Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

6 августта Казанга Китап экспедициясенең иҗади поезды килә

Татарстан башкаласы «Россиянең китап маяклары» фестивале локацияләреннән берсе булды. 6 августта Китап экспедициясенең иҗади поезды Казанда тукталыш ясаячак, ул 1-20 августта Россия төбәкләре буйлап уза.

Китап индустриясе вәкилләре – язучылар, китапханәчеләр, нәширләр, блогерлар – утырган поезд Санкт-Петербург – Владивосток маршруты буенча хәрәкәт итә, юл уңаенда очраган шәһәрләргә керә һәм аларда бер көнлек фестивальләр үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы. Китап экспедициясе Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Екатеринбург, Төмән, Омск, Новосибирск, Красноярск, Иркутск, Улан-Удэ, Чита, Хабаровск, Владивосток шәһәрләре аша узачак.

Казанда фестиваль программасы буенча Татарстан Милли китапханәсендә «Россиянең китап маяклары» пленар утырышы узачак, шулай ук белем бирү интенсивы, «Россиянең мәдәни кодлары. Ныклы гаилә» дигән түгәрәк өстәл, Яков Сомов белән ачыктан-ачык сөйләшү һәм музыкаль-шигъри концерт үткәрү күздә тотыла.

Утырышта фестивальдә катнашучыларга «#ӘдәбиМарафон» проекты үрнәгендә интернет-технологияләрне файдаланып укуга кызыксыну уяту буенча Татарстан тәҗрибәсен тәкъдим итәчәкләр.

Поездда уникаль Китап экспедициясе әле беренче тапкыр оештырыла. «Китап маягы» – китап укучы россиялеләр һәм интернеттан файдаланучылар өчен интеллектуаль бәйрәм ул. Экспедициядә Олег РойТатьяна УстиноваВладимир МединскийАлександр ЦыпкинАндрей КурпатовВячеслав ПолунинСветлана КрючковаТатьяна ЧерноговскаяПавел АстаховАлександр МясниковЕвгений ВодолазкинМихаил КазиникАнна ЛитвиноваДмитрий ВоденниковВадим ПановМихаил КураевЕлена ШубинаСергей ЛукьяненкоАндрей ГеласимовАнтон Чиж һәм башкалар катнашырга өлгерде инде.

«Россиянең китап маяклары» Бөтенроссия төбәкара интернет китап-нәшрият фестиваль хәрәкәтенең «Китап укучы август» проекты стратегик бурычка ирешүне – россиялеләрнең 80 проценты елына уртача 12 китап укысын өчен китапханәчеләр, нәширләр, язучылар, идарәчеләр һәм укучыларны берләштерүне максат итеп куя, ди фестивальнең инициаторы Денис Котов.

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров