”, “Идел” журналларында мөхәррир, “Татарстан” журналында баш мөхәррир урынбасары, Татарстан китап нәшриятында фәнни-популяр әдәбият редакциясе мөдире, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында мөхәррирләр төркеме җитәкчесе булып эшли.
Солтан Шәмси – язучы, тәрҗемәче, татар халкы тарихына багышланган әдәби-публицистик hәм фәнни-популяр китаплар авторы буларак билгеле. Аның “Көмеш чылбыр” (1984), “Җәяүле буран” (1988), “Еллар эзе” (1996), “Ибне Фазлан сәяхәте” (1999), “Идел Болгарстаны” (2001), “Низаглы Йортта” (2002), “Күк капусы ачылса…” (2006), “Сөт калыр, ватан китәр” (2011), “Ут хәйләсе” (2014), “Тарихи әсәрләр” (2016), “Юаныч” (2020) hәм башка китаплары дөнья күрә.
Солтан Шәмси әдәбиятның төрле өлкәләрендә бердәй осталык белән эшләүче буларак танылса да, күбрәк тарих катламнарын актарырга ярата. Кирәк очракта, ул хәзерге тарихчыларның теләсә кайсысы белән аяк терәп сөйләшә ала – аны үзе өйрәнгән өлкәләрнең энциклопедик белгече дип тә санап булыр иде.
“КЕМ СОҢ УЛ СОЛТАН ШӘМСИ?” – дигән сорауга әдипнең кичәдә катнашкан дуслары түбәндәгечә ачыклык кертте:
1. “Солтан Шәмси – галәмнең чиксезлеген, яшәүнең бөеклеген фәлсәфи төшенчәләргә бәйләп, аларның катлаулы якларына күз салырга чакыручы да, халыклар тарихындагы текә борылышларны, hәлакәтләрне, торгызылу – яңаруларны бер чылбыр итеп күрә белүче дә… Фикердәшебез замандашыбыз – әдәбиятның күп жанрларында иҗат итүче әдип. Кыскасы, Солтан Шәмси – матурлык гармониясе остазы!” – дип бәяләде үзенең чыгышында тәнкыйтьче Рифат Сверигин.
2. Якташ язучы Рафис Корбан: “Солтан Шәмси белән озак еллар бергә эшләдек, дуслар булдык. Мин аны тарихны иң актив шәрехләп биргән тарихчы дип атыйм”. Чыгышын түбәндәге шигъри юллар белән төгәлләде:
СОЛТАН ШӘМСИГӘ:
Үсеп җиткәч бик зур кеше
Булачак бу олан дип,
Туганда ук исемеңне
Кушканнардыр Солтан дип.
Халкыбызның әйтеме бар,
Исеңдәдер синең дә:
“Читләрдә солтан булганчы,
Олтан бул үз илеңдә!”
Яшьлегеңдә дөнья гизеп,
Читтә шактый йөрдең син.
Шикләнмим, читтә дә солтан
Булган булыр идең син!
Син Казанда солтан булдын,
Әдәбият солтаны!
Синең хакта чыкты илгә
Тарихчы әдип даны.
Шундый ат белән киләсең
Юбилееңа, туган.
Шул сәбәптән әле, хәтта,
Күк капусы ачылган.
Без дә кушылып күкләргә,
Котлыйбыз сине, Солтан!
Беркайчан олтан булмадың,
Тайпылма шушы юлдан!
3. Равил Рахмәни Солтан Шәмси әдәбиты нигезендә авторның битараф булмавын; максатлы яшәешен, рухи дөньясы байлыгын, милләтенә, халкына тугры булып, армый-талмый хезмәт итүен ассызыклады. Укучыларга мөрәҗәгать итеп: “Сезнең төбәк – җиләкле аланны хәтерләтә. Солтан абыегыз шул алан җиләге. Ә аланда җиләк берәү генә булмый. Димәк, сезнең арадан да зур дәрәҗәләргә ия шәхесләр чыгарга тиеш!” – дип күрсәтмә – наказ бирде.
Алдагы чыгышларда, Равил Рахмани фикерен хуплап, мәңгелек темаларны күтәрделәр.
Биектау районы үзәк китапханәсе җитәкчесе Лилия Сәлимова да барлык катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, район күләмендә оештырылган төрле бәйгеләрдә, фикер алышуларда укучыларның активлыгын арттыру кирәклегенә басым ясады.
Кичәнең бизәлешен Солтан Шәмси иҗатына карата тәнкыйьчеләр фикере җыелмасы, автор китаплары күргәзмәсе, язучы иҗатына һәм тормыш юлына багышланган буклет тәшкил итте. Әдәби-музыкаль композиция нәфис сүз, моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.
Казанның 4нче кызлар гимназиясендә “Мәгърифәт йолдызлыгы” фәнни-гамәли конференциясе Сәйдә Мөхәммәтҗанованың җырлавы белән башланып китте.
Әлмәттәге 2 мәктәптә балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар белән очрашу булды. Беренче сыйныф укучылары язучы апаларының шигырьләрен бик матур итеп сөйләделәр,әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Очрашу бик җанлы узды. Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар балаларга китапларын бүләк иттеләр.
15 апрель көнне күренекле әдип Факил Сафин Чаллының 60 нчы мәктәбендә укучыларга Туган тел дәресе үткәрде. (далее…)
Татарстан Язучылар берлегенең “Яшел камин янында” тапшыруы кунаклары – күренекле галим Хатыйп Миңнегулов белән Татарстан китап нәшрияты генераль директорының беренче урынбасары Айдар Гыймадиев.
Проектның кураторы һәм алып баручысы – шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең татар әдәбияты буенча киңәшчесе Марат Закир.
Татар әдәбиятын өйрәнгән төрек теле һәм әдәбияты белгече, тәрҗемәче Мехмет Араз (Mehmet Araz) «Татар әдәбиятында тарихи романнар һәм язучы Таһир Нәбиуллинның «Качкын» романы» темасыннан фәнни хезмәт яклаган һәм үзе өйрәнгән әсәрен тәрҗемә иткән.
«Татар әдәбиятында тарихи романнар күп түгел. Таһир Нәбиуллинның „Качкын“ романына аеруча әһәмият бирдем. Романны танытырга теләп, төрекчәгә тәрҗемәсен китап буларак чыгарырга йөрим», — дип сөйләгән ул Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбировага.
Язучы әсәрне повесть дип билгеләгән, ләкин тәрҗемәче, күләменнән һәм эчтәлегеннән чыгып, тарихи роман дип саный. «Бер-берсенә бәйле ике өлештән тора, барлыгы 41 бүлек, 224 бит», — ди Мехмет Араз.
Язучы Таһир Нәбиулла улы Нәбиуллин 1933 елның 25 мартында Татарстанның Апас районы Болын-Балыкчы авылында туган. Белеме буенча икътисадчы, Башкортстан, Чиләбе өлкәсе сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт куя, аннары Түбән Кама Нефть-химия берләшмәсендә баш бухгалтеры булып эшли. 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Таһир Нәбиуллин романда XIV–XXI гасырларда татар халкының тормышын сурәтли, ди тәрҗемәче. Ул шул чорга хас үзенчәлекләрне аерым билгеләп үткән. «Качкын» романында берничә ай исемен күрдем. Кызыксындым, мәгълүмат эзли башладым. Барлык унике айның исемен таптым. Мәсәлән, хəмəл — март, сəвер — апрель, җәүза — май, сəрəтəн — июнь, әсəд — июль, сөнбелə — август һ.б.» — дип мисал китергән галим.
Мехмет Араз әйтүенчә, моңа кадәр аеруча Урта Азия төрки календарьләре белән бәйле күп кенә эзләнүләр ясалган. Шулай да татарларда кулланышта булган бу календарь белән бәйле мәгълүмат юк. Ул бу хакта «Төрки дөнья» тәквимнәре арасында беленмәгән көнчыгыш тәквиме» исемле мәкаләсен язган. Таһир Нәбиуллин әсәрендәге ай атамалары хакында мәгълүмат «Төрек йорты» журналының (Türk Yurdu Dergisi) 394нче санында чыккан.
Мехмет Араз фәнни эшендә «Качкын» романы мисалында татар әдәбиятының Болгар чорыннан алып үсешен, татар әдәбиятында тарихи романның килеп чыгышын тикшергән. Ул фәнни эшен Төркиянең Мугла Сыткы Кочман университеты Заманча төрки халыклар телләре һәм әдәбиятлары бүлегендә яклаган.
Галим татар язучысы Таһир Нәбиуллин турында Интернетта мәгълүматның аз булуын әйткән.
Мехмет Араз — Галимҗан Ибраһимовның да ике хикәясен төрекчәгә тәрҗемә иткән галим. Татар язучысының «Яз башы» хикәясе «Темрин фикер һәм әдәбият» журналының (Temrin Düşünce ve Edebiyat Dergisi) 107нче санында, «Уты сүнгән җәһәннәм» хикәясе «Төрек теле» журналының (Türk Dili Dergisi) 829нчы санында чыккан.
tatar-inform.tatar
Алексеевск районы үзәгендә Г. С. Боровиков исемендәге 3нче мәктәптә әдәби очрашу булып узды. Китапханәдә районның татар мәктәпләреннән килгән мөгаллимнәр, китапханәчеләр, әдәбият-сәнгать сөючеләр Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе Эльмира Шәрифуллина белән очрашты. Кичә Эльмира ханым поэмасыннан алынып, «Без — Тукайлы халык» дип, инде канатлы гыйбарәгә әйләнгән исем белән аталды.
Казаннан мәртәбәле кунакны әзерләнеп көтеп алдылар. Китапларыннан күргәзмә әзерләп куелган. Шушы мәктәптә рус балаларына татар телен өйрәтүче мөгалимә, Россиянең халык мәгарифе отличнигы Роза Кутуева шагыйрә белән таныштырганнан соң сүзне балалар алды. Алар шигырьләрне сәнгатьле итеп образга кереп башкарды. «Сезнең йөзегез, мәктәп көзгесе – балалар», — диде шагыйрә алар чыгышына сокланып.
«Язучының иҗаты гаҗәеп киңкырлы — аның проза әсәрләреме, шигъриятеме, сценарийларын я башка хезмәтләрен аласыңмы, онытылып укыйсың. Әлеге шәхескә ихтирам арта бара», — диде Роза Мәгъсүм кызы һәм сүзне язучының үзенә бирде.
Шагыйрә балачагы, иҗаты, тормыш фәлсәфәсе, дөньяга карашы кебек сорауларга шигъри телдә җавап бирде. Алай гынамы — ул аларны яттан укыды. Туган телгә карата борчылу яңгыраган сорауга: «Үзебездән тора, шушы балалар күңеленә салынган орлыклардан тора», — диде үзе дә мөгаллимә булган шагыйрә. Эльмира Мөхәммәт кызы тел сагында торган татар теле мөгаллименә багышлап 80-90нчы еллардагы вазгыятькә ачынып язылган һәм хәзер дә бик актуаль булган шигырен сөйләде. «Саклап телне, сакла безне, татар теле мөгаллиме! Рәхмәт сиңа», – диде.
Район мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге методисты Булат Мөбәракшин Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында әдәби очрашуларның әһәмиятле булуын искәртте. Биредә язучылар белән очрашуларның инде традициягә керүен һәм ул укучылар, укытучылар өчен илһам чыганагы булып торуын әйтте.
tatar-inform.tatar
РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре академиясе хакыйкый әгъзасы – академик Хатыйп Миңнегулов белән очрашуга аның туганнары, классташлары, фикердәшләре, хезмәттәшләре, район мәктәпләренең татар телчеләре һәм аның иҗатын хөрмәт итүчеләр килгәннәр иде. (далее…)
Шагыйрьләр Айрат Суфиянов, Лилия Гыйбадуллина, Рәзинә Мөхияр, Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова Чаллының 52 нче мәктәбендә әдәби очрашуда булдылар.
Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 8 апрель көнне Тукай районы Боерган авылында күренекле әдип, җәмәгать эшлеклесе, 2021 елның Тукай премиясенә кандидат Факил Сафин һәм шагыйрә, язучы Әлфия Ситдыйкова белән «Киләчәккә илтик татар моңын… » дигән әдәби-музыкаль очрашу узды.
Очрашу Чулман елгасы яр буенда урнашкан күптән түгел генә ачылган «Акчарлак» күпфункцияле ял үзәгендә булды.
Очрашуда мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, авыл халкы катнашты. Кичәне Боерган авылы китапханәчесе Флүзә Сәлимова оештырып алып барды. Ул тамашачыларны язучыларның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып үтте. Кичәнең махсус кунагы, Әлфия Ситдыйкованың авылдашы, автор-башкаручы Илдус Газизов күренекле язучылар белән бергә әдәби чарага чакырганнары өчен боерганлыларга рәхмәтен белдерде. Һәм үзенең туган авылына багышланган җырын башкарды.
Боерган авылының «Яран гөл» фольклор ансамбле солисты Гөлсәрия ханым Сәхабиева шигъри сәламе белән үзен килгән кунакларга сүз остасы итеп танытты.
Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр дә, мәктәп укучылары да шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Язучылар үзләре белән алып килгән «Көмеш кыңгырау», «Шәһри Чаллы» газеталарын, «Мәйдан» журналларын, китапларын балаларга бүләк итеп бирделәр. Балалар шатланып язучылар белән фотога да төштеләр.
13 апрельдә, 11.00 сәгатьтә «Әдәби кафе»да (Декабристлар ур., 2, ТАТМЕДИА, 1 кат) күпсанлы китаплар авторы Әхәт Мушинский белән автограф-сессия узачак. Очрашу «Әнис алмалары исе» дигән яңа китап чыгу уңаеннан оештырыла. (далее…)
Халык шагыйре, Габдулла Тукай бүләге иясе Клара Булатова укучылар, яшь буын иҗатчылар белән еш очраша. Ул алар өчен шагыйрә генә түгел, тел-әдәбият укытучысы буларак кырык елдан артык гомерен балаларга гыйлем биргән, туган телгә мәхәббәт тәрбияләгән олы шәхес тә әле.
Халык шагыйрәсе Әлмәт районы Яңа Нәдер авылындагы музей-йортына кунакка бу юлы Татарстан нефть тармагы үсешенә зур өлеш керткән Ринат Галиев исемен йөртүче Сөләй урта мәктәбе укучылары һәм мөгаллимнәре килде. Ветеран шагыйрәнең алар белән дә уртаклашыр хатирәләре байтак иде. Иҗатында гомере буе туган ягына, хезмәт кешесенә дан җырлаган, нефтьчеләр тормышын матур итеп тасвирлаган каләм остасының, педагогның яшь буынга әйтер сүзе бетәмени ул.
Кунаклар исә бу язда 85 яшен билгеләп үткән Клара ханым Булатованы үзләренең иҗат җимешләре белән дә, юбилярның шигырьләрен укып та куандырдылар. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мондый очрашу гайре табигый иде.
Альберт Заһиров, magarif-uku.ru
Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова истәлегенә шигырь конкурсында шәһәрнең тугыз яшүсмерләр клубыннан 19 бала катнашты.
Шәһәр паркында Саҗидә Сөләйманова истәлегенә “Туган ягым талантлары” дип исемләнгән әдәби конкурс узды.
Катнашучылар шигырьләрне яхшы белүләрен, әсәрләрнең популяр өзекләрен, сәнгатьле уку һәм актерлык осталыгын күрсәттеләр. Конкурсантларны сайлап алынган әсәрнең туры килүе, эмоциональ йогынтысы, шулай ук башкару буенча бәяләделәр.
Җиңүчеләрне грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.
almet-rt
XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2021 елда 135 ел тулды. Шул уңайдан ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге биобиблиографик белешмәлек әзерләде.
Әдипнең тууына 135 ел тулу уңаеннан әзерләнгән биобиблиографик белешмәлектә аның тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, видеоязмалар, әдипнең әсәрләре, аудиоязмалар, презентацияләр, методик материаллар урын алды.
Электрон белешмәлекнең ахырында «Библиография» бүлеге бар. Биредә Ф. Әмирханның төп басма китаплары, җыентыкларда, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде. Фатих Әмирханга багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар да китерелде.
Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.
Аерым шәхесләргә багышланган белешмәлекләр Интернеттан файдаланучыларның киң аудиториясенә, татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.
Татарстан Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында якын арада «Татар археографиясе» сериясенең 27нче китабы басылып чыгачак. (далее…)
Язучы Гүзәл Яхина “Әкият” татар дәүләт курчак театрында куела башлаган «Адәмнәр» спектакле турында үз аккаунтында анонс урнаштырган.
“Казан курчак театры ачлык турында «Адәмнәр» («Люди») дип аталган спектакль әзерли. Өлкәннәр өчен. Карыйсым килә, әлбәттә”, – дип яза Гүзәл Яхина. Ул мондый спектакльләрнең гастрольләрдә күп йөрергә тиешлеген әйтә.
“Әкият” татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев рөхсәте белән спектакльнең эскизы да бирелгән.
“Әкият” курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев сүзләренчә, әлеге спектакль турында Гүзәл Яхинага композитор Эльмир Низамов сөйләгән. Язучы спектакль белән бик кызыксынган.
Гүзәл Яхинаның яңа гына сатуга чыккан өченче романы ачлык темасына багышланган. Аның бу тема белән кызыксынуы шушы китабына бәйле булырга мөмкин.
Илгиз Зәйниев Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» повесте буенча курчак спектакле куярга теләвен 2019 елда ук белдергән иде. ТР Театр әһелләре берлеге грантына дәгъва итеп гариза язган иде. Әмма грант бирелмәде.
Илгиз Зәйниев әлеге грантсыз да спектакльне кую мөмкинлекләрен эзләячәген әйтте. Ниһаять, мөмкинлек табылган. Спектакль июнь аенда әзер булырга мөмкин.
“Татар-информ”
“Әдәби марафон”да катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде. Марафонда катнашу өчен 2320 гариза килгән. 41 кеше башка төбәкләрдән, 2 кеше – чит илдән (Австралия, Төркия). Язучылар да катнашуы шатландыра, дип хәбәр итә оештыручылар.
Тантана Чаллының “Энергетик” Мәдәният Сараенда узды.
«Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов — татар әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор,Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1996 елдан), күпләребезнең остазы да. Музейга үзенең китабын бүләк итүе – безнең өчен зур дәрәҗә. Сәламәт гомер телик аңа!» дип язалар музей хезмәткәрләре.
“Балачак җыры” II бәйгесен үткәрү турында
НИГЕЗЛӘМӘ
1.1. Әлеге Нигезләмә татар телендә балалар өчен җыр иҗат итүчеләрнең «Балачак җыры» («Песня детства») II бәйгесенең (алга таба – Бәйге) максат һәм бурычларын, үткәрү вакытын һәм тәртибен, гариза юллау регламентын, музыкаль әсәрләрне сайлап алу кагыйдәләрен, шулай ук Бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тәртибен билгели.
1.2. Бәйгене “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе” АҖ нең «ШАЯН ТВ» телеканалы (алга таба – Оештыручы) үткәрә. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җыр иҗат итүче талантлы композитор һәм шагыйрьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, татар телендә язылган балалар җырларын популярлаштыру.
1.3. Оештыручының юридик адресы: 420095, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ш. Усманов ур., 9 йорт.
2.1. Татар телендә язылган балалар җыры репертуарын баету.
2.2. Татар телендә язылган балалар җырларын пропагандалау һәм татар җырларын җәмгыятькә таныту.
3.1. Бәйгедә композитор белән шагыйрь бер Катнашучы булып санала. Шагыйрь белән композитор бергә юллаган гариза бер катнашучыдан (алга таба – Катнашучы) юлланган гариза буларак кабул ителә.
Оештыручы карары буенча бер үк катнашучыга композитор да, шагыйрь дә буларак катнашырга рөхсәт ителергә мөмкин.
3.2. Бәйгедә 18 яше тулган теләсә кайсы физик зат катнаша ала.
3.3. Бәйгедә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе” хезмәткәрләренә һәм аларның туганнарына катнашу рөхсәт ителми.
3.4. Бәйгедә катнашу бушлай. Оештыру өчен түләү каралмаган.
3.5. Бәйгедә Катнашучы 2006 елның 27 июлендә кабул ителгән 152-ФЗ номерлы “Шәхси мәгълүматлар турында”гы Федераль закон нигезендә шәхси мәгълүматларын кулланырга ризалык бирә.
3.6. Бәйгедә катнашып, Катнашучы үз әсәрен Нигезләмә максатларында алга таба да вакытын һәм куллану даирәсен чикләмичә кулланырга ризалык бирә.
3.7. Бәйгедә катнашу автомат рәвештә Катнашучының бәйге шартлары белән таныш булуын һәм алар белән тулысынча риза булуын күз алдында тота. Әлеге Нигезләмә Бәйгедә катнашучыларның барысы өчен дә расланган һәм мәҗбүри булып тора.
3.8. Бәйгедә катнашу Катнашучыларның шәхси мәгълүматларын Бәйге үткәрелгән вакытта автомат рәвештә куллануны, шулай ук Бәйге тәмамланганнан соң да мәгълүмати һәм реклама максатларында куллануга ризалык бирүләрен күз алдында тота. Катнашучылар барлык массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә, шул исәптән «ШАЯН ТВ» телеканалының YouTube каналында бәйгедә катнашу турында интервью бирергә, шулай ук видео һәм график материаллар әзерләүдә нинди дә булса бүләкләрсез катнашырга ризалаша.
4.1. Бәйге 2021 елның 1 февраленнән 2021 елның 01 июненә кадәр ( 01 июньне дә кертеп) үткәрелә.
4.2. Бәйгегә килгән эшләрне даими рәвештә ике составта эшләүче жюри бәяләячәк: профессиональ жюри (югары һөнәри белемле) һәм балалардан торган жюри (җыр бәйгеләре лауреатлары, балалар телеканалының алып баручылары, блогерлары).
4.3. Сайлап алу өч турда уздырыла:
– Беренче тур (читтән торып үткәрелә), 2021 елның 01 февраленнән 2021 елның 30 апреленә кадәр.
Бәйгенең Беренче турында катнашу өчен Катнашучы әлеге Нигезләмә таләпләренә туры килүче, балалар өчен татар телендә үзе иҗат иткән музыкаль әсәр (текст белән) белән бергә гариза җибәрә (татар классикларының әдәби әсәрләрен куллану да рөхсәт ителә), (алга таба – Җыр). Гаризаны Оештыручының shayanmuzik@mail.ru электрон почтасы адресына, яисә флешкага яздырып Казан шәһәре, Максим Горький урамы, 15 йорт адресы буенча китереп бирергә дә ярый, әмма килер алдыннан килү вакытын «ШАЯН ТВ» телеканалы администраторына 570-50-29 телефон номеры аша шалтыратып әйтергә кирәк була.
– Икенче тур (читтән торып үткәрелә):
– 2021 елның 11 маеннан 17 маена кадәр https://shayantv.ru сайтында интернет аша тавыш бирү юлы белән үткәрелә. Жюри карары буенча, беренче тур җиңүчеләре арасыннан 10 катнашучы өченче турда катнашу өчен сайлап алына.
– Өченче тур (читтән торып үткәрелә):
– 2021 елның 20 маеннан 2021 елның 25 маена кадәр, икенче тур нәтиҗәләре буенча, Жюри (аноним рәвештә) читтән торып 5 Катнашучыны сайлап ала, алар Бәйгенең җиңүчесе дип табыла.
Бәйге нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ» телеканалының shayantv.ru. сайтында игълан ителәчәк.
4.4. Жюри чыгарган нәтиҗәләр соңгы һәм үзгәртелми.
4.5. Нигезләмәдә даталар якынча язылган, Оештыручының карары буенча алар үзгәрергә мөмкин. Үзгәрешләр турында «ШАЯН ТВ» телеканалының рәсми сайтыннан (shayantv.ru) белергә мөмкин булачак.
4.6. Бәйге нәтиҗәсе буенча һәр җиңүчегә:
Жюри карары буенча Бәйге җиңүчеләренә Җырны «ШАЯН ТВ» телеканалының «Сәйлән» балалар телевизион татар җыр фестивалендә башкару мөмкинлеге бирелә.
4.7. Җиңүчеләргә акчалата премия алар җибәргән банк реквизитларына күчерелә (аерым композиторга һәм аерым шагыйрьгә / яисә хокук иясенә). Физик затлар кеременнән салым, салым агенты тарафыннан 13% күләмендә алына, түләү чыганагы – «Яңа Гасыр «ТРК»АҖ.
5.1. Катнашучының гаризасында Җырның тере тавышка башкарылган аудиоязмасы яисә аерым файлларның партитурасы булырга тиеш. Гариза әлеге Нигезләмәдә күрсәтелгән 1 нче Кушымта формасы буенча тапшырыла.
Җырны әзер килеш башкарылган формада яки әзер аранжировка белән җибәрергә була.
Җыр балалар аудиториясенә туры килергә тиеш.
5.2. Әсәрнең яңгырашы аһәңлерәк булсын өчен синтезатор, электрогитара һ.б. акустик уен кораллары куллану рөхсәт ителә.
5.3. Вокализация эффектлары кертү / яисә текстны партитурада куллану рөхсәт ителә.
5.4. Татар классиклары әсәрләрен куллану рөхсәт ителә.
5.5. Бер Җырның озынлыгы: минут ярымнан кимрәк һәм 4 минуттан күбрәк булмаска тиеш.
5.6. Бәйгедә катнашу өчен оригинал көйле, моңа кадәр киң җәмәгатьчелек алдында башкарылмаган, басылып чыкмаган, тиражлы чыганакларга яздырылмаган Җырларны гына катнаштыру рөхсәт ителә. Бәйгедә нинди дә булса башка бәйгеләрдә катнашкан Җыр белән катнашу рөхсәт ителми.
5.7. Бәйгене Оештыручы (оештыру комитеты) биредәге Нигезләмәгә туры килмәү очракларын ачыкласа, теләсә кайсы этапта гаризаны кире кагарга хокуклы.
5.8. Бәйгедә катнашучы 3 турга үткәч, автор, Килешү төзеп, Җырга булган махсус хокукларны тулысынча Оештыручыга тапшыра (әлеге Нигезләмәнең 2нче номерлы Кушымтасы). Катнашучының Җырны алга таба куллануы Оештыручы белән сөйләшеп, килешкәннән соң гына рөхсәт ителә.
5.9. Катнашучы Җырга булган барлык хокукларның, шул исәптән башкарганда да (башкарылган очракта) үзендә булуын гарантияли. Музыкаль әсәр кемнең дә булса башкарылуында тәкъдим ителгән очракта, Оештыручы башкаручыны алмаштыру хокукына ия була.
6.1. Жюри гаризаларны карый һәм Бәйгенең җиңүчеләрен билгели.
6.2. Җиңүчеләрне билгеләү критерийләре:
– текст әдәби татар телендә язылырга тиеш, мөрәҗәгатьләр, диалоглар кертү рөхсәт ителә;
– балалар аудиториясе кызыксынуларына туры килергә тиеш;
– татар көе булырга тиеш;
– һәм башкалар.
6.3. Жюри әгъзаларының һәркайсына (аноним рәвештә) оештыру комитеты тарафыннан Бәйгедә катнашырга рөхсәт ителгән әсәрләрнең тулы пакеты таратыла.
7.1. Бәйгене Оештыручы яки аның дәвамчылары Җырны башкару белән бәйле рәвештә нинди дә булса юридик яки физик затларга, шулай ук авторлык һәм чиктәш хокуклар белән күмәк идарә итүне гамәлгә ашыручы оешмаларга түләү җаваплылыгыннан азат ителә.
7.2. Бәйге турында тулы мәгълүмат «ШАЯН ТВ» телеканалының барлык интернет ресурсларында: https://shayantv.ru/ сайтында, Инстаграм социаль челтәрендәге @shaiantv аккаунтында, Вконтакте социаль челтәрендәге https://vk.com/shayantv төркемендә, https://youtube.com/ШАЯНТВ/ YouTube каналында урнаштырылачак.
7.3.Бәйгедә катнашу өчен гаризалар shayanmuzik@mail.ru электрон почтасына, “балалар җыры бәйгесенә” тамгасы белән җибәрелә (әлеге Нигезләмәнең 1 нче Кушымтасындагы форма буенча).
Өстәмә мәгълүмат 8(843) 570-50-29, 570-50-33 телефон номеры һәм shayanadmin@tnvtv.ru электрон почтасы буенча.
Татар телендә балалар өчен җыр иҗат итүчеләрнең
“Балачак җыры” («Песня детства») II бәйгесен
үткәрү турындагы
Нигезләмәнең 1 нче номерлы Кушымтасы
Катнашучының анкетасы №1
Композиторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган елы, кыскача тәрҗемәи хәле (биографиясе), документлары (паспорт, ИНН, СНИЛС), элемтә өчен телефон номеры | |
Шагыйрьның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган елы, кыскача тәрҗемәи хәле (биографиясе), документлары (паспорт, ИНН, СНИЛС), элемтә өчен телефон номеры | |
Белеме (уку йорты, тәмамлаган елы), эш яки уку урыны. Композиторлар иҗади союзында әгъза булу-булмавы турында мәгълүмат | |
Белеме (уку йорты, тәмамлаган елы), эш яки уку урыны. Шагыйрьләр иҗади союзында әгъза булу-булмавы турында мәгълүмат |
Катнашучының имзасы:____________________________/____________________________/
ФИО
Катнашучының имзасы:____________________________/____________________________/
ФИО
Әсәрнең анкетасы №2
Партитураның PDF-файлы | |
Әсәрнең тексты | |
Әсәр башкарылган аудиоязма |
Катнашучының имзасы:____________________________/____________________________/
ФИО
Катнашучының имзасы:____________________________/____________________________/
ФИО
Татар телендә балалар җыры язучыларның
“Балачак җыры” («Песня детства») II
бәйгесен үткәрү турындагы
Нигезләмәнең 2 нче номерлы Кушымтасы
Махсус хокукларны тапшыру турында
Килешү
Казан ш. «___»_________20__ ел
______________________, алга таба «Авторлык хокуклары иясе», бер яктан
(ФИО)
һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе акционерлык җәмгыяте, алга таба «Сатып алучы», вәкаләтле вәкиле – Генераль директорның беренче урынбасары И.И. Сафиуллин, 01.01.2021 елдагы 1 нче номерлы Ышанычнамә буенча эш итүче, икенче яктан, бергәләшеп алар «Яклар», әлеге Килшеүне түбәндәгеләр турында (текстта алга таба – «Килешү») төзеделәр:
1.1. Авторлык хокуклары иясе Хокук алучыга интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәсенә булган махсус хокукларны Килешүдә күрсәтелгән Кушымта нигезендә музыкаль әсәрне текст белән бергә тулысынча тапшыра.
1.2.Махсус хокукларның күчү вакыты булып кабул итү Актына кул куйган көн санала (Килешүдәге Кушымта).
2.1. Авторлык хокуклары иясе гарантия бирә:
– интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәсенә үзенең чыннан да махсус хокуклары булуына;
– интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәсенең оригинал булуына, һәм аның авторлык, арадаш һәм өченче затларның закон тарафыннан саклана торган хокукларын бозмавына. Хокук алучыга өченче затлар тарафыннан, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәсенә яисә анда кулланылучы объектларга (өлешләргә) авторлык һәм арадаш хокукка ия булучылар, индивидуализация чараларына хокукы булучылар, исем һәм сурәткә, шәхси яки гаилә серләренә хокукы булучылар тарафыннан таләпләр, претензия, дәгъвалар белдергән очракта, Авторлык хокукына ия булучы аларны үз көче һәм үз чыгымына хәл итәргә бурычлы;
– әлеге килешүне төзегән датага, Хокук алучыга тапшырылучы хокукның әлеге килешү нигезендә, өченче затларга тапшырылмавына;
– әлеге Килешүгә беркетелгән Кушымталардагы мәгълүматларның ышанычлы булуына, Хокук алучы тарафыннан яңадан тикшерүне таләп итәргә кирәк булмавына.
2.2. Авторлык хокукына ия булучы бүләк барабәренә Хокук алучыга Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле илләрендәге законнар нигезендә интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәсенә булган барлык хокукларын төрлечә куллана алу мөмкинлеген тапшыра.
2.3. Хокук алучы гарантия бирә:
– интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәсен яисә аның кайсы да булса өлешен кулланганда Хокук алучы интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәсе авторын күрсәтергә. Шуның белән бергә, әгәр интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәсе авторының исемен күрсәтү мөмкинлеге булмаса (мәсәлән, радиотрансляцияләрдә, берәр фрагментын кулланганда һ.б.ш.), интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәсе авторының исемен күрсәтмәү авторның шәхси милек булмаган хокукын бозмый дип санала.
2.4. Киләчәктә интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәсен төрле объектив формаларда үзгәртеп тудырылган әсәрләрне куллану буенча барлык хокуклар Хокук алучыга бирелә. Киләчәктә Авторлык хокукы иясе һәм башка өченче затлар Хокук алучы тудырган объектларга нинди дә булса, шул исәптән аларны кулланган өчен түләү каралган очракта да, дәгъва кыла алмый.
2.5. Хокук алучы яки аның дәвамчылары интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәсен куллану белән бәйле рәвештә нинди дә булса юридик яки физик затларга, шулай ук авторлык һәм чиктәш хокуклар белән күмәк идарә итүне гамәлгә ашыручы оешмаларга түләү җаваплылыгыннан азат ителә.
3.БҮЛӘКЛӘҮ.
3.1. Әлеге Килешү нигезендә тапшырыла торган махсус хокукның бәясе 100 (йөз) сум 00 тиен.
3.2. Авторлык хокукы иясе махсус хокукларны Хокук алучыга түләүсез нигездә тапшырырга ризалаша.
3.3. Югарыда күрсәтелгән сумма Хокук алучы түләргә тиешле бердәнбер сумма, ә Авторлык хокукына ия булучы кабул итү актына кул куйганда әлеге Килешү нигезендә махсус хокукны тапшырганы өчен ул сумманы кабул итеп ала.
4.1. Әлеге Килешү ике Як кул куйганнан соң гамәлгә керә, Якларның һәрберсенең үз бурычларын үтәгәнче гамәлдә була.
4.2. Әлеге Килешү Якларның сөйләшеп килешүе нәтиҗәсендә гамәлдән чыга ала. Килешүне гамәлдән чыгарырга теләүче Як әлеге теләген икенче Якка әлеге Килешүне гамәлдән чыгарырга теләгән көннән, 30 календарь көнннән дә соңга калмыйча белдерергә тиеш.
5.1. Үз бурычын үтәмәгән яисә тиешенчә үтәмәгән Як килешү буенча, РФ законнары нигезендә җавап тота.
5.2. Әгәр Яклар уйланмаган яки булдыра алмый торган сәбәпләр аркасында өлешчә яисә тулысынча бурычны үти алмаса, җаваплылыктан азат ителә. Хәл итә алмастай шартлар турында мондый хәл билгеле булганнан соң 5 (биш) көн эчендә, бер-берсенә язма рәвештә хәбәр бирергә тиешләр.
Хәл итә алмаслык шартның булуы вәкаләтле органнар яисә оешмалар тарафыннан расланырга тиеш.
6.1. Әлеге килешү бер үк юридик көчкә ия булган ике нөсхәдә төзелде һәм Яклар тарафыннан кул куелды, Якларга берәр нөсхә бирелде.
6.2. Һәр кушымта, актлар, әлеге Килешүгә өстәмәләр һәм үзгәрешләр язмача бирелә, Якларның вәкаләт бирүче вәкилләре тарафыннан кул куела, һәм әлеге килешүнең аерылгысыз өлеше булып тора.
6.3. Әлеге Килешү нәтиҗәсендә барлыкка килгән теләсә кайсы бәхәс, фикер каршылыгы яисә дәгъва, яисә аны бозу, туктату һәм гамәлдән чыгару Яклар тарафыннан судка кадәр сөйләшүләр алып бару тәртибендә хәл ителә.
6.4. Фикер каршылыгы судка кадәр хәл ителмәсә, ул суд тәртибе буенча хәл ителәчәк.
АВТОР ХОКУКЫНА ИЯ БУЛУЧЫ: ХОКУК АЛУЧЫ:
«Яңа гасыр» ТРК» АҖ
. 420095, Казан ш., Ш. Усманов ур, 9
ИНН/КПП 1653021456/165801001
р/с № 40702810800090007556
ҖЧО «Аверс» Банкында
к/с 30101810500000000774
БИК:049205774
тел: (843) 554-30-33, 570-51-00
______________/______________/ ____________/И.И. Сафиуллин/
(ФИО)
Генераль директорның
Беренче урынбасары
К Договору № ____________ от___________ 20__ г.
Акт приема – передачи
г. Казань «___» ___________20___г.
_______________________________________, именуемый в дальнейшем «Правообладатель», с одной стороны и Акционерное общество «Телерадиокомпания «Новый Век», именуемое в дальнейшем «Приобретатель», в лице Первого Заместителя Генерального директора И.И. Сафиуллина, действующего на основании Доверенности № 1 от 01.01.20__ г., с другой стороны, и, совместно именуемые «Стороны», подписали настоящее приложение о нижеследующем:
№ | Вид музыкального произведения с текстом | Наименование | Хронометраж | Автор текста | Композитор |
1 |
ПРАВООБЛАДАТЕЛЬ: ПРИОБРЕТАТЕЛЬ:
___________________/_______________/ _____________/ _______________ /
Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов белән очрашты. Эшлекле очрашуда Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин да катнашты.
https://www.youtube.com/channel/UC3N3h2JtFHWQF306WGw9fBw
Бу әсәр узган гасырның 20нче елларында Идел буендагы ачлыкка багышлана. Китап АСТ нәшриятында “Елена Шубина редакциясе”ндә 70 мең данә тираж белән басылган.
Зәки Лотфулла улы Зәйнуллин — татар язучысы, галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
(1933 елның 10 июле. Башкортстан Республикасының Эстәрлебаш районы Эстәрлебаш авылы – 2021 елның 4 марты. Башкортстан Республикасының Эстәрлебаш районы Эстәрлебаш авылы)
Казанда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллин истәлеген мәңгеләштерәчәкләр. Мемориаль такта урнаштыру турында тиешле карар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
«Казанда Жуковский урамындагы 9 йорт адресы буенча урнашкан бина фасадына Фәнис. Яруллинга мемориаль такта кую турында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы администрациясе тәкъдимен кабул итәргә», — диелә документларның берсендә.
Тактада «шагыйрь 2005 елдан алып 2011 елга кадәр шушы йортта яшәгән», дип язылачак.
(«Татар-информ»)
17 февральдә, озакка сузылган каты авырудан соң, галим, язучы, шагыйрь Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы Мәхмүтов вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме бүген – 18 февральдә 11 сәгатьтә Казан шәһәре, Карбышев урамы 40нчы йорт 74 фатир адресы буенча була.
https://tatar-inform.tatar/photo_galleries/15-02-2021/shagyr-musa-lilne-115-ellygyna-bagyshlangan-tantanadan-fotoreportazh-5806545
Мәрхүмнең туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз…
Хушлашу урыны һәм вакыты: 20 гыйнвар. 10.00 сәгать. “Татмедиа” бинасы янында. (Казан, Декабристлар урамы, 2 йорт).
Рафикъ Юныс туган ягында – Арча районы Кәче авылында җирләнәчәк.
Битлекләр кияргә онытмагыз!
Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее һәм Муса Җәлил музей-фатирының музейара күргәзмәләр проекты кысаларында оештырылган. Ул бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышлана.
Мәрхүмнең якыннарына күркәм сабырлык телибез.
Хушлашу мәрасиме 2 гыйнварда 12.30 сәгатьтә “Казан нуры” мәчетендә була. Язучы “Курган” зиратында җирләнәчәк.
“Татаркино” мәдәният оешмасының ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында оешма җитәкчесе Миләүшә Айтуганова журналистларга яхшы хәбәр җиткерде: Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без 41 нче ел балалары” әсәрен экраннардан фильм буларак күрә алачакбыз. Миләүшә Ләбибовна сүзләренчә, әлеге китапны ул бик авырлык белән генә тапкан. Әлеге әсәрне экранлаштыру аның күптәнге хыялы булган. Ул, гомумән, әдәби әсәрләргә битараф түгел. Тагын бер моңарчы сер итеп кенә сакланган яңалык: ел ахырында финанслау мәсьәләсе хәл ителгән һәм фильм төшерү буенча эшләр киләсе елда ук башланачак. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31447
16 декабрьдә «Татмедиа»дагы «Әдәби кафе»да Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» исемле яңа китабы чыгу уңаеннан автограф сессия була. Әлеге кичәдә «Албастылар» әсәренең икенче, дәвамлы басмасы тәкъдим ителәчәк. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
«Әсәрнең үзәгендә мәҗүси һәм дини тәгълиматларга бөтен рухияте һәм яшәеше белән береккән Хәлимнең үз хәтере, иманы, мәхәббәте өчен көрәше сурәтләнә. Сихер дөньясында саф килеш сакланып калган Майя исемле урман кызы аның бәхетенә дә, драмасына да әверелә», диелә бу хәбәрдә.
Кызыксындыру максатыннан, китапка әсәрнең дәвамы буларак иҗат ителгән «Албастылар-2» әсәренең беренче бүлеге урнаштырылган.
Кичә Казанның Декабристлар урамындагы 2 нче йортта урнашкан бинада 16.00 сәгатьтә башлана.
(«Татар-информ»)
2020 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Төрки халыкларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм Абай иҗаты» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли онлайн-конференция үткәрелә. Конференция күренекле казакъ шагыйре, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Абай Кунанбаевның тууына 175 ел тулуга багышлана.
Әлеге чараның төп оештыручылары – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы, Л. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты (Нур-Солтан, Казакъстан).
Конференция эшенең төп юнәлешләре: төрки халыклар мәдәниятендә мәгърифәтчелек парадигмасы формалашу; төрки әдәбиятларда мәгърифәтчелек тенденцияләре: типологик бергәлек һәм милли үзенчәлек; төрки телле милли әдәбиятларны үстерүдә җәдитчелекнең роле; төрки халыкларда мәгърифәтчелек идеяләрен таратуда кулъязма һәм басма китапның әһәмияте; төрки халыкларда мәгърифәтчелекне үстерүдә Казан университеты һәм татар мәдрәсәләренең роле; төрки әдәби багланышлары контекстында Абай иҗаты; төрки телле әдәби тәрҗемәләрдә Абай; төрки телле халыклар әдәбиятында һәм тәнкыйтендә Абай образы.
Конференциядә катнашу өчен 60 артык фәнни доклад кабул ителде. Конференция эшендә Татарстан Республикасы һәм Казакъстан Республикасы дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмалары, Азәрбайҗан, Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстаннан һәм Татарстан, Башкортостан, Мордовия, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан галимнәр, югары уку йортлары укытучылары, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, вакытлы матбугат басмалары вәкилләре катнашуы көтелә.
Катнаушчыларны сәламлиләр:
1. Саләхов Мәкъзүм Хәлимулла улы, физика-математика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, Татарстан Фәннәр академиясе академигы;
2. Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе;
3. Кушербаев Крымбек Елеуович, Казакъстан Республикасы Дәүләт секретаре;
4. Кошербаев Ермек Беделбаевич, Казакъстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе;
5. Сыдыков Ерлан Батташевич, тарих фәннәре докторы, профессор, Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты ректоры, Казакъстан Республикасы Милли фәннәр академиясе академигы;
6. Габиббейли Иса Акпер оглы, филология фәннәре докторы, академик, Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясенең беренче вице-президенты, Низами Гәнҗәви исемендәге әдәбият институты директоры;
7. Акматалиев Абдылдажан Амантурович, филология фәннәре докторы, Кыргызстан Республикасы Милли фәннәр академиясе вице-президенты, Ч. Айтматов исемендәге Тел һәм әдәбият институты директоры;
8. Махмудов Низомиддин Мамадалиевич, филология фәннәре докторы, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең Үзбәк теле, әдәбияты һәм фольклор институты директоры;
9. Сарбасов Магауия Канапияевич, Отандастар Фонды вице-президенты (Нур-Солтан, Казакъстан);
10. Джаксыбаев Сагит Кодебаевич, Татарстан Республикасының «Казакъстан» милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе.
Пленар утырышта чыгыш ясыйлар:
1. Заһидуллина Дания Фатих кызы, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, Татарстан Фәннәр академиясе академигы;
2. Миңнуллин Ким Мөгаллим улы, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы;
3. Есим Гарифолла Кабдыжаппарович, фәлсәфә фәннәре докторы, Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты профессоры, Казакъстан Республикасы Милли фәннәр академиясе академигы;
4. Кыдырали Дархан Куандыкович, тарих фәннәре докторы, профессор, Халыкара Төрки академия президенты, Казакъстан Республикасы Милли фәннәр академиясе академигы;
5. Галимуллин Фоат Галимулла улы, филология фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры;
6. Каскабасов Сеит Аскарович, филология фәннәре докторы, Л. Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты профессоры, Казакъстан Республикасы Милли фәннәр академиясе академигы;
7. Керимов Паша Али оглу, филология фәннәре докторы, доцент, Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясенең Мөхәммәт Физули исемендәге Кулъязмалар институтының фәнни мәсьәләләр буенча директор урынбасары;
8. Хәбибуллина Алсу Зариф кызы, филология фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университеты доценты;
9. Родионов Виталий Григорьевич, филология фәннәре докторы, И.Н. Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университеты профессоры;
10. Арзамазов Алексей Андреевич, филология фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлеге Удмурт федераль тикшеренү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.
Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 нче йорт) үткәрелә. Үткәрү вакыты – 11.00-13.30.
Конференциядә катнашучыларны «ZOOM» системасы аша теркәү 10.00 сәгатьтә башлана.
Zoom конференциясенә кушылу өчен сылтама: https://us02web.zoom.us/j/81439226873?pwd=TzlVTHJmcytNKzFwdjNGUFNHcHZkZz09
Конферециянең идентификаторы: 814 3922 6873
Керү өчен код: 514020 Белешмә өчен телефоннар: 8 (843)590-55-93; 89274159552; е-mail: iyali2020abay@mail.ru
Хөрмәтле каләмдәшләр! Бүген, 27 ноябрь көнне, озакка сузылган авырудан соң, 79 яшендә танылган шагыйрь, прозаик, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Хәнәфи Бәдигыйның йөрәге тибүдән туктады. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә ул яшәгән йорт янында булачак. Адресы: Казан, Гаврилов урамы, 20 йорт. Хушлашу вакытын соңрак хәбәр итәрбез.
Хәнәфи Бәдигый Арча районы Мөрәле авылы зиратына җирләнәчәк.
Россия язучылар берлеге рәисе Николай Иванов һәм Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның Мәскәүдә узган эшлекле очрашуы Татарстан язучылары, җәмәгать эшлеклеләре арасында каршылыклы фикерләр тудырды. Россия берлеге белән берләшү кирәкме, моның уңай һәм тискәре яклары нинди – тапшыру шул сорауларга җавап эзләячәк.
19 сәгатьтә башлана! Күрми калмагыз!
«Роман ачлык белән интеккән Идел буе балаларын коткару хакында. Вакыйгалар 1923 елда бер поездда бара. Сүз алты атнага сузылган юлга чыккан эшелон турында Китап март аенда басылып чыгар дип уйлыйм. Эшче исеме — «Эшелон на Самарканд». Әлегә шуны гына әйтә алам», — дип язган ул. Язучы яңа романын роман-сәяхәт, роман-маҗара дип атый.
(“Идел” журналы аккаунтыннан)
Бүген Удмуртия Республикасы башкаласы Ижау шәһәрендә язучы Ринат Батталов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Мемориаль такта язучы 1994 елдан 2018 елга кадәр яшәгән йорт (Гагарин урамы, 37нче йорт) диварына куелган. Чарада Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрь Рифат Җамал, Ринат Батталовның туганнары, шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Уфа «Нур» Татар дәүләт театрында Мансур Гыйләҗевның «Көлмәгез, мин үләм» комедиясе буенча спектакль чыкты. Режиссеры – Азат Җиһаншин.
Якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын…
Каһарман язучы Фатих Кәримнең кызы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, әтисенең иҗади мирасын бөртекләп җыйган, кадерләп саклаган зыялы шәхес Ләйлә Кәримова вафат. . . Мәрхүмәнең урыны җәннәттә булсын. Туганнарына сабырлык телибез.
Китап «Ил көзгесе син, авылым, Ташлы-Елгам» дип атала.
Туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны җәннәтә булсын…
(Рәмис Аймәт фотолары)
(Марат Закир һәм Рәмис Аймәт фотолары)
Фәйзи Әхмәт улы Галиев 1925 елның 2 июлендә Татарстан Республикасының Әтнә районы Түбән Шашы авылында крәстиян гаиләсендә туып үсә. Күрше Күңгәр авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач та хезмәт юлын башлый: туган авылы «Чулпан» колхозында хисапчы булып эшли. Бер үк вакытта 1941-1942 елларда авыл яшьләренең комсомол оешмасын җитәкли.
1990 елдан Язучылар берлеге әгъзасы иде.
Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын. Якыннарына күркәм сабырлык телибез…
Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын…
Кунаклар арасында ишанның дүртенче буын оныгы Җәвәт Имашев, әлеге сәяхәтне башлап йөрүче прозаик язучы Әкълимә Сафина, аның ярдәмчесе Зөбәйдә Кәләмова, яшь шагыйрьләр Эльвина Зәйнетдинова, Гүзәлия Динмөхәммәтова бар.
30 сентябрьдә Әлфия Афзалова исемендәге Актаныш мәдәният сараенда Гамил Афзал исемендәге «Яшьләр каләме» республикакүләм иҗат фестивален йомгаклау була. Чарада Татарстан язучылары катнаша.
29 сентябрьдә Яшел Үзән Үзәк китапханәсенең 30нчы номерлы филиалында «Халык юлы белән китап юлы…» дип аталган иҗади очрашу була. ТАССРның 100 еллыгына багышланган иҗади очрашу 12 сәгатьтә башлана. (Яшел Үзән ш., Ленин ур., 46нчы йорт)
Очрашуда Татарстан язучылары да катнашачак.
Бу фильм Татарстан һәм Казахстанның уртак проекты. Сценарийны Казахстан язучысы Бекбулат Шекеров язган. Режиссер — Юлия Захарова, костюмнар буенча рәссам — Ләйсән Хаҗиева.
Бүген шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Рәшитнең йөрәге тибүдән туктады. . .
Хушлашу иртәгә – 25 сентябрьдә Казанның Фатих Әмирхан проспекты 45нче йорт адресы буенча булачак. Мәрәсим сәгать 10 да башлана. Әхмәт Рәшит туган җирендә – Буа районының Яңа Чәчкап авылында җирләнәчәк.
Татарстан язучылары мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашалар. Урыны җәннәттә булсын.
Бүген туган җире – Апас районы Шыгай авылында – күренекле драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әмир Камалиев (Аманулла) исемендәге музей ачыла. Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучының каләмдәшләре катнаша.
Чаллыда 2019 ел дәвамында «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән, кызыклы, әдәби яктан игътибарга лаек шигырь, хикәяләре басылып чыккан балаларга һәм бер өлкән авторга Шәүкәт Галиев премияләре тапшырылды.
Искә алу мәрәсимендә мәшһүрләрнең туганнары да катнашты. (Ләбиб Лерон фотолары)
Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев сентябрьдә «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының киңәшчесе вазифасына кереште. «Киңәшче вазифасы татар телендә чыккан тапшырулар өчен җавап бирә. Тапшыруларның эчтәлегенә, татар теленең кулланышына анализ ясап, җитәкчелеккә төрле киңәшләр бирә. Төп эш — аналитика», — дип аңлатты Разил Вәлиев.
(Чыганак – «Татар-информ»)
Бу көтелгән чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев чыгыш ясады. Бәйрәмдә Аяз Гыйләҗевның гаиләсе, Чаллы язучылары, сәнгать әһелләре катнашты.
Санкт-Петербургның Калинин районындагы 146 нчы мәктәптә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган Батырлык почмагы һәм Хәтер стенды барлыкка килде